Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы корылтаен урамда уздырырга мәҗбүр булды


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

23 декабрь Уфада "Башкорт" оешмасы III корылтаен уздырды. Корылтайны алдан сөйләшеп килешенгән бинада уздыру мөмкинлеге бирелмәде.

Элекке елларда узган ике корылтайга килүчеләр башкаланың Салават Юлаев мәйданында җыелып, Агыйдел елгасы буендагы “Яшьлек” спорт корылмасының конференц-залына барып чара үткәргән иде. Монысы башта 16 декбарьгә билгеләнде, бина алуда авырлыклар булу сәбәпле, 23 декабрьгә күчерелде. Чарага чакыруда корылтайның “Азимут” кунакханәсенең конференц-залында узачагы хәбәр ителде. Ләкин чара узачак көн алдыннан кунакханә җитәкчелеге бинаны бирә алмавын хәбәр иткән. Шулай булуга карамастан, корылтай узачагы, җыелу урыны башка еллардагы кебек Салават Юлаев мәйданында булачагы хәбәр ителде. Иртәнге 11гә мәйданга йөздән артык кеше җыелды, полиция дә шактый күп иде. Шулай ук мәйдан янында полиция автобусын һәм махсус тәгаенләнешле полиция машиналарын күрергә була иде.

Җыелучылар арасында “Башкорт” оешмасы җитәкчеләре күренмәде. Чараны “Башкорт”активисты Илнар Галин ачып, бина бирелмәү сәбәпле, секцияләргә бүленеп эшләү булмаячагын, төп чыгышларның интернетка куелачагын, корылтайның яңа форматта узачагын белдереп кыска гына чыгыш ясады.

Илнар Галин
Илнар Галин

“Төп проблемнарның берсе – эшсезлек. Элек әтиләрне Себергә сөрсәләр, хәзер яшьләр үзләре Себергә барып эшләргә мәҗбүр. Чөнки эш юк. Берләшик, аралашып яшик. Халкыбызны без күтәрмәсәк, татарлар яки башка халык күтәрмәячәк. Мин сезнең барыгызга да килүегез өчен рәхмәт белдерәм, бу безнең оешканлыкны күрсәтә. Гади халыкка караганда полиция тагын да күбрәк", дип Илнар Галин чыгыш ясарга теләүчеләргә сүз бирде.

Азат Хәммәтов: “Һәрберебез кайтып авылларыбызны күтәрик. Үзегезнең авылыгыз булмаса, әтиегезнең авылын күтәрегез. Башкортстанның киләчәге шуннан башлана. Шәһәрләрдәге проблемнарны хөкүмәт хәл итә ала. Ә авылныкын бездән башка берәү дә хәл итмәячәк. Авылга кайтып, берләшеп, бергәләп хәл итәргә тиешбез. Аерым, таркалып эшләүнең нәтиҗәсе юк. Берләшеп өмәләр, җыеннар уздырыгыз. Клубларны, юлларны төзекләндерегез”, диде.

Рамил Рәхмәтов
Рамил Рәхмәтов

Рамил Рәхмәтов полиция хезмәткәрләре дә аңласын дип урысча чыгыш ясады. “Үз җиребездә, башкалада да җыела алмыйбыз. Безне саклап торалар, бу кимсетү, ләкин кимсетүгә игътибар итмәскә тырышыйк. Бу кимсетү артында зур ахмаклык тора. Алар дошман ясау белән шөгыльләнә. Узган корылтайда да оешма җитәкчесен кулга алган иделәр. Ләкин чара барыбер узды. Ул корылтайдагы төп таләп – Рөстәм Хәмитовның вазифасыннан китүе иде. Корылтай аның китүенә ни кадәр тәэсир иткәндер, белмим, ләкин Рөстәм Хәмитов бүген башлык түгел. Бүген шуннан куркып хакимият чараны уздыруга мөмкинлек бирми. Чөнки чарадагы чыгышларның тормышка ашуы бар. Безнең шулай җыелып, басып торуыбыз да көчебезне күрсәтә. Аның да нәтиҗәләре бар. Безнең максатлар иртәме-соңмы, тормышка ашачак”, диде Рәхмәтов.

Фәрвәз Аимбетов
Фәрвәз Аимбетов

Фәрвәз Аимбетов башкортларны үзгәрешне үзләреннән башларга өндәде. “Халык берләшә башлады. Эчкечелеккә каршы көрәшәбез. Диннән ерагайсак, хәлләр аянычлы булачак. Шуңа дин белән бер юнәлештә барырга кирәк. Авылларга кайтыгыз. Яшәргә кайтмасагыз, эшләр ачыгыз. Акчагызны авылны күтәрүгә кертегез. Мәсәлән, икмәк пешерү ширкәте һәм башка эшләр ачып була. Без авылдан шәһәргә сөт азыклары, ит ташыйбыз. Авылда мал бетерергә җыенган кешеләр малларын арттыра башлады. Кемдер безне алыпсатар дип саныйдыр, ләкин бу авыл халкын эшле итәргә булыша. Шәһәр халкыннан кибетләрдә азык алмауларын сорар идем. Базардан алыгыз, минем кебекләрдән алыгыз. Интернет аша нәрсә кирәклеген языгыз. Авыл халкы җитештергән сатыла икән, авыллар да күтәреләчәк. Сатарга өйрәнсәк, бар да килеп чыгачак.

Мөселман аракы эчми. Дин эчкечелекне туктата. Шуның өчен мәчетләрне тергезергә, анда укулар алып барырга кирәк. Халыкны дингә җәлеп итәргә кирәк, шул вакытта эчкечелек проблемы булмый. Элек “Бар да авыл өчен” дигән шигар бар иде. Без өч шигар белән чыгабыз. “Барсы да авыл халкы өчен”. Икенчесе – “Эшкәртү сәнәгатен авылда оештыру”. Өченче шигар – “Яшьләрне – авылга!”, дип чыгыш ясады Аимбетов.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Чыгыш ясаучылар арасындә киләчәктә корылтайларны җәй көне уздырырга дигән тәкъдимнәр дә булды. Алар чараны яланда, Башкортстанда булмаса, чит төбәктә уздырып була дигән фикер дә белдерде.

Чыгышлардан соң Салават Юлаев һәйкәленә чәчәк салдылар һәм күмәк фотога төштеләр.

Салават Юлаев һәйкәленә чәчәк салу
Салават Юлаев һәйкәленә чәчәк салу

Корылтайда булырга тиешле беренче чыгышны Сәгыйть Исмәгыйлов ясады.

Башкорт активистларына уңнан да, сулдан да һөҗүм бара

“Соңгы елларда халкыбыз алдында, аның булмышына, киләчәгенә хәвеф янаган үтә катлаулы сәяси, икътисади һәм рухи проблемнар барлыкка килде. Шуларны хәл итү юлларын барлау, кичекмәстән үтәлергә тиешле чаралар билгеләү халкыбызны берләштерү, үзаңын, икътисади һәм сәяси әүземлеген (активлыгын) үстерү безнең алда торган көнүзәк бурыч. Әлбәттә, халкыбызның берләшүе, үзидарә оешмалар булдыру кайбер коррупцион, бюрократ систем хөкем сөргән шәһәр һәм район җитәкчеләренә ошамый. Алар һәм аларның көч структураларында эшләгән куштаннары башкорт активистларына төрлечә басым ясый. Репрессия алымнары куллана. Шул ук вакытта башкорт активистларына уңнан да, сулдан да һөҗүм бара. Әгәр сул яктан сезнең хәрәкәттән ни фәтүә, барыбер барсы да өстә хәл ителә дигән сүзләр яңгыраса, уң яктан сезнең хәрәкәт бала-чага уены, сез җитәкчелек, көч структуралары кушуы белән эшлисез дигән уйдырмалар, ялган хәбәрләр таратыла. Безнең хәрәкәткә сулга да, уңга да артык игътибар бирми, андыйлар белән көрәшеп көчне юкка сарыф итми юлыбызны урталыктан дәвам итү фарыз. Бердәм, киңәшле эш таркалмый дигән безнең ата-бабаларыбыз", диде Исмәгыйлов.

Фаил Алчынов чыгышын корылтайны яңа форматта уздырырга мәҗбүр булуларын атау белән башлады һәм “мондый каршылыклар безне җанландыра гына” диде.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

“Соңгы егерме елда халкыбыз каты йокыга китте. Зәңгәр экраннар аша халкыбызның җырын тыңладык, биюен карадык. Халкыбызның хәле ал да гөл дип белдек. Туксанынчы елда көрәшеп алган президент атамасы да югалды, башкорт телен дә алып ташладылар. Конституциягә теләгән кадәр үзгәрешләр керттеләр. Җир, урманнарны югалтып бетердек. Мөстәкыйльлек юк. Менә без бүгенге көндә нинди хәлгә калдык”, диде Алчынов.

Ул соңгы айларда районнарда халык җыеннары уздырылуы турында сөйләп, барлыгы ике дистәгә якын районда җыеннар узуын әйтте. Алчынов шулай ук эчкечелек турында да фикерләрен белдереп, авыл зиратларының эчеп үлгән башкортлар белән тулуына борчылу белдерде. Моның мәктәпләр ябылу, эш урыннары бетүе белән артуын ассызыклады.

Алчынов спорт проблемнары турында да сөйләп, “бер генә башкорт та булмаган футбол һәм хоккей такымнарына бар шартлар да тудырылуын, башка спортларга ярдәм булмавын” әйтте. “Башкорт халкының киләчәктә республикада 70-80-90 процент тәшкил итүен телибез”, диде Алчынов.

Җиребез булса – илебез булачак, илебез булса – телебез булачак

Гарифулла Яппаров республика җиренең 51 проценты Русия милке булып теркәлүен, 2,2 проценты гына хокукый яктан Башкортстан милке булып теркәлүен әйтте һәм моны республиканы башка төбәккә кушу өчен куркыныч шарт дип бәяләде. Чыгыш ясаучы фермерларга бирелгән һәм пай җирләренең күпме өлеше башкорт милләте вәкилләрендә булуы турында мәгълүматлар булмауны әйтте. “Җиребез булса – илебез булачак, илебез булса – телебез булачак”, дип чыгышын тәмамлады Яппаров.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов мәгариф мәсьәләләре турында сөйләде. “Туган телләрне укытуны аяусыз чикләүче кануннар кабул ителә. Башкорт теле дәүләт теле буларак та, фән буларак та бар мәктәпләрдә дә укытылмый. Без шушы сәясәткә үзебезнең каршы сүзебезне әйтеп җиткерә алмыйбыз. Ризасызлыгыбызны да белдермибез”, диде Бәдретдинов.

Урыс теле башкорт телен кухня теле итеп кысрыклап чыгарды

“Башкорт” оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов алда торган җанисәп һәм демография турында сөйләде. “Башкорт халкы кимүгә бара. 2002 елда узган җанисәптә Русиядә башкортлар 1 миллион 673 меңнән артык кеше булса, 2010 елга халык санын алу мәгълүматлары буенча 1 миллион 584 меңнән артык калган. Барлыгы 88 мең 835 кешегә кимегән. Башкортстанда һәр өченче гаилә катнаш. Урыс теле башкорт телен кухня теле итеп кысрыклап чыгарды”, диде ул.

Габбасов башкорт теленең куллану даирәсе кимүе, парламентта, дәүләт оешмаларында кулланылмавы турында да сөйләде. Башкорт теленең декоратив тел булып баруын әйтте. 2018 уку елында 15 процент башкортларның гына туган телен укырга риза булуына борчылу белдерде.

Җыен карарында федераль органнардан федерализм принципларын, Конституцияне мотлак үтәү таләп ителгән, 2019-2040 елларга башкорт халкының үсеш стратегиясен әзерләү, башкорт телен саклау һәм үстерү концепциясе булдырырга диелгән.

Салават Юлаев мәйданында булган яшьләрнең бер өлеше видео аша чыгыш ясаучылар белән очрашты. Анда журналистлар чакырылмады. Бу секция утырышы дип аталып, “Башкорт” оешмасының интернет сәхифәсенә куелды.

Error rendering VK.

XS
SM
MD
LG