Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда башкорт телен яклап ялгыз пикетлар дәвам итә


Ирек Агишев ялгыз пикетта, Уфа, 10 ноябрь 2017
Ирек Агишев ялгыз пикетта, Уфа, 10 ноябрь 2017

Башкортстанда башкорт телен яклап пикетлар уздыру дәвам итә. Җомга көнне Уфада "Ак тамыр" башкорт милли оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев республика прокуратурасы каршына ялгыз пикетка чыкты.

Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары әгъзалары республика прокуратурасының мәктәпләрне тикшерүе уңаеннан каршылык чаралары уздыра. 10 ноябрь "Ак тамыр" башкорт милли оешмасы җитәкчесе Ирек Агишев ялгыз пикетка чыкты. Ул "Мәгарифне урыслаштыру бала хокуклары турында конвенцияне боза" дип язылган шигар күтәреп торды. Ирек Агишев чарага чыгарга нәрсә мәҗбүр итүе турында Азатлыкка сөйләде.

Мәгарифне урыслаштыру бала хокуклары турында конвенцияне боза

"Безне тел хокукларын якларга республика прокуратурасының соңгы чорда барган тикшеренүләре мәҗбүр итте. Алар урыс мәктәпләрен генә тикшерми, башкорт мәктәпләрен дә тикшерә, бигрәк тә башкорт теленең өйрәнелүен тикшерәләр. Озакламый – 14 ноябрь Мәскәүдән дә мәктәпләрне тикшерү өчен махсус төркем киләчәк. Алар беренче нәүбәттә милли мәктәпләрне тикшерәчәкләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алар милли мәктәпләрне ябу нияте белән яна. Без моңа каршы чыгабыз һәм ничек тә булса моны булдырмаска тырышачакбыз.

Без әлеге гамәлләрне хакимиятләрнең бала хокуклары турында Конвенцияне бозуы дип бәялибез. Чөнки ул Конвенциядә төп халыкларның балалары үз телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнергә хокуклы булуы, дәүләтләрдә аны өйрәнү өчен шартлар булдырырга тиешлеге язылган. Әлеге вакытта Русия хакимияте тарафыннан да бу Конвенция тупас рәвештә бозыла" диде ул.

8 ноябрьдә ялгыз пикетлар хөкүмәт һәм Корылтай каршында узган иде. Сентябрь һәм октябрьдә Уфада һәм Сибайда башкорт телен яклап митинглар узды.

Сибайда 18 ноябрьгә тагын бер митинг әзерләнә. "Башкорт халкы конрессы" Сибайда башкорт телен һәм кеше хокукларын яклауга багышланган митинг уздыру турында белдерү биргән. Активистлар башкорт теле мәсьәләсен күтәрүчеләргә басым ясауга ризасызлык белдерә.

Белешмә: 1943 елда Берләшкән милләтләр оешмасы бала хокукларын яклау өчен Балалар фонды оештырган иде. 1948 елда Генераль ассамблея кеше хокуклары турында декларация кабул итте. Анда һәм 1966 елда кабул ителгән Халыкара пактларда балалар хокукларын яклауның өстенлекле булуы әйтелгән. 1959 елда Генераль ассамблея бала хокуклары турында декларация кабул итте. Бу документның 20 еллыгы уңаеннан 1979 елда Халыкара балалар елы игълан ителде. 1990 елның 26 гыйнварында конвенцияне имзалау игълан ителде.1993 елда Русиядә БМОның бала хокуклары турында Конвенциясен тормышка ашыру буенча хөкүмәт карары кабул ителде. 1995 елда Конвенция барлык дәүләтләр өчен уртак документка әйләнде. Бала хокуклары турында Конвенциянең 28-31 маддәләрендә балаларның мәгариф, туган тел һәм мәдәниятләреннән файдалану, диннәрен тоту һәм ялга хокуклары ныгытылган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG