Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Башкорт" иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре тоткарланды


Фаил Алсыновны тоткарлау вакыты. 10 декабрь 2016
Фаил Алсыновны тоткарлау вакыты. 10 декабрь 2016

Башкорт халкы корылтае Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка ышаныч бетүне белдерү өчен референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

10 декабрь Уфада полиция хезмәткәрләре "Башкорт" иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасовны тоткарлады. Әлеге хәл төш вакытына Салават Юлаев мәйданында Башкорт халкы корылтае делегатлары килә башлагач булды. Бу корылтайны "Башкорт" оешмасы үткәрде.

Полиция, янәсе, 2015 елда хакимият канаты астында булган Дөнья башкорт корылтае чарасында катнашучыны кыйнау эшен тикшерү сәбәпле Алсынов һәм Габбасов тоткарланды дип белдерә. Башкорт халкы корылтаенда катнашучылар исә корылтай ачылышы алдыннан активистлар махсус тоткарландылар дигән фикердә.

Алсынов һәм Габбасовны корылтай беткәнче полициядә тоталар, аннан соң бернинди гаепләү белдерми генә чыгаралар.

"Башкорт халкы корылтае"
"Башкорт халкы корылтае"

Башкорт халкы корылтае Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка ышаныч бетүне белдерү өчен референдум үткәрергә инициатив төркем төзергә дигән карар кабул итте.

12 ноябрь "Башкорт" иҗтимагый оешмасы активистлары өйләрендә тентүләр булды, Руслан Габбасов белән Фаил Алсыновны сорау алырга алып киткән иделәр.

XS
SM
MD
LG