Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы: "Без хакимияткә каршы түгел, хакимият безгә каршы"


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Аяк чалуларга карамастан, "Башкорт" оешмасы ачык һавада җыен уздырды.

23 июнь Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау буенда башкорт ир-егетләре җыены узды. Чарага Уфадан баручылар иртәнге 9да Телеүзәк янында җыела башлады. Аларны полиция хезмәткәрләре фоторәсемгә төшереп алды. Тоткарлаулар булмады. Машиналар тезелеп иртәнге унда Уфадан кузгалып 140 чакрым араны узып Стәрлетамак шәһәре аша Куштауга барып җитте. Интернет сәхифәләрдә аларны хакимият алдан ук "зур әзерлек белән көтүен" хәбәр иткән иде.

Error rendering VK.

Чыннан да, әзерлек чаралары күрелгән, тау буена керү юлына бетон плитәләр салынган, юл буйлары казылган, полиция, юл төзүчеләр, урманчылар, янгын сүндерүчеләр, кыскасы, мөмкин булган бар хезмәтләр дә җыелган иде. Кайберәүләр көрәк алып казылган юлны күмә башлау белән юлчылар алда тагын да тирәнрәк итеп канау казырга кереште. Урман буен урманчылар сөреп йөри иде. Егетләрнең ни өчен сөрүләре белән кызыксынуга агач утырту өчен дип җавап бирделәр. Чарага килүчеләр машиналарын калдырып, җәяүләп тау буена җыелды. Ләкин анда да тынычлыкта калдырмый, битлекләр кигән урманчылар талпанга каршы дару сиптерергә кереште.

Error rendering VK.

Шулай булуга карамастан, тракторлар керә алмас урынга – тау буена җыелып, чараны ачып җибәрделәр. Аны "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов алып барды. Чыгышларда башкорт халкы өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Тел, дәүләтчелек, җир, мәгариф һәм башка көнүзәк темаларга фикерләр яңгырады.

Гарифулла Яппаров чараның канунлыгы турында сөйләде, җир мәсьәләләренә тукталды:

"Русия кануннары буенча бу җыенны берничек тә тыеп булмый. Без коралсыз, тыныч юл белән җыен уздырырга килдек. Бу Русия Конституциясенең 31нче маддәсе буенча рөхсәт ителгән. 29нчы маддә сүз һәм фикер ирегенә гарантия бирә. Безне бернинди хакимият хокукый яктан тыя алмый. Ә инде җир мәсьәләсенә килгәндә, җир булса – тел дә, халык та булачак.

Гарифулла Яппаров чыгыш ясый
Гарифулла Яппаров чыгыш ясый

Бүген 14 294 700 гектар җир фондының Башкортстан милке буларак 89 000 гектары гына беркетелгән. Бу 0,7% дигән сүз. Федераль милек буларак 6 653 500 гектар, ягъни 51% беркетелгән. Ташландык, хуҗасыз 6 036 500, ягъни 47% җир бар. Башкортстан районнары милкендә булган җир 174 900, яки 1,5% тәшкил итә. Канун нигезендә республикада 2,2% җир генә республика милке буларак рәсмиләштерелгән. Бу һуш китмәле аз! Үзенең җире булмагач, төбәк өчен кирәкле завод-фабрикалар, йортлар төзү, чәчү өчен, ягъни икътисадны, социаль өлкәне күтәрү мөмкинчелеге юк. Республиканың башлыгы, хөкүмәте, парламенты, гербы, әләме, гимны бар, ә җире юк. Үз мәнфәгатьләренә генә эшләүче бик күп кирәксез чиновниклар бар", дип чыгыш ясады Гарифулла Яппаров. Ул "котырган җирле түрәләр"не җаваплылыкка тарттырырга чакырды.

Җыенда милли хәрәкәт ветераны Сәгыйть Исмәгыйлов, Аксакаллар оешмасы рәисе Илдар Аиткулов, Башкорт оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов, хокук яклаучы Рәмилә Сәетова һәм башкалар чыгыш ясады. Аларда:

  • федераль үзәк белән килешүне тергезү,
  • башкортларга җиргә асабалык хокукы бирү,
  • башкорт телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны кертү,
  • республика башлыгын "президент" дип атауны кайтару,
  • паспортларда милләтне күрсәтүне һәм башкортча битләр булдыруны канунлаштыру,
  • табигать байлыкларын республикага кайтару,
  • Куштауга табигать һәйкәле статусы бирү,
  • Зәки Вәлидигә Уфада һәйкәл кую

һәм башка тәкъдимнәр яңгырады. Чара ахырында карар кабул ителде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов җыен уңаеннан Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

"Бик нык каршылыклар тудырып карадылар: юл төзү, җирләрне сөрү, керә торган урынга канау казып чыгу, талпанга каршы дару сиптерүләр, кыскасы, мөмкин булган барысын да эшләделәр. Машиналарны калдырып Куштау буена җыелдык. Анда да тынычлыкта калдырмый, безнең янда талпанга каршы дару сиптерә башладылар. Шуларга карамый җыен бик яхшы узды. Җитди сөйләшүләр булды.

27-29 июль узачак Дөнья башкортлары корылтаена ризасызлык белдердек. Чөнки аңа делегатлар канунсыз сайлана. Урыннарда хакимият җыелып, үз кешеләрен генә делегат итеп үткәрә. Җәмәгатьчелек вәкилләрен чакырмыйлар.

Җыенда федераль үзәк белән ике яклы килешү мәсьәләсен дә күтәрдек. Куштау язмышы да тикшерелде. Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров вазифасына килү белән Куштауны "Башкорт сода компаниясе"нә бирү карары чыгарган иде. Сода моңа кадәр чимал алган Шахтау 2022 елда тулысынча файдаланып бетә. Сода чимал өчен Торатауны сораган иде, Куштауны бирделәр. Без тауларның берсен дә бирү яклы түгел. Бер тауны бирсәк, калганнарын да чиратлап кырачаклар. Олигархлар мәңге туймас, ә безгә һәм балаларыбызга шушы җирдә яшәргә.

Билгеле җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка җинаять эше ачканнар. Без аны гадел тикшереп, азат итүләрен таләп итәбез.

Шулай ук 8 сентябрь булачак сайлаулар мәсьәләсендә дә фикер алышулар узды.

Без бу җыеныбыз белән хакимиятне куркыттык шикелле. Ә бит без хакимияткә каршы түгел, ә хакимият безгә каршы. Халык мәнфәгатьләре өчен көрәшкән оешма халык өчен хезмәт итүче дип аталган хакимиятне өркетә, бу бернинди мантыйкка да сыймый", диде Фаил Алчынов. Ул сайлауларда катнаша алмау сәбәбен дә әйтте:

"Бу җыен 16 июнь узарга тиеш иде. Анда мине Башкортстан башлыгы вазифасына тәкъдим итәргә җыеналар иде. Җыен күчерелгәч без берничә фирка белән сөйләшүләр алып бардык. "Яблоко" һәм башка фирка җитәкчеләре "Башкорт" оешмасы эшчәнлеген хупласалар да, өстән басым булуга сылтау итеп мине үткәрә алмауларын белдерделәр", диде Фаил Алчынов.

Фаил Алчынов оешманың хокукчылары хакимиятне җыенга каршылык тудырулары өчен мәхкәмәгә бирәчәкләрен дә әйтте.

XS
SM
MD
LG