Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Куштау шиханы янында ирләр җыены уздыра


"Башкорт" оешмасының Баймактагы җыены, 2018 ел
"Башкорт" оешмасының Баймактагы җыены, 2018 ел

16 июнь "Башкорт" иҗтимагый оешмасы Башкортстанның Куштау шиханы янында Башкорт җыены уздырырга ниятли.

Чарада ирләр генә катнаша. Бу хакта "Башкорт" оешмасының рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Җыенның көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган:

  • якын киләчәккә башкорт халкы өчен мөһим булган мәсьәләрне билгеләү;
  • канунсыз хәмер сатучылар белән көрәшнең беренчел йомгакларын ясау;
  • Куштау шиханы проблемы турында фикер алышу;
  • җыенга килгән ирләр исемннән V Дөнья башкортлары корылтае делегатларына "наказлар" әзерләү һәм корылтайга җибәрү;
  • Башкортстан башлыгы сайлауга һәм муниципаль депутатлар сайлауларына әзерлек турында фикер алышу.

Төркемдә ни өчен ирләр генә катнаша дип сорау биргәннәр. Моңа "кайбер мәсьәләрне ир-егетләрнең аерым хәл итеп алуы да кирәк", дип җавап бирелде.

​Былтыр көз Башкортстан районнарында башкорт җыеннары узган иде. Җыеннарда һәр районда 300дән алып 600гә кадәр кеше катнашты. Аннары декабрьдә "Башкорт" оешмасының III корылтае үтте. Бина бирелмәү сәбәпле җыен урамда – Салават Юлаев мәйданында узды. Анда нигездә эчкечелек, эшсезлек, җир байлыкларын читләргә тарату кебек көнкүреш мәсьәләләр күтәрелде.

XS
SM
MD
LG