Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче полилингваль мәктәп ачылды

1 сентябрь Казанда "Адымнар" дип аталган күптелле мәктәп комплексы ачылды. Аның өчен Бондаренко урамында аерым биналар төзелде. Комплекска полилингваль мәктәп, билингваль мәктәп, тулай торак керә. Мәктәптә аерым фәннәрне татарча һәм инглизчә укыту каралган.

Бу – Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренең беренчесе. Быел әлеге мәктәпләрнең берсе Алабуга шәһәрендә дә ачыла. Алга таба тагын бер мәктәпне Казанның 178нче мәктәбе нигезендә ачу көтелә. Полилингваль мәктәпләр шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булачак.

дәвам

XS
SM
MD
LG