Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы корылтаенда тел, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре каралды


Корылтай президиумы
Корылтай президиумы

10 декабрь Уфада "Башкорт" яшьләр оешмасының икенче корылтае узды. "Башкорт халкының II корылтае" дип аталган җыенның игътибар үзәгендә тел мәсьәләсе, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр игътибар үзәгендә булды.

Узган елның декабрендә үткән беренче корылтай алдыннан оешманың рәисе Фаил Алчыновны һәм аның урынбасарларын полиция тоткарлавы сәбәпле, чара алардан башка узса, быел тыныч кына, эшлекле шартларда үтте. Корылтай Агыйдел елгасы буендагы "Яшьлек" исемле спорт корылмасының конференц-залында узды. Анда йөздән артык кеше катнашты.

Көн тәртибенә федерализмны ныгыту, башкорт телен дәүләт теле буларак укыту, Шихан таулары язмышы, республика төзелүгә 100 ел тулуны билгеләү һәм алда торган сайлаулар мәсьәләләре кертелгән иде. Корылтай кунаклары арасында Казакъстаннан һәм Чуашстаннан килгән милли оешма вәкилләре дә бар иде. Чара башкорт халкының гимнына әверелгән "Урал"ны басып тыңлау белән башланып китте.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Башкорт" оешмасының эшчәнлеге һәм бурычлар турында оешма рәисе урынбасары Руслан Габбасов чыгыш ясады: "Узган корылтайда башкорт халкының язмышына караган 15 пункттан торган карар кабул иткән идек. Аны Мәскәү һәм республикадагы хөкүмәт оешмаларына җибәрдек. Аларга бернинди дә җавап килмәде. Агымдагы елда башкорт халкына кагылган зур вакыйгалар булды. Алар, беренче нәүбәттә, безнең өчен иң кадерле булган телебезгә кагылды. Йошкар-Олада Владимир Путинның туган телләр уңаеннан чыгышыннан соң башкорт теленә карата басымнар башланды. Республика җитәкчелегеннән аермалы буларак, башкорт җәмәгатьчелеге телне яклау көрәшенә басты. Бөтендөнья башкортлары корылтае исә сатлыкҗанлык күрсәтте, ул гына да түгел, оешманың рәисе Әмир Ишемгулов мәктәпләрдә башкорт телен ирекле укыту кирәклеген белдерде. Республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булып калды. Шулай булуга карамастан, без мәсьәләне чишү юлларын эзләргә тиеш", дип чыгыш ясады Руслан Габбасов.

Ул шулай ук кайберәүләрнең социаль челтәрләрдә Татарстан республикасы яки башка милли республикалар гамәлдән чыгарылган очракта да, халык ихтыяры белән төзелү сәбәпле, Башкортстан калачак дигән чыгышларын тәнкыйтьләп телгә алды.

Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

Башкорт теле укытучысы Әлфия Йосыпова мәгариф мәсьәләләренә тукталды: "Укытучыларны мыскыл итү, телебезне җиргә салып таптау дәвам итә. Уфада хәтта урам себерүчегә дә һәйкәл куелган, ә укытучыларга мактау кәгазе дә бирү юк дисәк тә хата түгел. Кайбер җитәкчеләр алдагы елда башкорт теле укытылмаячак дип тә кисәтеп куйган. Әйткәндәй, 2013 елда Урыслар маршы булды. Анда кабул ителгән резолюцияне урыс активистлары төрле гыйбрәтле юллар белән 2017 елда тормышка ашырды. Әлеге көндә башкорт телен укыту мотлак түгел. Аңлатып үтәм: укыту өлгесендә иң башта фәннәр исемлеге бирелгән. Анда иң аста үз теләкләре белән укыту искәрмәсе белән башкорт теле язып куелган. Хәзерге көндә башкорт интернатыннан, лицейларыннан гади микрорайон мәктәбе ясау омтылышы да күзәтелә. Андый мәктәпләрдә башкортлык мохите югала. Тәртипле башкорт балалары янына башкалар да үз балаларын урнаштырырга тырыша. Тәртипле башкорт балалары янында башка милләт балаларын укыту, әлбәттә, аларга яхшы йогынты ясый. Рәхәтләнеп ул мәктәпләргә балаларын бирсәләр дә, башкорт телен укытасылары килми. Шул кадәр оятсызлыкка барып җиттеләр. Шовинистлар дәрәҗәсенә төшмибез дип утырсак, бөтенләй телсез дә, республикасыз да калуыбыз ихтимал.

Ата-аналар башкорт телен уку теләге белдереп гариза яза, ләкин алар юкка чыга

Тагын бер мәсьәлә: ата-аналар башкорт телен уку теләге белдереп гариза яза, ләкин алар юкка чыга. Чөнки төрле юллар белән мәктәп мөдирләре башкорт теленнән баш тарттырырга тырыша. Кайбер мәктәпләрдә башкорт телен укырга теләп гариза язучылар башка фәннәрне дә башкорт телендә укырга тиеш дип ата-аналарга ялган мәгълүмат бирә. Шуңа башкорт теленә уңай караган урыслар да гариза язудан баш тарта", дип чыгыш ясады Йосыпова.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

Башкортстан республикасының 100 еллыгы турында көн тәртибендәге төп чыгышны тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов ясады. Ул Русия президенты Владимир Путинның республиканың 100 еллыгын уздыру фәрманын нигезсез дип атады: "2016 елның июлендә Русия президенты фәрман бирер алдыннан аның өлгесен республикага җибәргәннәр. Ул килгән айда тарихчыларның күпчелеге ялларда булып калган. Фәннәр академиясендә ялга китми калган бер мөхбир-әгъза мәсьәләнең төбенә төшми аңа кул куеп җибәргән. Без ул хәлләрдән соң Мәскәүгә язып карасак та, фәрман булу сәбәпле, аны үзгәртә алмадык. Шуңа быел билгеләнәсе 100 еллык 2019да узачак", диде Колшәрипов.

Гарифулла Яппаров чыгышында җир мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, республика җирләренең 40 проценты федераль милек, 40 проценты хуҗасыз җирләр. Нибары бер процент кына хокукый Башкортстан җирләре буларак теркәлгән. Чыгыш ясаучы алдагы корылтайда төп мәсьәлә җир мәсьәләсе булырга тиешлеген әйтте.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов федераль үзәккә каршы торырлык идеология булдырырга чакырды, милли проблемнарны күтәрүчеләрнең сепаратизм сылтавы белән эзәрлекләнүенә борчылу белдерде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Чарада Айрат Дилмөхәммәтов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул башкорт халкын җирле халык дип атауның дөрес булмавын белдерде. Аның сүзләренчә, башкорт халкы дәүләтчелек төзүче халык дип аталырга тиеш. Ул шулай ук Русия Конституциясенә караганда Җинаять кодексының күпкә яхшырак эшләвен әйтте. Дилмөхәммәтов корылыш үзгәрәчәген әйтеп, җитәкчел урыннарга 30 мең кеше кирәк булачагын белдерде. Сәяси хәрәкәтне җәелдерергә, белемле булырга чакырды.

Чара ахырында резолюция өлгесе кабул ителде. Анда федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешүгә ирешү, туган телләрне тиешле дәрәҗәдә укытуны хәл итү өчен Русиядәге милли республикалар вәкилләре белән берлектә шура төзү кебек мәсьәләләр кергән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG