Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы офисына икенче тапкыр тикшерү белән килгәннәр


"Башкорт" иҗтимагый оешмасы офисына Башкортстанның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе вәкилләре килгән.

11 декабрьдә "Башкорт" иҗтимагый оешмасы офисына янә тикшерү белән килгәннәр. Бу юлы эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсенең Башкортстан бүлеге хезмәткәрләре дип хәбәр ителә оешманың рәсми төркемендә.

"Бу юлы П.С.Якименко дигән кеше бер төркем физик затлар исеменнән Башкортстан эчке эшләр министры исеменә шикать язган, ул "Башкорт" оешмасын башка оешмалар тарафыннан финанслануын тикшерүне сораган", диелгән хәбәрдә.

Активистлар шулай ук шикаять хатының "Башкорт" әгъзалары кулына бирелмәвен, фотога төшерергә рөхсәт булмавын әйткән.

"Хатта "Башкорт" иҗтимагый оешмасы Куштау шиханын эшкәртүгә канун нигезендә хокук алган "Сода" ширкәтенә каршы провокацион эшчәнлек белән шөгыльләнүдә гаепләнә", ди активистлар.

"Республика хакимияте безнең оешма белән бүген менә шундый гамәлләр кулланып көрәшә", дип белдерә "Башкорт" оешмасы әгъзалары.

3 декабрьдә "Башкорт" офисына прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте бинаны янгын куркынычсызлыгы ягынан, ә прокуратура "экстремистлык белән шөгыльләнү" нисбәтеннән тикшерде, дип хәбәр итте оешма активистлары. "Прокуратурага билгесез бер кеше шалтыратып, бу бинада "Башкорт" оешмасы җыела һәм ул экстремистлык эшчәнлеге алып бара дип хәбәр иткән. Без бу тикшерүләрне 1 декабрьдә булган Куштау шиханын эшкәртү проблемына багышланган җыелышны уздыруга бәйле дип саныйбыз", дип белдергән иде активистлар.

XS
SM
MD
LG