Accessibility links

Татарстан Аксакаллар шурасы Азатлык радиосының "Ел шәхесе" дип Фәрит Зәкиевне тәкъдим итә


Фәрит Зәкиев, 21 март 2020
Фәрит Зәкиев, 21 март 2020

Аксакаллар шурасы Татар иҗтимагый үзәге рәисенең 2020 елда кыен шартлардагы сәяси активлыгына игътибар итәргә чакыра.

Татарстан Аксакаллар шурасы Азатлык радиосында татар-башкорт дөньясының "Ел шәхесе"н сайлауга Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевне намзәт буларак тәкъдим итте.

"Без, Татарстан республикасы Аксакаллар шурасы, асылда "90нчы еллар калдыклары", ошбу 2020 Ел шәхесе итеп Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиевне тәкъдим итәбез һәм аны намзәтләр исемлегенә кертүне сорыйбыз", диелә хатта.

Аксакаллар шурасы, 2020 елның урам чаралары өчен кыен булуына карамастан, Фәрит Зәкиевнең быелгы Хәтер көне митингын уздыруга ирешүен, татар халкы һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклаучы сәяси активлыклары өчен мәхкәмәләр юлын таптавын, штраф җәзасына тартылуын исәпкә алырга чакыра.

Аксакаллар шурасының мөрәҗәгате Татарстандагы һәм федераль дәрәҗәдәге башка киңкүләм мәгълүмат чараларына да җибәрелгән.

Азатлык радиосында Ел шәхесен сайлау өчен тавыш бирү дәвам итә. Исемлектә 9 намзәт бар. Шулай ук һәркемгә үз намзәтен тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Тавыш бирүгә йомгак ел тәмамланганда ясалачак.

Азатлыкта "Ел шәхесе" булучылар

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы җитәкчеләре Фаил Алчынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

XS
SM
MD
LG