Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасының III корылтае 23 декабрьгә күчерелде


Баймакта 6 октябрьдә узган башкорт җыены
Баймакта 6 октябрьдә узган башкорт җыены

"Башкорт" хәрәкәте үзенең чираттагы корылтаен 16 декабрь уздыра алмаячак, күп урыннарда бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле активистлар урын таба алмаган.

"Башкорт" хәрәкәтенең корылтае 16 декабрьдән 23 декабрьгә күчерелә. Хәрәкәт җитәкчесе Фаил Алчынов Азатлыкка сөйләвенчә, күп урыннарда бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле, активистлар урын таба алмаган. Корылтайны башта Конгресс-һоллда уздырырга теләгәннәр иде, әмма анда да башка чара үткәрелә дигәннәр.

Алчынов сүзләренчә, активистлар әлегә бер урын тапканнар, ләкин басым булмасын өчен кайда икәнлеген әйтергә теләмиләр.

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Алчынов башкортларның альтернатив корылтаен уздыру нияте турында Азатлыкка ноябрь башларында ук белдергән иде.

Соңрак "Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Руслан Габбасов җыен хакында тулырак мәгълүмат бирде. Җыенда пленар утырыш һәм барлыгы биш секция эшләячәк: эчкечелеккә каршы көрәш, дин, тел, җир-урман мәсьәләләре, башкорт эшмәкәрлеге секцияләре. Шиханнарны сода ширкәтенә тапшыру вазгыятенә бәйле, Куштау язмышы турында да фикер алышу булачак.

Элегрәк белдерелгәнчә, җыенга Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм кайбер министрлар да чакырылачак. Чарада республика районнарыннан җыелган башкортлардан тыш, шулай ук Чиләбе һәм Оренбурдан да вәкилләр көтелә. Корылтай ахырында резолюция кабул ителәчәк. Барлыгы 500ләп делегат катаншыр дип фаразлана.

Моңа кадәр Башкортстан районнарында башкорт җыеннары узды. Җыеннарда һәр районда 300-дән алып 600гә кадәр кеше каташты.

"Башкорт" оешмасының беренче һәм икенче корылтайлары 2016 һәм 2017 елларда узды.

XS
SM
MD
LG