Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстанда табигый таш эшкәртүне туктатырга кушты


Радий Хәбиров

Табигый таш эшкәртү республика казнасына күп акча кертми диде һәм карьерларны эшкәртүгә лицензия бирүне туктатып торырга кушты.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров дүшәмбе республика хөкүмәтендә киңәшмәдә табигый ташны эшкәртүне туктатырга һәм төзелеш материалларын чыгару белән шөгыльләнгән барлык ширкәтләрне тикшерергә кушты.

28 октябрь республика җитәкчесе Баймак районы Темәс авылы янындагы карьерны карады һәм Урал аръягындагы барлык районнарында диярлек табигый ташны эшкәртү күп очракта һәлакәт дип атады.

"Мин карьерларны эшкәртүгә каршы түгел, ләкин алар тиешле алып барылырга һәм керемнең төп өлеше район проблемнарын хәл итүгә юнәлтелергә тиеш. Чыгарылган таш Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә, Грозныйга озатыла. Әгәр без моннан берни дә алмыйбыз икән, ни өчен сатабыз? Бәлки, эшмәкәрлектән баш тартырга кирәктер? Казнага моннан күп дигәндә биш миллион сум алабыз", дип китерә Хәбиров сүзләрен Башинформ.

Ул лицензияләр бирүне туктатырга һәм гамәлдәге лицензияләр чикләрендә эшләрне алып баруның дөреслеген тикшерергә кушты. Бу өлкәдә тәртип урнаштыру мәсьәләсендә эшче төркемне Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Бәширов җитәкли.

Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында җирле халык һәм Чечня вәкилләре арасында 30 сентябрьгә каршы төндә низаг чыкты. Бу уңайдан соңрак башта авыл халкы, аннан соң тирә як һәм Уфадан башкортлар җыелып милләтәшләрен яклауга күтәрелде.

Кавказ кешеләре биредә "Суваняк-2" таш чыгару карьерында эшли иде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG