Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы Башкортстан җитәкчелеге белән Айрат Дилмөхәммәтов эшен караячак


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Хокук яклаучылар аны гаепсез дип саный.

Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасының мәгълүмат иреге һәм журналистлар хокуклары даими комиссиясе Башкортстан җитәкчелеге белән публицист Айрат Дилмөхәммәтов эше турында фикер алышырга ниятли. Шундый гаризага комиссия рәисе, "Московский комсомолец" газетының баш мөхәррире һәм Мәскәү журналистлар берлеге җитәкчесе Павел Гусев кул куйган.

"Без ясаган анализлар күрсәткәнчә, Дилмөхәммәтов үзен милләтче буларак күрсәтә, Башкортстан республикасы хокукларын киңәйтүне алга сөрә, ләкин Русия федерациясе составыннан чыгарга чакырмый. Дилмөхәммәтов чыгышларында гражданнарны көч куллануга өндәми, киресенчә, яшьләрне алардан кисәтә", диелә гаризада.

Кеше хокуклары шурасы комиссиясе әгъзалары "милли, федерализм һәм экстремизмга каршы торуның нечкә мәсьәлә булуын аңлап", көч куллану һәм аңа чакыру булмаган килеш проблемны җинаять эшен ачып хәл итү дөрес түгел дип саный. Хокук яклаучылар бу мәсьәләне Башкортстанның сәяси җитәкчелеге белән урынга барып фикер алышырга кирәк дип белдерә.

Бу атнада Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасының тугыз әгъзасы Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасына кичекмәстән Айрат Дилмөхәммәтов эшен карауны сорап мөрәҗәгать итте. Моны алар "Русиядә сәяси карашлар өчен эзәрлекләүнең иң начар мисалы" дип атады.

Хокук яклаучылар сәясәтчегә карата биш эпизодта җинаять эше ачылуын белдерә. Аерым алганда, ФСБ аны "Русиянең бөтенлеген бозырга чакыруда", "терроризмны аклауда", "экстремистик эшчәнлек алып барырга өндәүдә" һәм "финанслауда" гаепләде. Дилмөхәммәтовның яклаучылары моны "урта гасырлык" дип атады.

Узган елның май ахырында Айрат Дилмөхәммәтов үзенең эзәрлекләнүендә ул вакытта Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарган Радий Хәбиров катнашы бар, дип белдерде. Хәбиров соңрак үзенең бу эшкә катнашы булмавын әйтте.

Узган елның декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Дилмөхәммәтовны сак астында тотуны 6 мартка кадәр озайтты. Сәясәтче Башкортстан Югары мәхкәмәсенә биш тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать итте. Берсендә дә яклау тапмады.

  • Танылган башкорт сәясәтчесе һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовны 2019 елның 14 мартында тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1нче маддәсе) гаепләделәр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.
  • 2019 елның апрелендә активистка Җинаять кодексының 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.
  • "Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.
  • "Мемориал" хокук яклау оешмасы Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG