Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймактагы хәл Татарстанда булса татарлар нишләр?


Баймактагы низагта булган янгын нәтиҗәсе
Баймактагы низагта булган янгын нәтиҗәсе

Башкортстанның Баймак районында җирле халык белән Кавказдан килгән эшчеләр арасында чыккан низагта тирә як һәм Уфадан башкорт егетләре җыелып милләтәшләрен яклауга күтәрелде. Татарстанда мондый хәлләр була калса, татарлар ни эшләр иде дигән сорау белән милли тормышны күзәтеп баручы белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Башкортстанның Баймак районы Темәс авылы янындагы карьерда Кавказдан килгән эшчеләр белән авыл халкы арасында булган низагта башта авыл халкы, аннан соң тирә як һәм Уфадан башкортлар җыелып милләтәшләрен яклауга күтәрелде.

Кавказдан килеп эшләүчеләр авылның бер кызын рәнҗеткәннән соң, кызның туганнарының көче җитмәгәч авыл егетләре җыелып карьерда эшләүчеләр янына барды. Бәрелештә башкортның пычаклануы, ә эшчеләрнең вакытлы яшәү урыннары, машиналары яндырылуы хәбәр ителде.

Полиция бу хәлләрдә катнашуда шикләнелүче дистәдән артык җирле кешене кулга алды. Әмма якын тирәдәге битараф булмаган башкортлар Уфадан җыелып килгән башкорт егетләре белән бергәләп җирле полиция бүлегенә милләттәшләренә ярдәм итәргә килде. Чараны оештыручылар анда 200-300 башкортның җыелуын әйтә.

Башкортлар Темәстә тоткарланган милләттәшләренә ярдәмгә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

​Бу чараны оештыручыларның берсе, "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алсынов анда катнашучыларның үз максатларына ирешүен, кулга алынган башкортларның азат ителүенә ирешеп 300ләп чакрымдагы Уфага кайтып баруларын белдерде.

Узган язда Мәскәүдән Уфага килгән комик Руслан Белый башкорт халкының горурлыгы саналган Салават Юлаевтан көлгәннән соң башкорт егетләре аннан гафу үтенүне таләп итәргә җыелган иде.

Узган ел Уфада башкорт телен яклап узган урам җыенында полиция "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны тоткарларга тырышканда башкорт егетләре моңа юл куймады, җитәкчесен саклап калды.

Татар егетләре арасында исә мондый хәлнең күзәтелгәне юк. Азатлык, Татарстанда мондый хәлләр була калса, татарлар ни эшләр иде дигән сорау белән милли тормышны күзәтеп баручы белгечләргә мөрәҗәгать итте.

"Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи фикеренчә, башкортларның шулай күпләп туплануы аларның тарихта татарлар дучар булган кадәр зур басымга дучар булмавы белән аңлатыла:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Татарлар ярдәм кирәк булганда башкортлар кебек шәһәрдән авылга җыелып кайтыр, үз халкын яклар дип уйламыйм. Гомумән, татар бу мәсьәләдә мокыт. Ә башкорт ул безнең белән чагыштырганда шактый сугышчан халык. Алар ике басымга каршы торган халык. Бер яктан, алар татарлашуга каршы торалар, татарлашмас өчен җан тартыштылар. Икенче яктан, урыслашмас өчен җан тартыштылар. Шул ук вакытта аларга татарга ясалган кебек зур басым беркайчан да булмады, аларның умырткасы нык калды. Алар безнең кебек сак һәм куркак халыкка әверелмәгән. Аларның авыл башкортларын якларга килү сәбәбе менә шул да була ала.

Мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсенә кагылу кешеләрнең эчендәге аждаһаны кузгатты

Ә бу низагның килеп чыгу сәбәпләре турында минем үз фикерем бар. Русиядәге халыклар шактый еллар буе үзара дус-тату яшәде, бер-беренә карата нәфрәт дигән нәрсә булмады. Ә хәзер мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсенә кагылу кешеләрнең эчендәге аждаһаны кузгатты. Күңелләрдә аждаһа уянды. Ул бер-береңә карата мәрхәмәтсезлек, бер-береңә карата саксызлык булып уянды. Һәм мондый сугышлар, мондый тавышлар хәзер ешрак булыр дип уйлыйм. Бу беренчесе дә түгел, соңгысы да түгел. Әле күптән түгел генә Кавказда кабарда һәм балкар халыклары арасында милләтара бәрелешләр булып алган иде. Ә хәзер инде Башкортстанда бу хәл килеп чыкты. Моны хәзер көнкүреш низагка кайтарып калдырмакчы булалар. Әмма бу гадәти көнкүреш гаугасы гына түгел. Бу чып-чын милләтара низаг. Һәм бу милләтара низагның башында башкортлар да, Кавказдан килгән эшчеләр дә тормый. Моның башында урыс булмаган халыкларның телләренә каршы торган сәясәт тора дип исәплим мин. Һәм ул әле дәвам итәчәк, зур сугышка әверелмәсен иде дип кенә телим мин.

Ә Татарстанда шундый хәл булган очракта, оешкан җинаятьчел төркемнәрнең җирле халыкны якларга килүе мөмкинме?

Монда кечкенә генә бер проблем туса да, аны зур итеп, күпертеп, чебеннән фил ясап, Татарстанга каршы сәяси корал итеп куллана башлыйлар

Бездә бит оешкан җинаятьчел төркемнәр бөтенесе дә интернациональ. Бандитлар мондый милләтара низагларда катнашмас дип уйлыйм. Гомумән, бездә инде аңа катнашырлык кешеләр дә калмады. Мин мондый хәлнең безнең Татарстанда булуын да, андый гауганың чыгуын да теләмәс идем. Чөнки Татарстан Русиядә иң нык күзәтелеп торган республика. Монда кечкенә генә бер проблем туса да, аны зур итеп, күпертеп, чебеннән фил ясап, Татарстанга каршы сәяси корал итеп куллана башлыйлар. Бу безнең файдага булмаячак. Мин республикамның патриоты, мин республикамның яхшы, тыныч яшәвен һәм үз сәяси позицияләрен саклап калуын телим. Шулай да, Татарстанда мондый хәл була калса, җыелып килеп сөйләшүчеләр барыбер табылыр, читтән килгәннәр, ничек килгән булсалар, шулай китеп барыр дип өметләнәм.

Сәясәт белгече Руслан Айсин да Баймактагы кебек хәлләр килеп чыккан очракта татарлар үз милләттәшләрен якларга башкортлар кебек күтәрелмәячәк дип исәпли.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Мондый низаг килеп чыкса, татарлар башкортлар кебек берләшеп, күмәкләшеп җавап бирә алмас. Чөнки татарның менталитеты бераз башкачарак һәм көчләребез дә бераз кими бара. Оешу мөмкинлекләре дә кимеде. Төбәкләрдә татарлар Сабантуйга оеша алса да, мондый җитди мәсьәләләргә килгәндә тынып кала. Телне, республиканы, милләтәшеңне якларга дисәң, берәр проблем килеп чыга. Бу оешу проблемының төрле сәбәпләре бар. Әгәр дә татар үзенә ниндидер файда күрә икән, мәсьәлән матди файда яисә имидж файдасы, ул оеша ала. Әгәр дә бераз хәвеф-хәтәр сизсә, ул тынып кала. Кызганыч, мобилизация потенциалы бездә кими бара. Аның берничә сәбәбе бар. Беренчесе - без инде күптәннән сибелеп яшибез. Күбрәк шәһәр мәдәнияте өстенлек итә. Кызганыч, без милли рухны да югалта барабыз. Минемчә болар барысы да мобилизация мөмкинлегенә көчле тәэсир итә. Шулай ук, зур халык буларак, татарларга оешу бик авыр. Аз санлы халыкларга бер структура буларак оешу җиңелрәк.

XS
SM
MD
LG