Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данир Гайнуллин: "Башкорт халкы өстән төшерелгәнне кабул итми"


Данир Гайнуллин
Данир Гайнуллин

Дөнья башкортлары корылтае җитәкчесе Данир Гайнуллин фикеренчә, Башкорт халкы стратегиясе аны халык язуы белән кыйммәт, ул шуның белән Татар стратегиясеннән аерылып тора.

28-29 июнь Уфада V Бөтендөнья башкорт корылтае узачак. Аңа әзерлек кызганнан-кыза бара. Ул зур форумда башкорт халкының үсеш стратегиясе дә кабул ителәчәк. Алда торган чаралар уңаеннан Дөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин Азатлыкка фикерләре белән бүлеште.

– Данир әфәнде, сүзне V Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлектән башласак иде.

– Корылтайга әзерлек бик әйбәт бара. Без республикада, Русиядә һәм чит илләрдә корылтайлар үткәрдек. 500-ләп делегат сайланды. Төгәл саннар белән әйткәндә, 300-ләп делегат Башкортстан республикасыннан, Русия төбәкләреннән 160-лап делегат һәм чит илләрдән 60 делегат киләчәк. Шулай ук күренекле кешеләр, билгеле галимнәр кунак итеп чакырылды. Шулар белән барлыгы 750 кешенең катнашуы көтелә.

– Белүебезчә, корылтайда Башкорт халкының үсеш стратегиясе дә кабул ителәчәк.

Төп идея – башкорт халкын берләштерү

– Төбәкләрдә узган корылтайларда без делегатлар сайлаудан тыш Башкорт халкының үсеш стратегиясенә дә фикерләр туплыйбыз. Моның өчен без аерым интернет сәхифә булдырдык. Шунда Башкорт халкының үсеш стратегиясенә төрле тәкъдимнәр җыябыз. Корылтайлар узган район һәм шәһәрләрдә дә бу мәсьәлә каралды. Әлеге көнгә халыктан 400-ләп тәкъдим һәм стратегиянең 15 аерым проектларын җыйдык. Башкорт халкының үсеш стратегиясен әзерләүче Эксперт шурасы утырышында ул проектлар бәяләнде һәм берсе сайлап алынды. Экспертлар эшләрне биш критерийга – идеянең сыйфаты, көнүзәклеге, тормышка ашыру мөмкинлеге һәм яраклы булуына карап бәяләде. “Башкорт проектлары” берләшмәсе исеменнән Илфир Илбактин тәкъдим иткән Башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясе иң төплесе дип табылды. Бу өлге корылтайга чыгарылачак. Экспертлар калган өлгеләрдәге аерым урыннарны да билгеләп, аларны сайлап алган концепциягә кертергә дигән нәтиҗәгә килде. Аны тәкъдим иткән кайбер белгечләр төп концепцияне эшләүче төркемгә кабул ителде. Өлгеләре җиңгән төркем тулысынча корылтайга делегат итеп чакырылачак.

Ә инде концепциягә килгәндә, анда узганга һәм бүгенгегә анализ ясалып, тәү нәүбәттә технологияне һәм икътисадны үстерү кирәклеге билгеләнә. Төп идея – башкорт халкын берләштерү. Стратегия корылтайда кабул ителгәннән соң аның нигезендә яңа дәүләт програмнары һәм документлар эшләнәчәк.

Данир Гайнуллин: "Башкорт халкы югарыдан төшерелгән стратегияне кабул итмәячәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:09 0:00

– Акыллы кеше башкалар хатасына карап өйрәнә диләр. Сез Уфада узган Татар стратегиясен тикшерү утырышында катнашкан идегез. Аның уңышлы һәм уңышсыз якларын билгели аласызмы? Башкорт халкын үстерү стратегиясе әзерләүдә аннан нинди үрнәк һәм гыйбрәт алдыгыз?

Башкорт халкы беркайчан да үзенә өстән төшерелгән, читтән бирелгән програмнарны кабул итми

– Мин зур кызыксыну белән Татар халкын үстерү стратегиясен тикшерүне карап бардым, фикер алышуда катнаштым. Безнең Башкорт халкын үстерү стратегиясе бик нык аерыла. Чөнки без башкорт халкының тарихын, аның үткәнен, менталитетын искә алып шундый карарга килдек. Башкорт халкы бик демократик традицияле халык. Ул беркайчан да үзенә өстән төшерелгән, читтән бирелгән програмнарны кабул итми. Ул аны үзе эшләүне хуп күрә. Халык үзенең стратегиясен үзе язарга, үзе катнашырга тиеш. Стратегиянең төп шигаре “Халык көчен – халык өчен” дип атала. Шул 400гә якын килгән тәкъдимдә, чыннан да, халыкның стратегиягә керергә тиешле төп мәсьәләләр турында фикере булды. Бу стратегиянең төптән халык тарафыннан төзеләчәген күрсәтә. Бу – Европадагыча документ эшләү Мәсәлән, Исландия конституциясе шулай эшләнгән. Безнең фикеребезчә, аерым институтлар эшләгән зур күләмле документларня халык авыр кабул итә һәм аны тормышка ашыруы да җиңел булмаячак. Хәтта 1995 елда кабул ителгән Башкорт халкын тергезү һәм үстерү програмы 1995 елдан 2000 елга кадәр эшләгән. Аның күпмедер өлеше эшләнгән, ләкин ул програмны тулысынча укып чыккан башкортлар бик аздыр дип уйлыйбыз. Стратегия төп юнәлешне бирергә тиеш. Бүгенге хәлебезгә бәя бирергә һәм юнәлешләр күрсәтергә тиеш, ә аның каршында бик күп програмнар булырга тиеш. Корылтай үткәч без аларны да кабул итәчәкбез. Вакыт узу белән програмнар үзгәрәчәк. Ләкин төп юнәлеш 20-30 елда үзгәрми шул килеш калырга тиеш. Менә шуның белән безнең стратегия аерылып торырга тиеш.

– Глобальләшү шартларында урыс булмаган халыкларга саклану өмете бармы?

Халыкның бүгенге хәле, ничек яшәве өчен халык үзе җаваплы

– Өмет бар. Ул халыкның үзенең мөмкинчелегендә. Без бу стратегияне эшләгәндә шундый нәтиҗәгә килдек: халыкның бүгенге хәле, ничек яшәве өчен халык үзе җаваплы. Менә шуны халык үзе аңласа, стратегиягә карап киләчәккә ниндидер максатлар куйса, халык яшәячәк. Телне саклау мәсьәләсен карасак, Русиядәге үзгәрешләргә башкорт халкы бик актив мөнәсәбәт күрсәтте. Шул һәм бүгенге стратегиягә булган тәкъдимнәрдән башкорт телен үстерү өчен берничә стратегия килеп чыкты. Болар башкорт халкын саклау һәм үстерүгә өмет уята. Чөнки караш бар, максат бар, фикерләгән кешеләр бар. Әле күреп торуыгызча, телләрне саклау өчен республикада үзгәрешләр башланды. Шуңа мин безнең халыкларга үзләренең телләрен саклау мөмкинчелеге бар дип уйлыйм. Саклану халыкларның үзләренең эчке мөмкинлеләреннән торачак. Дәүләт теле буларак мәҗбүри укыту чорында моны дәүләт үз өстенә ала иде. Хәзер һәрбер гаилә үз өстенә ала. Татар гаиләсе икән – татар гаиләсе, башкорт гаиләсе икән – башкорт гаиләсе, мари гаиләсе икән – мари гаиләсе үз өстенә ала. Монда халыкның үзенең аңлавы һәм булдыклылыгы кирәк. Бик күп нәрсә гаиләбездән, һәр кешедән торачак. Минем уйлавымча, өмет бар.

XS
SM
MD
LG