Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы Уфада III корылтай уздырырга җыена


Баймакта 6 октябрьдә узган башкорт җыены
Баймакта 6 октябрьдә узган башкорт җыены

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов Баймакта рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләнеп 150 мең сум штрафка тартылды. 16 декабрь оешма Уфада башкорт халкының III корылтаен уздырырга җыена.

"Башкорт" иҗтимагый оешмасы Уфада Башкорт халкының өченче корылтаен уздырырга җыена. Ул 16 декабрьгә билгеләнгән. "Башкорт" оешмасы җитәкчесе урынбасары Руслан Габбасов Азатлыкка сөйләвенчә, җыенда тел, дин, авылларда эчкечелек, пай җирләрен читләргә бирү, урманнарны файдалануны тыю кебек мәсьәләләр күтәреләчәк. "Таш чыгару карьерларында читтән килгән кешеләр эшли, аларга криминал төркемнәр хуҗа. Үзебезнең кешеләргә эш юк, башкортлар читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Бу төп проблемнарның берсе", ди Габбасов.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Корылтай башлыча гамәли сыйфатта, конкрет вазгыятьтә ни эшләргә, проблемнарны ничек чишәргә кирәклегенә өйрәтү рәвешендә узачак дип аңлатты ул. "Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен нинди програмнар, грантлар, ярдәмнәр бар, башкорт балалар бакчасын ничек ачарга, нинди документлар кирәк, укытучыларга яки ата-аналарга басым булганда нишләргә, урман яки пай җирләрен ничек алырга, авылларда җыеннарны соңыннан кануннар бозуда гаепләмәслек итеп ничек уздырырга кебек сорауларга җаваплар булачак. Моннан тыш, эчкечелекне кануни адымнар белән җиңү юлларын эзләячәкбез. Әйтик, аракы сатучы зур кибетләр челтәрләре төзелешенә каршы тору мәсьәләсе дә күтәреләчәк", диде Руслан Габбасов.

Аның сүзләренчә, корылтайда барлыгы биш секция эшләячәк: эчкечелеккә каршы көрәш, дин, тел, җир-урман мәсьәләләре, башкорт эшмәкәрлеге секцияләре.

Активст җыенга Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм кайбер министрлар да чакырылачагын белдерде. Чарада республика районнарыннан җыелган башкортлардан тыш, шулай ук Чиләбе һәм Оренбурдан да вәкилләр көтелә. Корылтай ахырында резолюция кабул ителәчәк. Анда районнардагы башкортлар алып килгән тәкъдимнәр кертеләчәк һәм ул бастырып чыгарылачак. Районнардагы җыеннарда башкорт ир-егетләре генә катнашкан иде. Габбасов әйтүенчә, Уфада узачак корылтайда да зур күпчелек ирләр булачак, әмма хатын-кызлар да катнаша ала.

Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Җыенның кайда үтәсе әлегә билгеле түгел. Активистларның бу хакта алдан белдерәселәре килми, басым булырга мөмкин дип шикләнү бар. "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов бер атна элек корылтайны Уфаның Конгресс һолл бинасында уздыру турында сөйләшүгә баргач тоткарларып мәхкәмәгә алып кителгән иде. Баймак районы Темәс авылында җирле халыкның читтән килеп таш чыгару карьерында эшләүчеләр белән сентябрь ахырында булган сугышуыннан соң рөхсәтсез җыен оештыруда гаепләнүче Фаил Алчыновка карата гаепләүне ул көнне Уфаның Киров районы мәхкәмәсе кире какты.

20 ноябрь Алчыновка карата гаепләү әлеге мәхкәмәдә яңадан карала башлады һәм ул 22 ноябрьдә дәвам итте. Мәхкәмә Фаил Алчыновны рөхсәтсез җыен уздыруда гаепле дип тапты һәм 150 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды. "Башкорт" оешмасы ул акчаны бергәләп җыярга җыена. Габбасов әйтүенчә, корылтай Алчынов ябып куелган очракта да узачак. "Беренче җыенда аны да, мине дә япканнар иде. Әмма чара барыбер узды, чөнки урынбасарлар бар, актив бар" ди ул.

Габбасов сүзләренчә, районнарда тәртип саклау хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөреп егетләрне, ата-аналарны кисәтә башлаган. Активист "без экстремизм яки җинаять кылырга чакырмыйбыз, ә социаль-көнкүреш проблемнарын күтәрәбез", каныгырга тиеш түгелләр ди. Районнарда җыеннар узганнан соң спорт заллары ачыла, мәчетләр төзекләндерелә, аракы сатучы кибетләр ябыла башлаган. Уңай нәтиҗәләр күренә ди Габбасов.

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Алчынов башкортларның альтернатив корылтаен уздыру нияте турында Азатлыкка ноябрь башларында ук белдергән иде. Алар рәсми эшләп килгән Бөтендөнья башкорт корылтаен "беткән оешма" дип атый. "Кайберәүләр аны башкорт халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма дип уйлый, әмма ул алай түгел. Ул корылтайның җитәкчесе Әмир Ишемгулов башкорт теленә каршы һөҗүм башлангач та үзенең кем булуын күрсәтте. Ул башкорт телен мотлак укыту ярамый дип телевидениегә чыгып сөйләде. Башкортстан президенты атамасын бетергәндә дә ул оешмадагылар ике куллап риза булды. Халыкка әйтеп киләбез, ул корылтайга ышанмагыз дип. Ул корылтайда актив егетләр булса, ул бит хакимияттән финанслана, ресурслары бар, районнарга йөреп күп эшләр башкара алырлар иде. Без халык өчен ул корылтайдан күбрәк эшлибез", дигән иде Алчынов.

Моңа кадәр Башкортстан районнарында башкорт җыеннары узды. Җыеннарда һәр районда 300-дән алып 600гә кадәр кеше каташты.

"Башкорт" оешмасының беренче һәм икенче корылтайлары 2016 һәм 2017 елларда узды.

XS
SM
MD
LG