Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алчынов мәхкәмәсе көрчеккә терәлде: башкортлар тәрҗемә таләп итә


Фаил Алчынов һәм Гарифулла Яппаров

"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновка карата мәхкәмә башкорт теленә тәрҗемә итүдә авырлыклар сәбәпле 22 ноябрьгә кичектерелде.

21 ноябрь Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов эше кысасында чираттагы утырыш узды. Хәбәр итүебезчә, бу эш сентябрь ахырында Баймакта булган вакыйгаларга бәйле карала.

Утырышка ике як та үз тәрҗемәчеләрен китергән иде. Полиция кабат башкаланың Киров районы мәгариф бүлеге методисты Фирдәвес Галиеваны, башкорт җәмәгатьчелеге – билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм галим Вәлиәхмәт Бәдретдиновны тәрҗемәче итеп күрсәтте. Ләкин мәхкәмә гаепләнүче якның тәрҗемәчесен кире какты һәм полиция тәкъдим иткән Фирдәвес Галиеваны билгеләде.

Мәхкәмә коридорында, уңнан: Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Гарифулла Яппаров, Фаил Алчынов
Мәхкәмә коридорында, уңнан: Вәлиәхмәт Бәдретдинов, Гарифулла Яппаров, Фаил Алчынов

Утырыш башланып, гаепләнүче белән таныштыру барышында ук тәрҗемәче төгәлсезлекләр җибәрә башлады. "Суд", "закон", "обвинение", "определени", "статья" һәм башка кайбер сүзләрне тәрҗемә итеп тормады. Ул җөмләләрне һәм сүзләрне тулы тәрҗемә итми, сүз ни турыда баруы турында гына, аны да хаталар белән җиткерә башлады. Шуннан Фаил Алчыновны яклаучы Гарифулла Яппаров тәрҗемәченең хаталарын күрсәтә башлады. Хөкемдар​ Татьяна Мухина Гарифулла Яппаровка берничә тапкыр кисәтү ясаганнан соң утырыштан чыгарып җибәрде. Гарифулла Яппаров Азатлыкка мәхкәмәдә канунсызлык хөкем сөрүен белдерде.

Алчыновның яклаучысы: Мәхкәмә тәрҗемәчесе хаталар җибәрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

"Киров районы мәхкәмәсендә тулысынча канунсызлык хөкем сөрә. Хөкемдар мине тәрҗемәчегә ярдәм иткән өчен залдан чыгарып җибәрде. Ул өч җөмләне башкортчага ярты сәгать буе тәрҗемә итә. Киров районы мәгариф бүлегеннән килгән тәрҗемәче урысчадан башкортчага юньләп тәрҗемә итә алмый. Без бөтен документларның башкортчага тәрҗемә ителүен таләп иттек. Ләкин алар канәгатьләндерелми. Без республиканың Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез", диде Яппаров.

Фаил Алчынов тәнәфес вакытында Азатлыкка бу хәлгә аңлатма бирде.

Фаил Алчынов мәхкәмә утырышының кичектерелүен аңлатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

"Безне канунга каршы җыен уздырганбыз дип гаеплиләр. Ләкин андый хәл булмады. Мине кулга алганда ук беркетмәгә урыс телен белмәвемне керттергән идем. Хөкемдар аны дөрес дип тапты һәм эшне полиция бүлегенә кире кайтарды. Миңа протокол төзегән майор документның тәрҗемәсен китермәгән. Полиция тәрҗемәче китерде, аның дипломында урыс-башкорт теле буенча белгеч булуы язылмау сәбәпле, без үз тәрҗемәчебезне тәкъдим иттек. Без эшне башкорт теленә тәрҗемә итүләрен таләп итәбез", диде Алчынов.

Кулга алганда ук беркетмәгә урыс телен белмәвемне керттергән идем

Утырыш барышында тәрҗемәче турыдан-туры тәрҗемә итә алмый, кәгазьгә язып әзерләнеп кенә сөйли башлады. Гаепләнүчене яклаучылар аңа дәгъва белдерүләрен дәвам иттеләр, вазифасыннан баш тартуын сорадылар. Каушап калган тәрҗемәче мәхкәмә утырышына килгән Фаил Алчыновның тоткарлануы турында документ тутырган майор дәрәҗәсендәге хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә борылып карады. Майор "юк" дип баш какканнан соң тәрҗемәче һаман авырлык белән эшен дәвам итте. Тәнәфес вакытында утырышта катнашкан җәмәгатьчелек тәрҗемәчене оялтырга тырышты, эшеннән баш тартуын сорады. Ләкин тәрҗемәче зур авырлык белән булса да эшен дәвам итте. Нәтиҗәдә утырыш төнгә кадәр сузылды һәм тагын күчерелде. Алдагы утырыш 22 ноябрь узачак.

Фаил Алчыновны якларга килүчеләр
Фаил Алчыновны якларга килүчеләр

​Фаил Алчыновны якларга мәхкәмәгә бик күп башкорт җәмәгатьчелеге килгән иде. Гаепләнүчене яклаучылар хөкемдардан зур зал сорауга карамастан, утырыш бик кечкенә бүлмәдә узды. Мәхкәмәгә килүчеләр коридор тутырды. Бер өлеш халык урамда басып торды.

Әлеге мәхкәмә тагын бер кат башкорт яшьләренең бердәмлеген күрсәтте. Фаил Алчынов һәм аны яклаучылар мәхкәмәне башкортча уздыруны таләп итте, ләкин хөкемдар бу таләпнең кануный булмавын белдерде. Шулай булуга карамастан, тәрҗемәче таләп итеп булса да, тагын бер кат башкорт теленең дәүләт теле булуы, аның урыс теле белән тигез кулланыла алуын күрсәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 29 сентябрь Баймак районының Темәс авылы янында бер төркем авыл халкы һәм Чечен республикасыннан килеп карьерда эшләүчеләр арасында каршылыклар булган иде. Кавказдан килеп эшләүчеләр бер авыл кызын рәнҗеткәннән соң, кызның туганнарының гына көче җитмәгәч, авыл егетләре дә катнашкан бу бәрелешне рәсмиләр дә, чарада катнашучылар да гади бер көнкүреш низагы дип бәяләде. Дөрес, кайбер социаль челтәрләрдә моны чечен-башкорт, ягъни милли каршылык итеп күрергә теләүчеләр дә булды. Ул низагта чеченнарның вакытлыча яшәү урыннары һәм машиналары яндырылды, чечен милләтеннән булган бер эшче башкорт егетенә пычак белән дә кадаган иде. Әлеге вакытта ул чечен тикшерү изоляторында тотыла. Яраланган ететкә берничә тапкыр операция ясаганнар. Аның ашказаны зыян күргән.

Низаг булганның икенче көнендә полиция каршылыкта катнашкан ике як вәкилләрен дә тоткарлаган иде. Шул ук көнне полиция бинасы каршында берничә йөз кеше катнашлыгында җәмәгатьчелек җыелды. Анда күпчелекне Баймак районы вәкилләре тәшкил итте. Шулай ук чарада күрше районнар һәм Уфадан барган “Башкорт” оешмасы вәкилләре дә катнашты. Ул ирексез җыелган җыен нәтиҗәсендә полиция тоткарлаган башкорт егетләренең барсын да иреккә чыгарырга мәҗбүр булды. Әлеге чарада халыкны тынычладырып чыгыш ясаган "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны полиция рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләп, 15 ноябрь Уфада тоткарлады. Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Айрат Шакиров полициянең тоткарлау турындагы документлары канун бозулар белән тутырылган дип, аларны полициягә кире кайтарып, Фаил Алчыновны мәхкәмәдә азат иткән иде. Ләкин 19 ноябрь Фаил Алчынов кабат тоткарланды. Мәхкәмәдә ул башкорт теленә тәрҗемәче таләп итте, аңа башкаланың Киров районы мәгариф бүлеге методисты Фирдәвес Галиеваны тәкъдим иттеләр. Ләкин гаепләнүче һәм аны яклаучылар тәрҗемәченең эше белән канәгатьләнмәү сәбәпле, утырыш бер көнгә күчерелде.

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG