Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаенда тоткарланган делегатка 500 сум штраф салынды


Башкорт корылтаенда активист Илмир Мөхәммәтҗанов тоткарланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Башкорт корылтаеннан көч кулланып чыгарылган делегат, "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов хулиганлыкта гаепләнеп 500 сум штрафка тартылган.

Башкорт корылтаена Зилаер районыннан сайланган ләкин делегатлар исемлегеннән сызылган "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов 28 июнь форумга катнашырга килгәч тоткарланган иде. Залдагы микрофон аша канунлы юл белән сайланган делегатларның исемлектән сызылу сәбәбен сораган "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов та тоткарланды.

Аларны башкаланың 9нчы санлы Киров районы эчке бүлегенә алып килеп сорау алганнар, аннан Илмир Мөхәммәтҗановны Киров районы мәхкәмәсенә алып киткәннәр. Болар турында "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов Азатлыкка шуларны сөйләде:

"Мине полиция азат итте, ләкин Илмирны Киров районы мәхкәмәсенә алып киттеләр. Мәхкәмә 20.1нче мәддә, ягъни хулиганлык өчен аннан 500 сум акча түләтү карары чыгарды", диде Фаил Алчынов.

Элегрәк Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров "Башкорт" оешмасы активистларын корылтайдан көч белән чыгару вакыйгасына карата фикерен белдерде.

"Мин башкортларның юлын башкача күрәм. Без республикабызда зур, күпмилләтле гаилә буларак яшибез. Шовинизмны алга сөргән һәм расизм дәрәҗәсенә төшкән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел", дидеХәбиров.

Ул әлеге күренешләр һәм кешеләргә үз вәкаләтләре кысаларында "рәхимсез" булачагын әйтте.

28-29 июнь Уфада V Дөнья башкортлары корылтае уза. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

XS
SM
MD
LG