Башкорт корылтаенда активист Илмир Мөхәммәтҗанов тоткарланды
Залдан корылтайга кайбер делегатларны кертмәү турында сайланган делегат, "Башкорт" оешмасы вәкиле Илмир Мөхәммәтҗанов кычкырды. Аны микрофонга чакыргач, ул балконнан залга чыгып китте, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотты, полиция янына алып китте. Полиция аңа "читкә китеп сөйләшик" дип тәкъдим итә. Илмир бәйсез делегатларны корылтайга кертелмәде дип әйтте. Сайланган делегатка чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәде, утырыш берни булмаган төсле дәвам итә. Залдан шулай ук Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева да кычкырды. Ул Мөхәммәтҗановага сүз бирүне таләп иткән иде. Аңа да микрофон бирмәделәр.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?