Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья башкортлары корылтае алдыннан Уфада халыкара башкорт яшьләре форумы узачак


Җыен бер генә көн булачак. Анда делегатлар башкорт халкының үсеш стратегиясе, башкорт телен саклау һәм үстерү, Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларга ярдәм итү програмы кебек проектлар белән шөгыльләнәчәк.

28 апрель Уфада V Дөнья башкорт корылтаеның яшьләр шурасы форумы узачак. Форумда Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән 220 вәкил катнашачак дип хәбәр итә башкорт корылтаеның матбугат хезмәте. Чара Уфаның "Торатау" конгресс-холында оештырылачак.

Телевизион күпер аша Мәскәү һәм Чиләбедә аерым мәйданчыклар эшләячәк диелә. Конеференц-элемтә системы аша эшлекле сөйләшүләргә Казакъстан, Германия, Швейцария, Британия, Франция һәм Италия вәкилләре дә кушылачак.

Делегатларны оештыру комитеты сайлап ала. Моның өчен милләт киләчәген 30 ел алга күзаллаган эссе язып, гариза белән бергә махсус сайтта теркәргә кирәк.

Яшьләр шурасы җыенында делегатлар башкорт халкының үсеш стратегиясе, башкорт телен саклау һәм үстерү, Башкортстаннан читә яшәүче башкортларга ярдәм итү програмы, милли мәгариф системын үстерү кебек проектлар белән шөгыльләнәчәк.

Форум сигез проект мәйданына бүленәчәк һәм анда катнашучылар көн ахырына үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Аннары ул проектлар 3 июньгә кадәр онлайн режимда төгәлләнәчәк диелә.

Яшьләр шурасының ун иң актив вәкиленә 28 июньдә узачак V Дөнья башкорт корылтае делегатлары булу мөмкинлеге биреләчәк.

Күптән түгел Дөнья башкорт корылтае Башкорт халкының үсеш стратегиясенең иң яхшы концепциясенә ачык бәйге игълан иткән иде. Авторлар әлеге стратегиягә салынган төп элементларны, аның төп максатларын һәм тормышка ашыру механизмнарын күрсәтеп бирергә тиеш.

Стратегиягә бәйле махсус сайт булдырылды. Һәр теләгән кеше анда бәйге шартлары белән таныша һәм шулай ук үзләренең тәкъдимнәрен дә кертә ала. Стратегияне иҗат итүдә иң актив катнашучылар шулай ук V Бөтендөнья башкорт корылтаена вәкил итеп чакырылачак диелде.

XS
SM
MD
LG