Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы: безне сәяси кырдан алып ташламакчылар


"Башкорт" оешмасының Куштауны яклау җыены, июнь 2019

Башкортстанда эшчәнлек алып баручы "Башкорт" оешмасын экстремистик дип танырга мөмкиннәр. Активистлар моны республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән эшләнә дип саный.

Атна башында билгеле булуынча, Башкортстан прокуроры республиканың Югары мәхкәмәсенә "Башкорт" милли оешмасын экстремистик дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю турында эш юллады. 2019 елның декабре азагында "Башкорт" иҗтимагый оешмасына экстремистлык эшчәнлек белән шөгыльләнү ярамавы хакында прокурор кисәтүе килгән иде.

Прокуратура дәгъвалары аерым алганда, "Башкорт" эшчәнлегендә элек экстремизм маддәләре нигезендә хөкем ителгән Сәгыйть Исмәгыйлов, Фәнзил Әхмәтшин, Айрат Дилмөхәммәтов кебек кешеләрнең катнашуына нигезләнгән. Әлеге кешеләр "Башкортстанда экстремистик эшчәнлеккә чакыру һәм моңа яңа кешеләр җәлеп итү максатыннан төрле чаралар оештыра" диелә. Прокуратура кисәтүендә әйтелгәнчә, "Башкорт" оешмасы уздырган җыеннарда экстремистлык төсмере булуы хакында" бәяләмәне Башкорт дәүләт университеты белгечләре биргән.

Радий Хәбиров шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел, бу кешеләргә рәхимсез булачакмын дип кисәтте

"Башкорт"ны хакимият һәм хокук саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләү оешма Куштауны яклап "Ирләр җыены" уздырганнан соң активлашты. Берничә көннән активистлар Дөнья башкортларының V корылтаена кертелмәде, гәрчә аның делегатлары итеп сайланган булсалар да. "Башкорт" оешмасының ул вакыттагы рәисе Фаил Алчынов һәм активист Илмир Мөхәмтьяров Корылтай утырышыннан көч кулланып чыгарылды һәм полиция бүлегенә китерелде. Корылтай утырышында катнашкан республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров исә "Башкорт" милли хәрәкәтенә үз тискәре бәясен бирде. Ул "Шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте.

2019 елның декабрь башында "Башкорт" Куштау шиханын яклауга багышланган җәмәгатьчелек җыены уздырып дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать кабул итте. Ул чарадан соң "Башкорт" оешмасы офисында берничә тапкыр тикшерүләр узды. Активистлар хәбәр итүенчә, прокуратурага билгесез бер кеше шалтыратып, бинада "Башкорт" оешмасы җыела һәм ул экстремистик эшчәнлек алып бара дип хәбәр иткән.

Прокуратура дәгъвалары һәм оешманы соңгы вакытта эзәрлекләнү сәбәпләре турында "Idel.Реалии" оешма җитәкчеләренең берсе Руслан Габбасов белән​ сөйләште.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Руслан, "Башкорт" оешмасы прокуратура шикаяте белән танышып чыктымы?

— Юк, без әле аны һаман алмадык (Руслан белән әңгәмә 4 февральдә булды – ред.)

— Анда декабрьдә прокуратура җибәргән кисәтүдәге кебек дәгъвалар була ала дип фаразларга мөмкинме?

Безнең эшчәнлектә экстремизм юк. Әгәр ул булса, аны безне ябар өчен әллә кайчан кулланырлар иде

— Гаепләүләр шундый ук булыр, мөгаен. Хакимиятләрнең оешманы "экстремистик" дип тануга һәм шуның нигезендә "Башкорт"ны ябуга юнәлгән эш алып баруы турында күптән шикләнә башладык. Моның өчен сәбәп эзләүләре турында имеш-мимешләр ишетелә иде. Прокуратура тагын ни дә булса таба алырмы? Белмим. Ләкин ничек кенә булмасын, безнең эшчәнлектә экстремизм юк. Әгәр ул була калса, моны инде безне ябар өчен әллә кайчан кулланырлар иде.

— Прокуратура сезгә кисәтү җибәреп, ике ай эчендә хилафлыкларны бетерергә кушкан. Сез әлеге кисәтүне мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена идегез. Өлгердегезме?

— Бу вакыт февраль ахырында гына тәмамланырга тиеш. Бу атна башына без әлеге кисәтүгә зур җавап әзерләдек. Анда "экстремистик эшчәнлек алып бару" дигән гыйбарәнең нигезсез булуын аңлаттык. Әйтик, Айрат Дилмөхәммәтов беркайчан да "Башкорт" оешмасына кермәде, алай гына түгел, соңгы вакытларда ул безнең эшчәнлекне тәнкыйтьләп килде. Сәгыйть Исмәгыйлов һәм Фәнзил Әхмәтшин шулай ук безнең оешма җитәкчеләре түгел. Моннан тыш, Исмәгыйловка хөкем карары гамәлдән чыкты, чөнки ул хөкем ителгән маддә җинаять кодексыннан алынды. Без шулай ук прокуратурадан "экспертиза" нәтиҗәләрен күрсәтүне сорадык. Аның нигезендә прокуратура без уздырган җыеннар башкорт традицияләренә туры килми дигән нәтиҗәгә килгән. Халкыбызның тарихын күп еллар өйрәнүчлеләр буларак, җыеннарның нәрсә аңлатканын һәм аларны ничек уздырылуын без яхшырак беләбез кебек.

Без прокуратура кисәтүен мәхкәмәгә бирмәкче идек. Ләкин, күреп торасыз, прокуратура безнең шикаятьләрне дә, күрсәтелгән хилафлыкларны төзәтү вакытын да көтеп тормады.

— Ни өчен прокуратура шулай ашыкты дип уйлыйсыз?

— Аларны "Ак йорт"тан, Радий Хәбиров идарәсеннән ашыктыралар, күрәсең. Соңгы эзәрлекләүләр һәм репрессияләр инициаторы Хәбиров икәнен без элек тә белдереп килдек.

Хакимият һәм хокук саклау оешмалары безне ике сәбәптән ябарга ашыга

Минемчә, хакимият һәм хокук саклау оешмалары безнең оешманы ике сәбәптән ябарга ашыга – Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүдә актив катнашуга ирек куймау һәм Куштауны яклауны яз көнне көтеләчәк активлашуын булдырумау өчен. Безне сәяси кырдан тулысынча алып ташламакчы булалар.

— Конституциягә үзгәрешләр кертү турында нәрсә уйлыйсыз? Сезнең оешманың моңа карашы нинди?

Якын арада без бу үзгәрешләр турында оешмада җыелып сөйләшәчәкбез. Республикада бер генә сәяси фирканең дә, бер генә иҗтимагый хәрәкәтнең дә үз позициясен белдермәвен күрәбез. Бу мәсьәләне Кремльнең барлык әйткәнен хуплап баручы хакимият вәкилләре белән "Бердәм Русия"дән кала барысы да читләтеп уза. Без барлык үзгәрешләргә дә каршы чыгарбыз дип уйлыйм.

— Ни өчен? Сезне нәрсә борчый яки канәгатьләндерми?

— Беренчедән, беррәттән барлык үзгәрешләр өчен тавыш бирүне дөрес түгел дип саныйм. Һәрбер мөһим үзгәрешкә аерым тавыш бирелергә тиеш. Берьюлы беренче бала өчен ана капиталы бирү һәм Русия хокукларының халыкара нормалардан өстенлеген билгеләүче үзгәрешләр турында берьюлы тавыш бирергә ярамый. Бөтенләй төрле әйберләр бит.

Илнең төп кануны Конституцион җыен тарафыннан үзгәртелергә тиешле

Икенчедән, илнең төп кануны Конституцион җыен тарафыннан үзгәртелергә тиешле, чөнки үзгәрешләр Конституциянең беренче һәм икенче өлешләренә кагыла. Гәрчә Кремль киресен сөйләсә дә. Мисал өчен, беренче өлешнең 15нче маддәсенә турыдан-туры кагыла. Әлеге маддәдә "Әгәр канунда каралган тәртипләр Русия федерациясенең халыкара килешүендә язылганнар белән туры килми икән, халыкара нормаларга өстенлек биреләчәк”, диелгән.

— Конституциядәге үзгәрешләр федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәләргә кагылыр дип уйлыйсызмы?

