Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова Татарстан мөслимәләрен яклауны сорап Эрдоганга хат язды


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Танылган җәмәгать эшлеклесе хатында Татарстанда олы яшьтәге мөселман хатын-кызларны эзәрлекләүләр турында языла.

Танылган язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга ачык хат язды. Мөрәҗәгатен ул үзенең Facebook-тагы битендә урнаштырды. Ул Төркия президентыннан Татарстанда Сәет Нурси тәгълиматен өйрәнүдә гаепләнеп, тәртип саклау оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүче мөселман хатын-кызларны яклавын сорый.

"Сезгә Татарстан республикасыннан мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез, чөнки Русиядә мөселманнарга ярдәм итәрлек дәүләт җитәкчеләре юк. Киресенчә, биредә мөселманнарга карата юк итү сәясәте алып барыла, аларны кылмаган җинаятьләрдә гаепләп, озак елларга төрмәләргә утырталар. Кырым-Кавказ-Идел-Урал мөселман ир-атлары бер гаепсезгә Себер төрмәләрендә газап чигә. Инде чират татар хатын-кызларына да җитте, төрле сәбәпләр табып, мөслимәләргә каршы җинаять эшләре ачылды, мәхкәмәләр көтелә. Татарстанның Чаллы шәһәрендә төрек дин галиме Сәет Нурси хезмәтләрен өйрәнүдә гаепләп, бер төркем мөслимәләргә каршы җинаять эше ачылды. Имеш, алар Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасында торганнар, аның идеяләрен таратканнар, фатирларында "яшерен мәдрәсә" тотканнар икән. Имеш, алар үлемгә уңай караганнар, шушы идеяләр хакына үз-үзләрен корбан итәргә дә әзер булганнар... Һәм бу мәгънәсез гаепләүләр 60-80 яшьлек татар карчыкларына белдерелә! Барысы да диярлек югары белемле пенсионер укытучыларга!" дип яза Бәйрәмова.

Хатта язылганча, 2020 елның 25 мартында бу эш нигезендә эзәрлекләнүче ханымнарның өйләрендә тентүләр узган. Гаиләләрендәге барлык компьютер һәм смартфоннарын, дини китапларны алып киткәннәр. Эш кысаларында шикләнелүче апаларны полиция бүлегенә китереп, сорау алалар.

"Пенсиядәге укытучы, 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны "бүлекчә башлыгы" итеп "билгелиләр", аны кодагыйларыннан Коръән ашыннан кайтып килгәндә, төнге сәгать 10да урамда тотып полициягә алып китәләр. Тиз арада мәхкәмә ясап, Нәкыя Шәрифуллинаны, җәмгыять өчен куркыныч кеше, дип, өй сагына алалар. Аның аякларына чип-богавы салалар, аралашуны тыялар, даими рәвештә сорау алуга чакырта башлыйлар. Шулай ук шушы эш нигезендә шаһит булып барган 70-80 яшьлек карчыкларны да, шәһәрдә короновирус чире котыруга карамастан, өйләреннән мәҗбүри чыгарып, сорау алуга йөртәләр. Органнар тарафыннан бу сорау алулар бүгенге көнгә хәтле дәвам итә, бу татар әбиләрен бер-берләренә каршы күрсәтмә бирергә үгетлиләр, үкенәм, дип кул куярга чакыралар, балалары-оныклары барлыгын "исләренә төшерәләр" дип яза Бәйрамова.

Аның сүзләренчә, Нәкыя Шәрифуллина 2014 елда "Нурчылар" оешмасында торуда гаепләнеп хөкем ителгән булган. Аны Төркия кулы астында Бөек Туран дәүләте төзергә теләүдә, пантюркизмда гаепләгән булганнар. Шәрифуллинага 100 мең сум күләмендә штраф салынган.

Фәүзия Бәйрамова хатында Рәҗәп Эрдоганның дин галиме Сәет Нурси шәхесенә зур хөрмәт белән каравын, Сәет Нурси хезмәтләре, Русиядән кала, бер илдә дә тыелмаган булуын искәртә. "Киресенчә, Европа мәхкәмәләре аның дини-фәлсәфи хезмәтләре һуманитар юнәлештә булуын, кешелек дөньясы өчен бернинди дә куркыныч тудырмавын билгеләп үттеләр. Моның шулай икәнен Русия тәртип саклау оешмаларында да беләләр, әмма мөселманнарга дин тотарга, ислам гыйлемен таратырга ирек бирмәс өчен, аларны шулай төркемнәргә бүлеп җәзалыйлар" ди язучы.

Ул Төркия президентыннан нахакка гаепләнгән татар карчыкларын яклап сүз әйтүен үтенә. Бу "Русия мөселманнарына, олы яшьтәге бу татар хатыннарына мәхкәмәләрдән һәм төрмәләрдән котылып калырга ярдәм итәр, дип өметләнәбез" дип яза ул.

  • 2014 ел башында Чаллыда Нурчылар оешмасын оештыруда гаепләнеп, пенсионер Нәкыя Шәрифуллина мәхкәмә каршына бастырылган иде. Аңа кадәр аны биш ай өй сагында тоттылар, экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, җиде ай дәвамында пенсия акчасын бирми тордылар.
  • Моннан тыш, Сәид Нурси китапларын укучы 30лап кешегә "Экстремизм белән шөгыльләнергә ярамау" турындагы кисәтүләр тапшырылды. Кисәтүләргә кул куярга теләмәгән әбиләргә карата бертуктамый телефоннан шалтырату, ишекләренә шаку, үзләренә таш ату кебек алымнар кулланылды.
  • "Нурчылар"

    "Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

    2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

    2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG