Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы: "Безгә каршы мәхкәмә эше — Радий Хәбиров этлеге"


Мәхкәмә эше алдыннан "Башкорт" милли оешмасы халыкка белдерү белән чыкты. 7 февраль көнне мәхкәмәдә оешманы экстремистик дип тану эше карала башлый.

Башкортстан Югары мәхкәмәсендә "Башкорт" милли оешмасын экстремистик дип тану эше башланыр алдыннан оешма интернетта белдерү таратты.

"Башкорт" оешмасы үзенең прокуратура алдында түгел, халык алдында гаепле булуын әйтә. "Ни кадәр дауласак та, һаман да туган телебезне үги хәлендә калдырудан яклый алмыйбыз. Әләгәчә табигый байлыкларыбызның вәхшиләрчә талануына чик куярга хәлебездән килми, бар халыкларны да тиң итәчәк федерализмга ирешү буш сүз булып кала бирә. Боларның барсына да без ирешә алмадык", диелә белдерүдә.

"Башкорт" милли оешмасы үз мөрәҗәгатендә мәхкәмә эшен "Радий Хәбиров этлеге" дип бәяли. Башкортстан халкы Хәбировны "заманында читкә этәрелгән ала карга", дип кабул итүе, "Башкорт" оешмасының аңа каршы беркайчан да бармавы әйтелә.

"Радий Фәрит улы, бу эзәрлекләүләрнең сезнең ризалык белән оештырылуын сизәбез һәм рәсми рәвештә шуны белдерәбез: "Башкорт" оешмасы сез түгел. Аның бер әгъзасы да эзәрлекләүләрдән качып читкә чыгып китмәячәк, ә шушында халкы белән бергә язмышында ни язылган, шуны башыннан кичәчәк", диелә мөрәҗәгатьтә.

Белдерүдә вазгыять шулай дәвам итсә, "киләчәктә хәтта үз телеңдә сәламләшү дә экстремизм булып саналачак" дип тә әйтелә. Ахырда милли оешма халыкны мәхкәмәгә килеп, аларны якларга өнди.

3 февраль Башкортстан Югары мәхкәмәсенә республика прокуроры тарафыннан "Башкорт" милли оешмасын экстремистик дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю турында эш юллаганы билгеле булды. Мәхкәмә эшенең беренче утырышы 7 февраль узачак.

2019 елның декабре азагында "Башкорт" иҗтимагый оешмасына экстремистлык эшчәнлек белән шөгыльләнү ярамавы хакында прокурор кисәтүе килгән. Кисәтүдә әйтелгәнчә, "Башкорт" оешмасы уздырган җыеннарда экстремистлык төсмере булуы хакында" бәяләмәне Башкорт дәүләт университеты белгечләре биргән.

Аңарчы декабрь башында "Башкорт" офисына прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән иде. 11 декабрдә оешманы Башкортстанның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе вәкилләре тикшерде.

XS
SM
MD
LG