Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән Кырымга баручы очкыч, моторына кошлар эләгү сәбәпле, басуга төшеп утырган


"Урал һава юллары"ның А321 очкычы кукуруз басуында
"Урал һава юллары"ның А321 очкычы кукуруз басуында

Мәсәкүдән Кырымга баручы очкычның ике моторына да кошлар эләгә һәм Дамир Йосыпов җитәкчелегендәге экипаж аны басуга төшереп утырта. 23 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк.

"Урал һава юллары"ның А321 очкычы 15 август Мәскәүнең Жуковский һава аланыннан очып китү белән кире җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

234 кеше, шул исәптән экпижаның җиде әгъзасы булган очкыч Мәскәүдән Акмәчтекә очкан. Күтәрелгәндә очкыч кошлар көтүенә тап була. А321нең ике моторы да сүнә, аларга кошлар эләгә.

Нәтиҗәдә экипаж очкычны һава аланының очып китү юлыннан якынча бер чакрым ераклыктагы кукуруз басуына утырта. Очкыч шассисыз төшеп утыра. Юлчыларны салоннан кабартылган трап ярдәмендә эвакуациялиләр. Росавиациядә белдерүләренчә, А321нең бортында янгын булмый.

​Казада 23 кеше, шул исәптән тугыз бала зыян күргән дип хәбәр итә ТАСС. Алар Раменский үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Башка юлчыларны автобус белән Жуковский һава аланына китергәннәр.

Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов үзенең инстаграмында очкыч экипажына һәм командиры Дамир Йосыповка "фантастик осталык һәм түземлек" һәм гадәттән тыш хәлдә юлчыларны коткару өчен рәхмәтен белдерде.

"Урал һава юллары" һава ширкәте мәгълүматына караганда, Дамир Йосыповка 41 яшь. Ул 2013 елда Петербур дәүләт сивил авиация университетын тәмамлаган һәм "Урал һава юллары"на эшкә алынган. 2018 елда Ульян сивил авиация институтында "аэронавигация" белгечлеге алган. Дамир Йосыповның очыш вакыты 3000 сәгатьтән артып китә.

Икенче пилот Георгий Мурзинга 23 яшь. Петербур авиация университетын 2017 елда гына тәмамлаган, 2018 елдан бирле эшли. Барлыгы 600 сәгатьтән артык очышы бар.

Юлчыларны эвакуацияләүне шулай ук экипажның башка әгъзалары Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева, Дмитрий Гончаренко, Надежда Вершинина һәм Яна Ягодина уздырган.

XS
SM
MD
LG