Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов 150 мең сум штрафка тартылды


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

"Башкорт"оешмасы бу акчаны бергәләп җыярга җыена.

Башкортстанның Баймак районы полиция бүлеге янында рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләнеп тоткарланган "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновка карата мәхкәмә утырышы атнакич дәвам итте. Мәхкәмә Фаил Алчыновны рөхсәтсез җыен уздыруда гаепле дип тапты һәм 150 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды. "Башкорт" оешмасы ул акчаны бергәләп җыярга җыена.

Мәхкәмә башкорт теленә тәрҗемә итүдә авырлыклар сәбәпле 21 ноябрьдән 22 ноябрьгә кичектерелгән иде. Бүгенге утырышта билгеле башкорт җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова мәхкәмәдә дөрес тәрҗемә ителмәүне әйтеп Фаил Алчыновның тәрҗемәчесе булу теләге белдерде. Хөкемдар Татьяна Мухина аны утырыштан чыгарып җибәрде.

"Мин аны китүен сорадым, ләкин ул урынында калды. Фирдәвес Галиева тәрҗемәче вазифасын башкара алмый. Нәтиҗәдә Фаил Алчыновка мәхкәмә гадел булмаган карар чыгаруы ихтимал", диде Ситдыйкова.

Мәхкәмә утырышында хөкемдар Фаил Алчыновны яклаучыларның белдерүләренә игътибар итмәде. Аны яклаучылар, тәрҗемәдәге хатаны белдерүчеләр утырыштан чыгарып җибәрелде. "ПроУфу" журналисты Рамил Рәхмәтов Фаил Алчыновны кулга алу турында беркетмә язган полиция майорыннан тәрҗемәченең ни өчен алар мәнфәгатенә эшләвен сорады һәм видеоны интернетның Youtube сәхифәсенә урнаштырды.

Фаил Алчыновны полиция рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләп, 15 ноябрь Уфада тоткарлады. Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Айрат Шакиров полициянең тоткарлау турындагы документлары канун бозулар белән тутырылган дип, аларны полициягә кире кайтарып, Фаил Алчыновны мәхкәмәдә азат иткән иде. Ләкин 19 ноябрь Фаил Алчынов кабат тоткарланды. Мәхкәмәдә ул башкорт теленә тәрҗемәче таләп итте, аңа башкаланың Киров районы мәгариф бүлеге методисты Фирдәвес Галиеваны тәкъдим иттеләр. Ләкин гаепләнүче һәм аны яклаучылар тәрҗемәченең эше белән канәгатьләнмәү сәбәпле, утырыш ике көнгә күчерелде.

XS
SM
MD
LG