Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае: "кара" исемлеккә эләгүчеләр үпкәләрен белдерә


IV Бөтендөнья башкортлары корылтае, Уфа, 21 ноябрь 2015
IV Бөтендөнья башкортлары корылтае, Уфа, 21 ноябрь 2015

28-29 июнь Дөнья башкортларының V корылтае узачак. Җыенга атна-ун көн вакыт калганда Уфага юлга җыенып беткән делегатларның кайберләре исемлектән сызып ташланулары турында белдерде. Азатлык аларны да, оештыручыларны да тыңлады.

Башкорт җыенына быел 750 кешенең килүе көтелә. Аларның 510 кешесе – корылтай делегатлары, калганнары – кунаклар. Корылтайга Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны, республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировны, Дөнья башкорт корылтаеның элеккеге рәисләрен көтәләр. Корылтайның матбугат хезмәте күрше республика, өлкәләр җитәкчеләренә чакыру әле җибәрелмәгәнен әйтте. Шуңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең, Дөнья татар конгрессы, Милли шура рәисләренең катнашуы билгесез. АКШта яшәүче опера җырчысы Илдар Әбдразаков килә алмыйм дигән, аның каравы җырчы Элвин Грей корылтай эшендә катнашачагын раслаган.

Делегатларны Русия төбәкләреннән дә, АКШ, Канада, Европа илләреннән дә көтәләр. Берничә ай элек сайлау җыеннары узды, Уфага кемнәр, ничә кеше баруы билгеле булды. Чит илләрдән килүчеләргә юл чыгымнарын чакыручы як, ягъни Башкорт корылтаеның башкарма комитеты каплый. Җыен исә Башкортстан казнасыннан финанслана. Чит илләрдән килүчеләргә билетлар инде алынган, әмма корылтайга ун көн калганда кайбер кешеләрдән гафу үтенеп: "Сез корылтайда катнаша алмаячаксыз" дип хәбәр ителгән.

Лондонда яшәүче Кардифф университеты докторанты, шәһәр һәм төбәкләрнең икътисади үсеше эксперты Илсур Сөләйманов корылтайга барырга әзерләнеп йөргәндә делегатлар исемлегеннән төшеп калганы ачыклана. Инде билетлар сатып алынган булса да, аны корылтайда көтмәгәннәре хакында әйтелә. Ул бу хакта махсус видео да яздырган һәм YouTube каналына урнаштырган. Илсур Азатлыкка сәбәпләрен аңламыйм дип сөйләде.

“Корылтайга ел башында ук әзерлек башланды. Делегатлар ничек сайланганын белешеп Корылтай рәисе белән сөйләштем. Данир Гайнуллин берничә тапкыр делегат булып килерсең дип әйтте, үзе чакырды. Мин ризалаштым һәм Британиядан өч кеше делегат итеп сайланды, мин төп делегат идем.

Корылтайдан шылтыратып минем белән бергә тагын берничә кешенең исемлектән төшеп калуы турында әйттеләр

Делегатлар исемлегенә кердем, башкарма комитеты май ахырында миңа Лондон-Мәскәү-Уфа һәм кире Лондонга билетлар сатып алды. 51 мең сумга төште алар һәм алар кайтарылмый торган билетлар әле. Үткән атна миңа оештыру комитетынан шылтыратып минем белән бергә тагын берничә кешенең исемлектән сызылу турында әйттеләр, гафу үтенделәр. Бу – республика башлыгы администрациясе карары. Миңа шулай диделәр. Төгәл кем алып ташлаган безне – билгеле түгел. Нинди сәбәпләр булганын фаразлый алмыйм. Аңламыйм. Ичмасам билетларны да кайтарып булмый. Берәр файдалы проектка тотылуын телим. Билетлар янды, мин бармыйм. Британиядән калган ике кеше бара. Исемлектән тагын кемнәрнең сызылып ташлануларыннан хәбәрдар түгелмен”, дип сөйләде Илсур.

Сөләйманов башкорт корылтае күз буяуга калмасын иде дип борчыла, җыенның махсус Радий Хәбировның сайлаулары алдыннан уздырылуы хакында да әйтә ул үзенең видеоязмасында. Шулай ук моңа кадәр дүрт тапкыр уздырылган корылтайларның карарлары архивларда тузан җыеп ята, алар хакында беркем белми, беркем хисап сорамый дип борчылып сөйли. Корылтай вакытында башкорт халкының үсеш стратегиясен кабул иткәндә яшьләрнең фикерләре исәпкә алынырга тиеш дип сөйли.

"Һәрбер корылтайдан халкыбыз киләчәге өчен файдалы идеяләр яңгырар, мөһим проектлар тормышка ашар дип көтәбез. Кызганыч, сөйлибез, әмма фикерләр кәгазьдә генә кала. YouTube каналында видеоролик яздырып башкорт яшьләрен кузгатмакчымын, корылтайга бармасак та фикерләр, идеяләрне җиткерергә кирәк дип саныйм. Аннары без корылтайның башкарма комитетыннан ниләр эшләнгәне хакында хисап сорарга хокуклыбыз. Проект офисы булдырылсын, кем нинди эш, проект өчен җаваплы икәнен белеп торыйк, башкорт халкы стратегиясен тормышка ашыруда да мобиль эшләүче проект офисы булсын иде. Җаваплылык булырга тиеш.

Башкорт тарихын төрле телләрдә таныту эшен башларга кирәк. Яңача эшләү кирәк, заман белән бергә атлыйсыбыз килә икән, яңа ысуллар кулланырга кирәк. YouTube каналын алыйк, башкортча ничә канал бар? Бер-ике. Ә ул телне популярлаштыру өчен менә дигән платформа.

Чит илдә яшәп корылтайдан нидер көтеп ятарга кирәкми. Актив кешеләрбез бар, төрле чаралар оештырабыз. Кимендә гаиләләрдә башкорт телендә сөйләшеп балаларга туган телне өйрәтергә тиешбез. Әлегә вакытта Уэльста яшәүче гаилә башлыгы буларак әйтә алам, телнең сакланышын гаиләдә туган телдә сөйләшү һәм башлангыч сыйныфларда туган телне уку, өйрәнү тәэмин итә ала. Уэльста минем балалар 2-3 дәрес уэльс телен өйрәнә, һәм әгәр без Уэльсның телне саклау стратегиясенә карасак, туган телләре 2000нче еллар башында мәктәпләргә кертелгәннән соң яшь буын үз телләрен ата-аналарыннан яхшырак белә. Корылтайда башкорт теле үсеше турында да фикерләшерләр, эш юнәлеше билгеләнер дип өметләнәм”, дип сөйләде Илсур Сөләйманов.

Азатлык чыганакларына караганда, Илсур Сөләйманов кына түгел, бу корылтайга Зәки Вәлидинең балалары – кызы Исәнбикә белән улы Сөбүдәй Тоганнар дә килми булып чыкты. Алар чакырулы булган, әмма соңгы көннәрдә аларның бармаулары ачыкланган. Азатлык Исәнбикә Тоган ханымга шалтыратты, әмма Уфага корылтайга бармаулары сәбәпләрен ул: "Бу хакта берни сөйләргә дә, шәрехләргә дә теләмим" дип җавапны кыска тотты.

Азатлык Төркиядән сайланган делегат Азат Колдәүләткә шалтыратты. Ул корылтайга барырга ниятләгәнен сөйләде, әмма Зәки Вәлидинең балалары ни өчен бу мөһим чарадан читтә калуларын аңлата алмады.

"Төркиядән дүрт делегат сайланды, ахыр чиктә өч кеше бара булып чыкты. Башкорт җәмгыяте бар, Анталья, Истанбулда ике оешма эшли. Без бергә җыелышып сайлау корылтае уздырдык. Исәнбикә апа, Сөбүдәй ага Уфага делегат итеп сайланмады, алар кунак буларак чакырылырга тиеш иде. Башкарма комитеты алар белән турыдан-туры сөйләшергә тиеш иде.

Корылтайда милли мәгариф мәсьәләләре, чит илдә яшәүче башкортларга ярдәм күрсәтү кебек мәсьәләләр күтәрелер дип өметләнәм. Мин беренче тапкыр катнашам мондый чарада, ул башкортларны берләштерер дип исәплим", дип әйтте ул.

Башкорт корылтаена Истабулдагы "Идел-Урал" үзәге башлыгы Гөлтан Ураллы да барырга тиеш булган, ул Азатлыкка юлга чыгарга әзерләнгәндә "урын юк" дигән хәбәр килде дип сөйләде.

Бу, бәлки, сәясәткә бәйледер. Берсе дә аңлатмады

"Сәбәпләрен үзләре генә беләдер, миңа аңлатучы булмады. Югыйсә виза да ясалды, билетлар да алдым. Делегат итеп тә сайланырга тиеш идем, Уфадан да шулай дигәннәр иде. Әмма ахыр чиктә булмады. Кызык, әмма мин генә түгел, Исәнбикә апа да, Сөбүдәй абый да бармый булып чыкты. Нәрсә булды дип белешеп тә тормадым. Проблем бардыр, кертмиләр икән, ялынмыйм, бармыйм дип карар бирдем. Үзбәкстаннан да исемлекне кыскартканнар. Аңлавымча, корылтай эшенә чит илләрдән килүчеләрне кертмәскә тырышалар. Сәясәткә бәйледер, бәлки.

Әтием исән булганда беренче корылтайга чакыру булды, икәү барырга тиеш идек, әмма чакыру ахыр чиктә югалды. Тикшермәдек, әти бара алмады. Ул бит Зәки Вәлиди белән аралашып яшәде. Мин соңыннан бардым, катнаштым. Бүтән чакыру булмады, быел менә Уфага бару исәбе белән яшәдем. Әмма Уфада кырт кискәннәр, моның артында кем торганын белмим. Корылтай беткәч, бәлки, ачыкланыр. Хәерле булсын инде! Исәнбикә апа белән элемтәдә торам, әмма корылтай турында үзегез белешегез, сорашыгыз. Алар бармыйлар икән, мин үземне сорашырга оялдым. Вәлиди балалары төп кунаклар булырга тиеш иде корылтайда", дип әйтте Гөлтан ханым.

Дөнья башкорт корылтае вәкиле Азатлыкка "кара" исемлекләр юк дип әйтте. Чит илләрдә булган сайлау корылтайларына Уфадагы башкарма комитетының бернинди дә кысылышы юк, дип сөйләде башкорт корылтаеның матбугат үзәгенең баш белгече Айгөл Шәрәфетдинова.

"Исәнбикә апа, Сөбүдәй ага икесе дә чакырулы иде. Алар белән сөйләштек. Корылтайга да килегез, көз узачак җыенга да сезне көтәбез дидек. Әмма исәпкә алырга кирәк: алар икесе дә өлкән кешеләр, алар тегендә-монда йөри алмый. Алар үзләре Абдулкадыйр Инанның юбилеена көз киләбез диде. Анда стелла ачылачак, бу – аларның карары.

750 урын, барысының да киләсе килә, әмма ничек сыйдырырга?

Илсур Сөләймановка килгәндә, ул чакырылган делегат түгел иде, ул делегатка намзәт иде. Әйе, урыннар да чикле, аннары аларның сайлау корылтайлары узды. Кворум дигән әйбер бар, 4 меңлек төбәктән бер делегат сайлана, читтәгеләр күбрәк килсен дип 3 мең башкорттан 1 делегат кабул итәрлек мөмкинлек тудырылды. Карар нигезендә ул сайлана алмаган. Корылтай рәисе Данир Гайнуллин шау-шу башлангач, аны китерергә тырышам дип йөри. Ул мәсьәлә хәл ителергә тиеш. 750 урын, барысының да киләсе килә, әмма ничек сыйдырырга? Әлбәттә, үпкәләүчеләр бар", дип аңлатты Айгөл ханым.

Корылтай эше ике көнгә бүленгән. Беренче көнне пленар утырыш каралган, анысы иртәнге якта була, төштән соң 8 секциягә бүленеп эшләү каралган. 29 июньдә корылтай делегатлары Ишембай районына Торатау якларына юл алачак, анда башкорт җыены узачак. Бу көнне пленар утырышка, секцияләр эшенә хисап тотылачак, сайлау эшләре башкарылачак, резолюцияләр кабул ителәчәк. Шушы көнне үк башкорт халкы үсеш стратегиясе кебек документ кабул ителәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG