Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теле көне уңаеннан интернетта флешмоб бара


Социаль челтәрләрдә Башкорт теле көне уңаеннан берничә флешмоб бара. Төрле кешеләр башкорт телендә видео яздырып тарата. Зур рәсми чаралар уздырылмый.

14 декабрь – шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көнне Башкорт теле көне уздырыла. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә берничә флешмоб бара. Дөнья башкортлары корылтае "Теле барның – иле бар" дип аталган видеопроект чыгарды. Анда танылган кешеләр башкорт теленең мөһимлеге турында сөйли.

Error rendering VK.

Әлеге чара #Башҡорт_теле_көнө #14декабрь #ЙәшәһенТелем #МифтахетдинАҡмулла хештеглары белән тамгалана.

Башкорт яшьләре корылтаеның Стәрлетамак бүлеге "Яшәсен телем" дип аталган сүз флешмобы башлады. Алар башкорт телендә дүрт юллык шигырь укып, "Башкорт телендә сөйләшәм, сиңа, дускай, сәлам җибәрәм" дигән сүзләр белән әлеге чарага башка кешеләрне чакырырга тәкъдим итә.

Башкорт телен көненә үз флешмобын "Башинформ" җитәкчеләре шурасы рәисе Ростислав Морзагулов та башлады. Ул башкорт телендә роликларны социаль челтәрләрдә урнаштырып, #деньбашкязыка, #яратамбашкортостанды, #башкруто һештеглары белән билгеләргә чакыра. Морзагулов катнашучыларга бүләк тә тапшырырга вәгъдә итә. Беренче урын алучыга – җилән, икенче урынга – төлке башлыгы, өченче урында "Бүреләр" рок-төркеменең 10 музыкаль альбомы бирелә.

Чарага Башкортстаннан, Казаннан, Самардан, Оренбурдан һәм башка шәһәрләрдән журналистлар, блогерлар кушылды.

Башкорт теле көне уңаеннан рәсми бәйрәм 11 декабрьдә Конгресс-һолл бинасында узды. Анда бу көнгә багышланган бәйгеләргә йомгак ясалды, башкорт теле һәм әдәбияты олимпиадаларында, башкорт теле белән бәйле конкурсларда җиңүче укучыларны котладылар.

Башкорт теле көне Башкортстанда 2015 елдан башлап республика халыклары ассмаблеясе һәм мәгариф министрлыгы башлангычы белән бәйрәм ителә. Чараларны уздыруда Дөнья башкорт корылтае актив катнаша.

XS
SM
MD
LG