Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда башкорт телен һәм кеше хокукларын яклау митингы әзерләнә


Сибайда 8 октябрьдә узган митинг
Сибайда 8 октябрьдә узган митинг

"Башкорт халкы конрессы" Сибайда башкорт телен һәм кеше хокукларын яклауга багышланган митинг уздыру турында белдерү биргән. Активистлар башкорт теле мәсьәләсен күтәрүчеләргә басым ясауга ризасызлык белдерә.

"Башкорт халкы конгрессы" чараны 18 ноябрь шәһәр хакимияте бинасыннан ерак түгел, "Мир" кинотеатры каршында уздырырга җыена. Шәһәр хакимиятенә тапшырылган белдерү хатында катнашучылар саны 500 дип күрсәтелгән. Бу хакта Idel.Реалиига конгресс шурасы әгъзасы Әлфия Үзәнбаева хәбәр итте.

Митингта активистлар республикада яшәүчеләрнең хокуклары, башкорт телен яклау һәм төбәктә мәхкәмә системы торышы мәсьәләләрен күтәрергә җыена.

"Тел мәсьәләсен күтәрүче башкорт активистларына басым республиканың тәртип саклау һәм мәхкәмә системына карата җәмгыятьтә ризасызлык тудырды. Без активистларга гаделсез һәм канунсыз салынган мәхкәмә штрафларын һәм мәҗбүри эшләр карарына каршы чыгыш ясыйбыз", ди Үзәнбаева.

Ул шулай ук билгеле авдокат Виталий Буркинның адвокат статусын алуга каршы булуларын һәм республиканың Адвокатлар пулаты президенты Булат Юмадиловның вазифасыннан китүен таләп итәчәкләре турында сөйләде.

Моннан тыш, активистлар республика прокуроры Андрей Назаров гамәлләреннән дә риза түгелләр. Башкортстан прокуратурасы башкорт телен яклауга комачаулый, дип белдерәләр.

Үзәнбаева сүзләренә караганда, башкорт активистлары Корылтай рәисе Константин Толкачевның башкорт телен яклауда берни эшләмәвеннән түгел.

Башкорт телен яклауга багышланган соңгы митинг Сибайда бер ай элек, 8 октябрьдә узган иде. Анда тоткарлаулар да булды. Соңрак кайбер активистларга штрафлар салынды, мәҗбүри эшләр билгеләнде.

Чәршәмбе Уфада Башкортстан хөкүмәте һәм Корылтае янында башкорт телен яклап, ялгыз пикетлар узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG