Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Русиянең Киров өлкәсендә урнашкан кырыс тәртипле колониядән башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты. Ул интернетта экстремистик материаллар таратуда гаепләнгән иде.

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы үзенең Вконтакте төркемендә хәбәр итүенчә, Дилмөхәммәтов иреккә 11 сентябрьдә чыгарылган. Ул хәзер Башкортстанда, диелә. Колониядә активист кырыс шартлы баракта, аеруча куркыныч рецидивистлар арасында утырган.

Айрат Дилмөхәммәтов 2015 елда “Ахыр Заман” язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, Конституциясен үзгәртергә чакыру өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG