Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар районнардагы җыеннардан соң альтернатив корылтай уздырмакчы


Баймак районында узган башкорт җыены

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе, Башкортстан районнарында җыеннар оештыручыларның берсе Фаил Алчынов бу җыеннардан соң Уфада башкорт халкы корылтае уздыру ниятен белдерде.

Башкортстан районнарында башкорт җыеннары дәвам итә. Узган атна ахырында чираттагы җыен республиканың төньяк-көнчыгышындагы Кыйгы районында узды. Мондый җыеннар уздыруның сәбәпләре һәм максатлары турында Азатлыкка аларны оештыручыларның берсе, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов сөйләде.

– Башкорт җыеннары инде унлап районда һәм бер шәһәрдә узды. Халыкта милли аң уяна башлады, районнардан кешеләр үзләре шалтыратып инициатива белән чыга. Җыеннарга 300-дән алып 600гә кадәр кеше килә. Без ир-егетләрне җыябыз. Моңарчы безнең ир-егетләр җәмәгатьчелек күзеннән югалып бара иде. Мондый авыр вакытта без ир-егетләрнең рухын, аңын уятырга кирәк дип исәплибез.

– Ул җыеннарга килүчеләрне нинди проблемнар борчый? Төрле районда төрле проблеммы яки уртаклык бармы?

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

– Бер төрлерәк социаль проблемнар күтәрелә. Авылларда арзан хакка гына читтән китерелгән ялган аракы сату күренеше киң җәелгән. Шуны эчеп күп ир-егетләр мәрхүм була, үз-үзен үтерү очраклары да шактый, күп гаиләләр таркала, яшьләрнең эшләргә уйлары юк.

Икенче проблем – җир мәсьәләсе. Безнең халыкка бүлеп бирелгән пай җирләре бар. Әмма алар кешеләрнең үзләренә бирелми, аларны Оренбур якларыннан һәм башка төбәкләрдән килгән ят кешеләр чәчүлек итеп куллана, эшкәртә. Ә авыл халкы печәнен дә чаба алмый, көтүлеккә малларын да чыгара алмый.

Авыл халкы печәнен дә чаба алмый, көтүлеккә малларын да чыгара алмый

Өченче проблем – урманнар һәм таш чыгару карьерлары. Без карьерлар мәсьәләсен күтәреп чыккач, Баймак районында гына да 40-лап таш чыгару карьерының эшчәнлеген туктаттылар. Башка районнарда да шул ук хәл. Әмма урман проблемы гомер буе урман янында яшәгән халык өчен зур проблем булып кала. Халык урманнарны куллана алмый, урманнар ят кешеләр тарафыннан арендага алынган һәм аларны кисәләр.

Районнардагы җитәкчеләрнең халык мөрәҗәгатьләренә колак салмавы, халык мәнфәгатен исәпкә алмый эш итүе дә зур проблем. Район башлыкларына халыкны ишетегез, бу проблемны халык белән бергәләп чишегез, яки вазифагыздан китегез дип әйтәбез.

– Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хабировның таш карьерлары эшчәнелеге лицензияләрен туктатуы сезнең җыеннар нәтиҗәсе дип уйлыйсызмы?

– Шулай дип уйлыйбыз, аның без җыеннар уздырган районнарны йөреп чыгуы тикмәгә генә түгел. Ул безнең егетләр белән сөйләште, андый җыеннар булырга тиешлеге белән килеште, әмма үз эшләрегезне канун кысаларында алып барыгыз дигәнрәк сүзләр әйтте.

– Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов урынына Хәбиров килгәч хәлләр үзгәрер дип уйлыйсызмы?

Алга таба ничек дәвам итәчәген күзәтеп барачакбыз һәм үз бәябезне бирәчәкбез

– Бу турыда әйтергә әле иртәрәк. Анализ ясап булмый, берничә атна гына эшли бит әле. Әмма акыллы, актив эшчәнлек алып бара дияр идем. Вазифага килгәч тә республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов белән күрешеп халыкның күңелен яулады. Районнарда яхшы эшләмәгән җитәкчеләрне алыштыру да халыкның ышанычын нык уятты. Ул эшен дөрес башлады, әмма алга таба ничек дәвам итәчәген күзәтеп барачакбыз һәм үз бәябезне бирәчәкбез.

– Башкорт җыеннарын оештыру эше ничек алып барыла? Интернет ашамы? Кешеләрне ничек җыясыз?

– Районнардан актив егетләр безнең белән элемтәгә кергәч алар белән килешеп вакытын һәм урынын билгелибез. ВКонтакте челтәрендә безнең "Башкорт" исемле зур гына төркемебез бар. Анда теркәлгән кешеләр саны 45 меңнән арта. Күпләр шул интернет аша күреп, бер-берсе белән хәбәрләшеп җыелалар. Учалы районында егетләр урамнарда чакыру кәгазьләре дә ябыштырып йөрде.

– Ул җыеннар җыелып сөйләшү, ризасызлык белдерү һәм таралу гына булып калмыймы? Анда нәрсә дә булса турында килешәсезме, аннан соң эш дәвам итәме?

Декабрь аенда Уфада башкорт халкының зур корылтаен уздырырга уйлыйбыз

– Җыеннардан соң да эш бара, аның нәтиҗәсе шунда ук булыр дип көтәргә кирәкми. Төрлечә эш итәбез. Әбҗәлил районында, мәсәлән, бер кибеттә лицензиясез коньяк һәм аракы сатып алдык һәм шул вакытта полиция чакыртып протокол төзеттек. Шуннан соң аның хәмерләрен полиция алып китте. Шулай ук Белорет районында да егетләр оешып шундыйрак актив эшчәнлек алып бара.

Районнарда узган җыеннардан соң шул районнардан вәкилләр сайлап декабрь аенда Уфада башкорт халкының зур корылтаен уздырырга уйлыйбыз.

– Бу хәзер эшләп килүче Бөтендөнья башкорт корылтаена альтернатива булачакмы?

Бөтендөнья башкорт корылтае ул инде беткән оешма

– Бөтендөнья башкорт корылтае ул инде беткән оешма. Кайберәүләр аны башкорт халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма дип уйлый, әмма ул алай түгел. Ул корылтайның җитәкчесе Әмир Ишемгулов башкорт теленә каршы һөҗүм башлангач та үзенең кем булуын күрсәтте. Ул башкорт телен мотлак укыту ярамый дип телевидениегә чыгып сөйләде. Башкортстан президенты атамасын бетергәндә дә ул оешмадагылар ике куллап риза булды. Халыкка әйтеп киләбез, ул корылтайга ышанмагыз дип. Ул корылтайда актив егетләр булса, ул бит хакимияттән финанслана, ресурслары бар, районнарга йөреп күп эшләр башкара алырлар иде. Без халык өчен ул корылтайдан күбрәк эшлибез.

– Сезнең эшчәнлек җирле җитәкчеләргә бик охшамаска да мөмкин. Хакимияттән басым сизелмиме?

– Сизелә, әлбәттә. Баймак районында 6 октябрьдә узган җыенда катнашкан кешеләрнең эш урыннарына килеп алардан аңлатмалар яздырганнар. Егетләр полициянең исемлеген күргән, 70тән артык кешедән аңлатма таләп ителә. Без район полициясенә шалтыратып бу турыда сорау биргәч безнең белән сөйләшергә теләмәделәр.

– Һәр районда шундый җыен уздыру идеясе каян чыкты?

– Баймакның Темәс авылында читтән килеп эшләүчеләр белән булган низагтан соң анда зур гына җыен узды, меңнән артык кеше катнашты һәм шунда кайберәүләр мондый җыеннарны һәрбер районда уздырырга кирәк дигән тәкъдим ясады.

Чыгышы белән Баймак районыннан булган, Уфада яшәүче эшмәкәр Илнар Галин башкортларның уянуы Темәстәге хәлләргә кадәр үк башланды ди.

Илнар Галин
Илнар Галин

– Бу язда Руслан Белый башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевны мыскыллаганнан соң безнең башкорт халкы уянып китте. Темәстә булган хәл дә безнең халыкны чын-чынлап уятты. Башкортлар берләшеп хәзер һәр районда шундый җыеннар уздыра.

Авыл халкының акчасы юк, Мәскәүдән килгән акчалы кешеләргә үзләренең пай җирләрен юк кына бәядән сатарга мәҗбүрләр. Җирләрне генә түгел, урманнарны да сатып алалар, әле тагын 10-15 елдан урманга керә дә алмаячакбыз.

– Бу җыеннарның райондагы хәлләргә тәэсире бармы?

Халык әле йоклый, аны уяту җиңел булмаячак

– Баймактагы җыеннан соң егетләр берләшә башлады, бер авылда егетләр шушы җыеннан соң спортзал ачып җибәргән, эчүне ташлаган егетләр дә күп. Бар нәрсә дә тиз генә булыр дип өметләнеп булмый, халык әле йоклый, аны уяту җиңел булмаячак. Зур булмаса да, күзгә күренгән эшләр инде башланды. Әле Баймак районындагы актив егетләрнең волейбол беренчелеген оештырырга җыенабыз. Бу уен өчен генә түгел, ә актив яшьләр бер-берсен белсен, танышсын, берләшсен өчен эшләнә.

– Җыенга каршы хакимияттән нинди басым ясала?

– Мәхкәмә тәфтише булып эшләүче бер танышым берничә көн элек кенә сөйләде, аңа 6 октябрьдә Баймакта булган җыенда катнашканы өчен полиция шалтыратып аңлатма язарга кушкан. Бу җыенга кадәр минем үземә дә шалтыратып, бәлки җыелырга кирәкмидер дип басым ясаучылар булды. Шул ук вакытта интернетта, матбугатта да безгә каршы язалар.

Тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов районнарда уза торган башкорт җыеннарын борынгы замандагы башкорт җыеннары белән чагыштырып, алар арасында охшашлык булса да, бик аз ди.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Монда борынгы башкорт җыеннарына охшашлык бик аз. Борынгы башкорт җыеннарын урыс патшасы 1736 елдан соң тыйган. Шуннан соң башкорт җыеннары озак кына узмаган. Шулай да кайбер урыннарда күрше авыллар урманнарда яшерен җыенар уздырган. Аларны борчыган төп мәсьәлә җир мәсьәләсе булган, шулай ук патшаның урындагы түрәләренең халыкны изүен, вәхшилекләрен туктату турында сөйләшкәннәр. Әмма алар яшерен булганга, алар турында мәгълүмат юк. Февраль инкыйлабыннан соң башкортлар тагын җыела башлаган, ул җыеннар корылтай дип аталган. Беренче башкорт республикасы оешыр алдыннан июль аенда Оренбурда беренче, августта Уфада икенче корылтай, декабрьдә Оренбурда оештыру корылтае узган. Аннан соң совет чорында корылтайлар булмый, Совет берлеге җимерелгәндә республика суверенлыгы декларациясе кабул ителер алдыннан башкорт корылтайлары яңадан җыела башлады.

Хәзер башкорт егетләре республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында җыеннар уздыра башлады. Ул районнарда хәлләр чыннан да бик авыр. Мин аларның җыеннарын хуплыйм. Халык ниләр булып ятканын аңлап бетерми, аңлатырга кирәк. Монда җирне, табигать байлыкларын саклау турында сүз бара. Хәзер урманнарны кыркыйлар. Хәзер инде безнең яхшы кара туфраклы районнардан җирне машинага төяп каядыр алып китә башладылар. Безнең табигый байлыкларны вәхшиләрчә талау бара. Темәстәге хәл эшсезлек мәсьәләсен ачык күрсәтте. Анда таш чыгарып сату эше читтән килгәннәргә тапшырылган, ә җирле халык читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Аның сәбәбе дә бар, чөнки читтән килгәннәр урындагы түрәләрне акча белән сатып ала, ришвәт биреп. Алар ай саен керемнәреннән дә түрәләргә өлеш чыгарадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә түрәләр таш чыгарып сату булсынмы, урман эше булсынмы, җирле халыкка бирмиләр, чөнки аларның үзләренә файда булмаячак", ди Колшәрипов.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG