Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык укучыларының 2020 ел шәхесләре: Шәмсетдинов, Сафина, Бәйрәмова


Азатлык сайтындагы тавыш бирүдә Айдар Шәмсетдинов белән Лилиана Сафина җиңсә, социаль челтәрләрдә өстенлек Фәүзия Бәйрәмовага бирелде.

15 декабрьдә Азатлык 2020 елга йомгак ясау максатыннан ел шәхесләре исемлеген бәян иткән иде. Аңа 2020 ел дәвамында милләт тормышындагы гамәлләре белән киң танылган, яки җәмәгать фикеренә нык тәэсир ясаган, шул сәбәпле Азатлыкның үзендә дә исемнәре еш кабатланган кешеләр керде.

Әлеге шәхесләрнең барысы да — үз өлкәләрендә җәмгыятькә, милләткә файда китергән кешеләр, алар барысы да — ел шәхесләре. Азатлык үз укучыларына шул исемлектәгеләр арасыннан үзләре лаеклы дип санаганнарга тавыш бирү, кирәк икән, алар хакында дискуссия башлап җибәрү мөмкинлеген бирде, ә килешмәгәннәрне үз тәкъдимнәрен форумда язып чыгарга өндәде. Тавыш бирү Азатлык сайтында һәм Вконтакте белән Telegram төркемнәрендә барды, Instagram-дагы тавышлар да исәпләнде. 29 декабрьдә тавышларны санауны тәмамладык. Бүген нәтиҗәләрне игълан итәбез.

искәрмә

Әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты һәм Вконтакте белән Telegram төркеме укучылары фикерләрен чагылдыра.

Быелгы сораштыру аеруча зур игътибар җәлеп итте, сайттагы язма елның иң укылган язмасы булып чыкты, укучыларыбыз анда күпсанлы фикерләрен дә калдырды. Барлык платформаларны да санаганда, барлыгы 3 меңнән артык укучы тавыш бирде. Иң зур активлык сайтта күзәтелде, анда 2,4 мең кеше тавышы теркәлде.

Айдар Шәмсетдинов
Айдар Шәмсетдинов

Азатлык укучылары иң күп тавышны Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдиновка биргән. Ишекләрен нәкъ 2020 елда ачкан шушы күптелле мәктәп бар Казанда татар рухын алга сөрә. Аны оештыру чорында да, эшен башлап җибәргәч тә татар теленә, татарлыкка каршы көрәшкән оешмалар мәктәп тирәсендә төрле провокацияләр ясап торды. Шуңа да карамастан, ул үз эшен актив алып бара. Айдар әфәндегә барлыгы 947 кеше тавыш биргән, бу 30,23% тәшкил итә. Моны Айдар Шәмсетдиновка күрсәтелгән бер аванс дип тә аңларга буладыр — ул җитәкләгән "Адымнар" мәктәбенә татар җәмәгатчелеге зур өметләр баглый.

Лилиана Сафина
Лилиана Сафина

Аңардан аз гына калышып татар теле укытучысы, Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина бара. Аңа да күпчелек тавышларны сайтта бирделәр, елның иң лаеклы шәхесе дип аны барлыгы 928 кеше таныган (29,62%). Шулай итеп, ике лидер да татар мәгарифе тармагыннан, Шәмсетдинов рәсми яктан, Татарстанның дәүләт мәгарифе вәкиле булса, Сафина — татар телен өйрәтүне хосусый башлангыч нигезендә алып бара. Бу — алдагы елларда татар язмышында нәкъ менә мәгарифнең хәлиткеч роль уйнаячагын күрсәткән бер дәлил, һәрхәлдә, укучыларыбыз шулай дип саный һәм мәгарифкә өстенлек бирә.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Социаль челтәрләрдә исә укучыларыбыз беренчелекне язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмовага бирде. Ул бөтен платформаларда 460 тавыш җыеп, беренче өчлекне тәмамлый (14,68%). Милли активистлар тарафыннан Бәйрәмовага тавыш бирергә өндәмәләр социаль челтәрләрдә киң таралды, халык аның быелгы активлыгын да, элекке еллардагы гамәлләрен дә уңай яктан искә алды.

Вконтакте сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре
Вконтакте сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре

Лидерлар арасында хокук яклаучылар Равил Тугушев, Руслан Нәгыев һәм Марат Ашимовны да әйтмичә булмый. Сайттагы тавыш бирүдә әлеге адвокатлар өченче урынны алды, бөтен платформаларда алар 436 тавыш җыйды (13,91%). Мәскәү басымына бер дә карышмый бирешә барган Татарстан хакимиятенә хокукый яктан ышаныч бетү белән игътибар хокук яклаучыларга, резонанслы мәхкәмәләрдә идея өчен генә дә мөселманнарны, татарларны яклаучыларга арта бара.

Башка шәхесләргә бирелгән тавышлар саны түбәндәгечә:

  • Ркаил Зәйдулла — 101 тавыш (3,22 %)
  • Марат Әхмәтов — 67 тавыш (2,14 %)
  • Римма Камалова — 60 тавыш (1,91 %)
  • Руслан Габбасов — 43 тавыш (1,37 %)
  • Ландыш Нигъмәтҗанова — 41 тавыш (1,31 %)
  • Башкалар — 50 тавыш (1,6 %)

Башкалар дигәндә, алар кемнәр? Азатлык укучылары комментарларында 2020 ел шәхесе буларак түбәндәге шәхесләрне дә атады: Фәрит Зәкиев, Руслан Айсин, Илшат Әминов, Наил Нәбиуллин, Әсхәт Кашапов, Рамил Шәмсетдинов, Илнар Гарифуллин, Айрат Дилмөхәмәтов, Рамил Төхвәтуллин һәм башкалар. Без оештырган тавыш бирү уңаеннан Татарстан Аксакаллар шурасы ел шәхесе итеп Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевне тәкъдим итеп, Азатлыкка махсус мөрәҗәгать тә җибәрде.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында, безнең Вконтакте төркемендә һәм Telegram каналында танышып була. Азатлык исә укучыларыбызны яңа ел белән тәбрикли, 2021дә зур шәхесләр булуын теләп кала!

Азатлыкта "Ел шәхесе" булучылар

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.
XS
SM
MD
LG