— Яңа Дәүләт шурасы булдырылып анда губернаторларның керүе һәм ихтимал Путинның җитәкләве федерализмга куркыныч тудыра дип саныйм. Шулай итеп яңа вазифа аңа төбәк башлыклары белән турыдан-туры идарә итүгә мөмкинлек бирәчәк. Ә болай илдә федерализмны бетерү нәкъ Путин алып баруын искә алганда, ул киләчәктә дә бу юлны дәвам итәчәктер. Ленинның милли сәясәте илнең җимерелүенә китерде дигән күптән түгелге сүзләре юкка гына әйтелмәгән. Бу Русиядә милли республикаларның булуына карашы, мөнәсәбәте. Шул ук вакытта мине Конституциядә "күп милләтле халык" урынына "күп халыклы Русия милләте" дип алмаштыру тәкъдиме борчый. Шуңа һәрбер үзгәреш тавыш бирүгә аерым кертелергә тиеш.

Үзгәрешләр җирле үзидарә бәйсезлеген юкка чыгара, дәүләт хакимиятенә тулысынча буйсындыра

Әлбәттә без җирле үзидарәне "хакимият вертикале"нә кертеп җибәрү тырышлыкларына да каршы чыгабыз. Конституциянең беренче өлешендәге 12нче маддәсендә "җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми" диелгән. Безнең оешма җирле үзидарәләр белән турыдан-туры эшли. Шул ук җыеннар аларның турыдан-туры күрсәткече. Үзгәрешләр җирле үзидарә бәйсезлеген юкка чыгара, дәүләт хакимиятенең югары органнарына тулысынча буйсындыра.

— Күп кенә экспертларның Конституцияне үзгәртү Путин һәм аның якыннарын 2024 елдан соң да хакимияттә калдыру өчен уйланылган дигән фикергә ничек карыйсыз?

— Мин бу фикерләр белән килешәм. Русиянең идарәдәге төркеме 2024 елдан соң хакимият транзитын күптән уйлый иде. "Казакъстан" варианты да, "Беларус" варианты да һәм башклар да каралды.

— Куштауга килсәк, ни өчен хакимият сезнең оешманы нәкъ аны яклаган өчен дә ябарга тели дип саныйсыз?

— "Башкорт"ның шиханны яклауда мөһим роль уйнавы һәм якын арада протестлар китереп чыгарырга мөмкинлеген хакимият аңлый. Шуңа алар безнең оешманы ябарга тырыша һәм шул ук вакытта Куштауны яклаучы башкаларга да кисәтү булып торачагына ишарә итә.

— Киләчәктә Куштауны ничек якламакчы буласыз?

"Башкорт"ның шиханны яклауда мөһим роль уйнавы һәм якын арада протестлар китереп чыгарырга мөмкинлеген хакимият аңлый

— Безнең планнарыбыз элеккечә – җәмәгатьчелекне уяту һәм торгызу. Бу өлкәдә инде күпкә ирештек дип уйлыйм. Җирле халык уянып инде үз оешмасын булдырып, ике флешмоб уздырды. Декабрьдә республика җәмәгатьчелегенең зур җыенын уздырдык, яклау белдерүне сорап халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иттек. Хакимият шиханнарны "башкорт милләтчеләре" генә якламауны кабат күрде. Шуны да өстисем килә: без Куштауны яклауга бәйле зур митинг уздырудан әле баш тартмадык – җәмәгатьчелек чараларын уздыруга республика кануннары йомшартылгач аны уздыруга яңа гариза бирәчәкбез. Әмма тауны эшкәртүгә каршы протестларның активлашуы әле алда. Тауда ачыклау, ә бигрәк тә шартлату эшләре башланса, бу процесс тагын да тизләнәчәк.

— Оешма үзен тыюга каршы ничек көрәшергә җыена? Аның тарафдарларының реакциясе нинди булачак?

— Без "Башкорт"ка каршы репрессияләрне туктатуны таләп иткән чакыру белән оешма тарафдарларын протест чаралары башларга чакырдык. Безгә теләктәшлек белдерү өчен 7 февраль көнне беренче мәхкәмә утырышына чакырдык. Күпме тарафдар килер, күрербез. Мәхкәмәдә дә, җәмгыятьтә дә гаделсез гаепләүләргә каршы барлык кануни юллар белән көрәшәчәкбез.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG