Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков татар телен яклап Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена


Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков Русия республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны сорап Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена. "Татар теле дәүләт теле буларак укытылса, минем көрәшем нәтиҗәле була", ди ул. Азатлык мәктәп мөдире белән сөйләшеп алды.

2017 елда мәктәпләрдә татар телен укытуны чикләү башланганнан соң "СОлНЦе" мәктәбе татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Мәктәп мөдире Павел Шмаков моның белән килешмәде һәм мәхкәмәләр юлына басты.

Мәхкәмәләрнең берничә дәрәҗәсен үтеп, Шмаков Русия югары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта исә ул Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять җибәрергә җыена. Белем бирү оешмасының республиканың дәүләт телен мотлак укыту хокукы бар дип саный Шмаков. Азатлык мәктәп мөдире белән әңгәмә корды.

– Европа мәхкәмәсенә барасыз икән, димәк, Русиядә барырлык инстанцияләр бетте дигән сүзме?

– Юк, барысы да дип әйтмәс идем. Европа мәхкәмәсенә бару өчен барлык төп этаплар үтелгән, шуңа аңа документларны әзерлибез дә. Шул ук вакытта, без әле Русия югары мәхкәмәсе рәисенә шикаятьне тапшыра алабыз, әле Русия конституция мәхкәмәсе дә, башка шикаять тапшырырлык мөмкинлекләр дә бар. Без параллель рәвештә Русия мәхкәмәләрендә дә эшебезне дәвам итәрбез, Европа мәхкәмәсенә дә йөз тотарбыз.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

Миңа әле күптән түгел генә юристлар тагын бер мөмкинлекне әйтте. Мин әлегә мәхкәмәләргә федераль стандартлар (ФГОС) мәсьәләсендә мөрәҗәгать итәм. Шул ук вакытта мин югары мәхкәмәгә миңа мәктәбемдә татар телен укытканым өчен штраф салуга каршы да шикаять бирә алам. Бу эш тә Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитә ала.

– Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе яхшы юристлар һәм зур әзерлек таләп итә. Сездә бу эшне алып барырлык хокукчылар бармы?

– Миңа төрле вазифада төрле юристлар ярдәм итә. Хәзерге вакытта миңа юрист Анна Овчинникова һәм адвокат Тимур Зарипов ярдәм итә. Аларда Европа мәхкәмәсе белән эшләү тәҗрибәсе булу-булмавын белмим, ләкин мондый тәҗрибә миңа ярдәм итә торган башка юристларда да бар.

– Кичә сез Европа мәхкәмәсендә ярдәм кирәк дигән язма чыгардыгыз.

– Әйе, миңа Европа мәхкәмәсендә тәҗрибәләре булган кешеләр ярдәме кирәк. Миңа инде берничә кеше язды да, алар миңа киңәшләр бирә. Берничә көннән алар турында аерым язма да әзерләрмен. Профессиональ юристларга ихтыяҗыбыз зур.

Урамнарда гади кешеләр дә очрый, кайвакыт рәхмәт әйтеп 100 сум да тоттыралар

Финанс яктан исә хәл бөтенләй начар. Ләкин, беләсезме, мин беркайчан да үзем сорамаячакмын, мин андый кеше түгел. Бер татар кешесе бар, ул миңа вакыт-вакыт мәхкәмә эшләренә финанс белән ярдәм итеп килә. Урамнарда гади кешеләр дә очрый, кайвакыт рәхмәт әйтеп 100 сум да тоттыралар. Бервакыт мин "сезнең исемегез ничек?" дип сорадым, ул "Аллаһ белә, исемне атау – мөселманча түгел", дип кенә җавап бирде. Менә, финанс ярдәм шундый хәлдә. Бу, әлбәттә, җитәрлек түгел.

– Европа мәхкәмәсенә гаризаны карау никадәр озак процедура? Аның нәтиҗәсен сез ахыргача көтәргә әзерме?

– Европа мәхкәмәсендә эш бик озак бара. Башта бер гариза җибәрәсең, аннары өстәмә аңлатма җибәрәсең, бу формулярларның таләпләре дә зур. Бу бик озак дәвам итә торган, катлаулы процедура.

Миңа яшерен генә шалтыратучы кешеләр бик күп, ләкин алар үзләре ачыктан ачык нәрсәдер таләп итәргә курка

Ләкин без көтәргә дә әзер, безнең максатыбыз: вазгыятьне яхшыга үзгәртү. Татар телен укыту мәсьәләсендә бер генә мәктәп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җөрьәт итә икән – бу дөрес хәл түгел. Миңа яшерен генә шалтыратучы кешеләр бик күп, ләкин алар үзләре ачыктан ачык нәрсәдер таләп итәргә курка. Кешеләрнең куркуы – гомумән начар күренеш. Хәзерге вазгыять тә шундый: кешеләр барысыннан да курка.

– Башка мәктәп мөдирләре татар телен яклап мәхкәмәләргә шуңа күрә бармый дип уйлыйсызмы?

– Әйе, сәбәбе бик гади – курку. Беләсезме, безнең Хезмәт кодексында 238-нче маддә бар, ул мәктәп мөдирен сәбәпләрне аңлатмый гына эшеннән алу мөмкинлеге бирә. Кешеләр моннан курка.

Мине инде өч тапкыр эшемнән җибәрергә тырыштылар, өч тапкыр кире кайтарырга да мәҗбүр булдыларо. 1997, 2000, 2013 елларда инде мине эштән җибәреп карадылар, барыбер хөкем эшләре минем яклы тәмамланды. Һәр очракта да мине китәргә мәҗбүр иткән кешеләргә үзләренә китәргә туры килде.

– 2017 елда сезгә прокуратура тарафыннан басым булган иде. Хәзерге вакытта, бу мәхкәмәләргә бару йөзеннән басым бармы?

– Прокуратура тарафыннан юк. Бер ел элек прокуратура компромиссларга бара башлады, бәлки аларга кемдер шалтыратып шулай кушкандыр. Хәзерге вакытта проблемнар юк, алга таба нәрсә булачагын белмим.

Янәсе, мин татар телен һәм аларны барысын да куркыныч астына куям

Ә болай, "син моны нигә эшлисең" диючеләр күп. Бер ел элек мин мәктәп мөдирләре бәйгесенә гариза биргән идем. Миңа Татарстан мәгариф министрлыгы комиссиясендә "Сез нигә татар теле мәсьәләсе белән шөгыльләнәсез?" дип әйттеләр. Янәсе, мин татар телен һәм аларны барысын да куркыныч астына куям. Хәтта Татарстан мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә дә шулай әйтәләр!

Татар теле мәсьәләләренә турыдан туры бәйле булмаса да, үз тәэсирен ясаган башка бер нәрсә бар. Безнең мәктәп янында Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) бинасы тора. Ул канунсыз төзелгән, аның төзелешенә рөхсәте булмаган. Бина безгә таба авыша бара. Без мәхкәмәләрдә нәрсәдер дәлилләргә тырышсак та, сүздә генә безгә "сезнең тегендә [татар теле мәсьәләсенә бәйле мәхкәмәләрдә] бернәрсә дә барып чыкмаган, монда да чыкмаячак" диләр.

– Кичә Русия мәгариф министрлыгы Азатлыкның мәктәпләрдә дәүләт телләрен укыту турында соравына җавап бирде. Республика дәүләт телләрен укыту яңа федераль стандартларда булачак ди алар. Моның турында фикерегез нинди?

Татар теле дәүләт теле буларак укытылса, димәк минем көрәшем нәтиҗәле булган

– Әйе, бу нәкъ мин күтәргән мәсьәлә. Канун мөмкинлек бирә, ә федераль стандартларда бу юк булып чыга. Бу яңа стандартларны раслау вакыты исә гел кичектерелә бара, элек башка даталарны атый иделәр.

Монда аларның ничек эш итәчәкләре билгеле түгел. Сүздә алар бер әйбер әйтә, чынбарлыкта исә хәлләр башкача. Вакытлары даими күчә бара. Татарлар арасында да бу эшкә карата сүлпәнлек, өметсезлек сизелә. Мин шулай уйлыйм: татар теле дәүләт теле буларак укытылса, димәк минем көрәшем нәтиҗәле булган.

* * * *

Бүгенге көндә татар теле Татарстанда "туган тел" фәне кысаларында гына укытыла ала. Баланың әлеге фән кысаларында нинди телне өйрәнүен ата-ана сайлый. Федераль стандартларда республикаларның дәүләт телләрен укыту турында мәгълүмат бирелми.

Русия мәгариф министрлыгы Азатлыкка республикалар дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеген федераль кануннар гарантияли дип белдерде. Шул ук вакытта әлегә мондый мөмкинлек федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) каралмаган ди оешма. Федераль стандартларның яңа редакциясе нигезендә эшне 2019 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG