Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовия мөфтие экстремист әдәбият таратуда гаепләнеп штрафка тартылды


Зәки Айзатуллин, Мордовия мөфтие
Зәки Айзатуллин, Мордовия мөфтие

Сарански шәһәре Пролетар районы мәхкәмәсе Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллинны экстремист әдәбият таратуда гаепле дип таныган. Мөфтият 100 мең сум штрафка тартылган. Мөфтинең үзенә дә 2 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелгән.

Мәхкәмә Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллинны "Ускудар" мәчетендә Мөхәммәд Йосыф Кәндехләвинең "Сайланма хәдисләр" китапларын сатуда гаепләгән. Мөфтинең адвокаты Марат Ашимов Азатлыкка сөйләгәнчә, китапны мөфтинең эш урынында 7 июльдә тентү вакытында тапканнар. Тентү "Тәблигый Җәмәгать" ("Таблии Джамаат") эше кысаларында узган.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

"Аннан ике атна элек Идел буеның берничә төбәгендә – Сарытау, Түбән Новгород, Пенза, Ульян өлкәләрендә бер үк көнне тентүләр узды, "Тәблигый Җәмәгать" әгъзалары булуда шикләнелгән мөселманнарны тоткарладылар. Ике атнадан шундый ук тентүләр Мордовиядә дә узды. Саранскидагы "Ускудар" мәчетенә йөрүче берничә мөселманның өйләре тентелде. Шуларның берсе – мөфтинең туганының улы Айса Айзатуллин. Айсаның бу җәмгыятьтә катнашу ихтималы турында җинаять эше кысаларында "Ускудар" мәчетендә дә тентү үтте. Мәчет ишегалдында аерым торган мөфти офисында өстәл астында биш китап табылды. Шуларның берсе – Мөхәммәд Йосыф Кәндехләвинең "Сайланма хәдисләр" китабы. 2017 елның апрелендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән бу китап экстремист дип танылган иде. Ләкин Зәки Айзатуллин мәхкәмәдә моңа аңлатма бирде. Ул китапның 2012 елда сатып алынган булуын, ягъни аны экстремист дип таныганга кадәр, Казанда рәсми рәвештә сатып алынганлыгын әйтте. Шул вакыттан бирле китап шунда яткан, аны искә алучы да булмаган, һәм, әлбәттә инде, ул аны сату белән шөгыльләнмәгән" дип сөйләде Ашимов.

Китап табылган бина ике катлы, беренче катында кирәк-яраклар саклана торган бүлмәләр, икенче катында мөфтинең эш бүлмәсе урнашкан. "Икенче катка менә торган баскыч шактый текә, ул түбәгә кадәр диярлек күтәрелә, бу офиска керүне шактый кыенлаштыра" дип аңлатты адвокат.

Зәки хәзрәт берни дә сатмадым, хәтта ул китапларның барлыгын да оныткан идем дип җавап бирде. Аны куркыта башладылар, мораль басым булды, элеккеге эшләрне күтәрәбез, дип куркытмакчы булдылар

Ашимов сүзләренчә, Айса Айзатуллинга каршы җинаять эше кысаларында мөфти Зәки Айзатуллиннан да сорау алганнар. Тикшерүчеләр мөфти бу экстремист дип табылган китапны тараткан, ягъни саткан дип белдергән. "Зәки хәзрәт берни дә сатмадым, хәтта ул китапларның барлыгын да оныткан идем дип җавап бирде. Аны куркыта башладылар, мораль басым булды, элеккеге эшләрне күтәрәбез, дип куркытмакчы булдылар. Психологик басым юлы белән гаебен танытырга, ягъни бу китапларны сатыр өчен үземдә тоттым дип тануына ирешергә теләделәр. Мин бу сорау алу вакытында хәзрәт янында идем. Хәзрәт моның белән шөгыльләнмәдем диде. Алга таба бу эшне прокуратурага җибәрделәр, прокуратура административ эшләр ачты. Мордовия мөселманнары диния назәрәтенә каршы да, мөфти буларак Зәки Айзатуллинга каршы да административ эшләр ачылды" дип сөйләде адвокат.

Марат Ашимов сөйләгәнчә, эш материалларыннан күренгәнчә, алар Зәки Айзатуллиннан сорау алганның икенче көнендә Дамир Үтәшев дигән 1994 елгы егеттән сорау алганнар. Бу кеше 2019 елның ноябрендә Зәки Айзатуллиннан шушы китапны сатып алдым дип сөйләгән. 2020 елның февралендә ул әлеге китапның экстремист дип танылган булуын белеп алган, шуннан соң китапны ертып ташлаган, ләкин бу турыда беркемгә дә хәбәр итмәгән – хокук саклау органнарына да, мөфтинең үзенә дә. "Һәм менә 2020 елның июлендә аны бу китап турында шаһит сыйфатында чакыралар. Ягъни, ярты ел узгач ФСБ хезмәткәрләре ничектер аның бу китабы булганын белеп алган" дип гаҗәпләнә адвокат.

Шушы кеше сүзләренә таянып, мөфтине китапны таратуда гаепләделәр дип сөйли Ашимов.

"Утырыш барышында мәчеткә йөрүче мөселманнар да сорауларга җавап бирде. Шулай ук безнең аксакаллар да, юристлар да – "Ускудар" мәчетенә кагылышы булган күп кешедән сорау алынды. Бөтенесе бертавыштан: бу егетне беркайчан да күргәнебез булмады, аны белмибез, мәчеткә йөрмәде дип белдерде. Алар Зәки хәзрәтнең инде егерме ел мөфти булып торуын, хәйрия белән шөгыльләнгәнен әйтте. Мөфти дәүләт органнары белән һәрвакыт хемәттәшлек итә, мөфтиятләрдән һәм министрлыклардан күпсанлы бүләкләргә лаек булган кеше дип сөйләделәр" ди Ашимов.

Үтәшев үзе мәхкәмә утырышларына бер тапкыр да килеп күренмәгән. Барлыгы өч утырыш узган. Мөфти офисында тентү ясаган "Э" үзәге хезмәткәре дә сорауларга җавап биргән. "Ул да китапның күренеп торган җирдә ятмавын раслады, ул аны өстәл астында тапкан. Шаһитлар мөфти офисы өске катта урнашканын, йозакка бикләнә торган булуын әйтте. Ачкыч мөфтинең үзендә һәм юристта гына бар, ә чит кешеләр бу бүлмәгә кереп йөри алмый, һәм чит кеше анда килеп, китапны болай гына яки сатып ала алмый" дип, шаһитлар сүзләрен китерде Ашимов.

Мәхкәмә утырышларының берсендә мөфтинең туганының улы Айса Айзатуллиннан да сорау алганнар. Аңа карата "Тәблигый Җәмәгать" оешмасына катнашу турында җинаять эше ачылган. Аны бу оешманың Мордовия бүлеген җитәкләүдә гаеплиләр. "Башта бу җинаять эше кысаларында ул әлеге китаплар мәчеттә ирекле сатылды дип шаһитнамә биргән булган. Китапларның сатылуын үзем күрдем дигән. Ләкин мәхкәмә утырышы барышында Айса бу сүзләрен басым астында әйткәнен белдерде. Аңа психологик басым ясаганнар, көчләү белән куркытканнар. Абыйсына каршы шаһитлык итмәсә, төрмәдә аны көчләячәкләр, җәберләячәкләр дип куркытканнар. Айса бик тыныч кеше, аны аңлап була, ул бик нык курыккан. Ә мәхкәмә вакытында ул үзенә басым булганын ачык рәвештә әйтте, хәтта басым ясаучыларның фамилияләрен дә китерде. Ул мөфтинең ни мәчеттә, ни офиста бернинди китап та сатмавын әйтте. Һәм үзенең китаплар сатылуы шаһиты булмавын белдерде" дип сөйли адвокат.

Марат Ашимов сүзләренчә, җомга узган соңгы мәхкәмә утырышына мөфтигә каршы шаһитлек иткән Дамир Үтәшевны тә китергән булганнар. Ул да сорауларга җавап биргән. "Яшь кенә татар малае. Бик серле. Бер сорауга да ачык җавап бирмәде. 2017 елда университет бетергән, аннары, янәсе, бер ел килешү нигезендә хезмәт иткән, кайда икәнен төгәл аңлатмады, хәрби бүлек, Саранскида дию белән чикләнде. Сөйләгән әйберләре бер-берсенә туры килми. Имеш ул бу китапны узган ел җомга намазыннан соң сатып алган, имеш, мөфти офисына менеп, шунда аңа бу китапны сатканнар. Ләкин, Зәки Айзатуллин аңлатканча, җомга намазыннан соң аның янына офиска һәрвакыт активистлар җыела, мөфти белән якыннан аралашучылар бизнес кешеләре. Алар чәй эчәләр, аралашалар. Ягъни Зәки хәзрәт җомгадан соң үзе генә калып, офиска үзе белмәгән кеше белән барып, аңа китаплар сатуы – була торган хәл түгел" дип сөйли адвокат.

Марат Ашимовтан кала, мөфти Зәки Айзатуллинны тагын бер танылган адвокат Анатолий Пчелинцев яклаган. Ул Русиянең мактаулы адвокаты исеменә ия, "Славян хокук үзәге" адвокатлык бюросының өлкән адвокаты, "Религия и право" журналының баш мөхәррире, юридик фәннәр докторы, Русия президенты каршындагы дини оешмалар белән бәйләнеш шурасы әгъзасы.

Киңкүләм сату – бу ике, өч данә дә түгел, ә күп санда дигән сүз. Төгәл канунга туры китереп караганда, ул бер китап саткан булса да, монда җинаять юк

Ашимов сүзләренә караганда, Анатолий Пчелинцев мәхкәмәдә бик эмоциональ чыгыш ясаган. Ул мөфтигә гаеп белдерелгән маддә китапларны күпләп таратуны күздә тота, ә мәхкәмә бары бер китапны сату фактына гына ия, анысы да шикле, һәм болай бер китап сату "киңкүләм сату" төшенчәсенә туры килми дигән. "Ягъни киңкүләм сату – бу хәтта ике, өч данә дә түгел, ә күп санда дигән сүз. Төгәл канунга туры китереп караганда, ул бер китап саткан булса да, монда җинаять юк" дип аңлата адвокат.

"Хөкемдар безне бүлдермәде, шаһитларга чыгыш ясарга бирде, процессны тыныч гына алып барды, ә менә прокурор өч утырышта бер шаһитка бердәнбер соравын бирде. Ягъни прокурор эштән тулысынча читләште – яки аңа бу процесс кызык түгел иде, яисә ул аның ни белән тәмамланасын алдан ук белгән. Ягъни якларның ярышуы бөтенләй булмады" дип сөйли Ашимов.

Шаһитлар барысы да мөфтине яклап чыгыш ясаса да, юридик зат буларак мөфтият тә, шәхсән Зәки Айзатуллин үзе дә гаепле дип табылган. Ләкин мәхкәмә әлеге маддәдә каралган җәзаның иң йомшагын биргән. "Әлеге маддә нигезендә юридик затка 100 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф, ә вазифадагы кешегә 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф каралган. Хөкемдар иң кечкенә штрафлар язды – мөфиятне 100 мең сумга, мөфтинең үзен ике мең сумга штрафлады" ди адвокат.

Ашимов сүзләренчә, әлеге карар Мордовия Югары мәхкәмәсендә шикаять ителәчәк. "Конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җитүдә дә мәгънә бар, "киңкүләм" дигән әйберне куллану хокук кысаларына ни дәрәҗәдә туры килә, формулировкаларны ачыклар өчен" дип аңлата Ашимов.

"Тәблигый Җәмәгать" оешмасында тору турында эш кысаларында тоткарланучыларга килгәндә, әлегә беркемне дә сак астына алмаганнар. Тоткарланган мөселманнар арасында Урта Әләзәннән Фәүзи Бикмаев та бар, ул оешманың җитәкчесе дип санала. "Аларның берсе дә үзара аралашуларын кире какмый, алар бергә сәфәрләр оештырганнар, ягъни башка авылларга дәгъват белән барганнар. Ләкин Фәүзи бу оешмадан 2008 елда ук, оешма тыелганчыга кадәр үк чыкканын әйткән. Янәсе, 2008 елда каядыр Сарытауда аларның җыены булган, һәм анда ул бу оешма карашлары белән килешмәвен әйткән. 2008 елдан соң ул, оешмадан тыш, рухи остаз буларак 4-5 кешелек зур булмаган төркемнәр белән сәфәрләргә чыккан" дип сөйли Ашимов. Аның сүзләренчә, Ульян өлкәсендә бу оешмада катнашуда гаепләнүчеләр ниндидер экстремист оешмада торуларын кире кагалар, андый оешманың атамасын да ишеткәнебез юк диләр. "Әйе, алар аралашкан, ләкин бу оешмага бернинди катнашлары да юк. Фәүзи Бикмаев та шуны әйтә, бу оешмага бернинди кагылышым да юк ди" дип аңлата адвокат.

Аның сүзләренчә, Мордовиядә яшәүче өч мөселман, шушы оешмада катнашуда гаепләнгәч, бик курыкканнар, һәм үз өсләренә бик зур гаепләр алганнар. Имеш, аларның монда көчле оешмасы булган, бөтенесе яшерен рәвештә башкарылган, шпион китапларындагы кебек. "Бу бик эчкерсез, самими егетләр, аларны бу эштә гаепле итеп ясаганнар. Ә бу маддә җиңелләрдән түгел, оешмада катнашкан өчен алты елга кадәр, оештырган өчен ун елга кадәр төрмәгә эләгүең бар. Аларны чыннан да төрмәгә утыртып куюлары бар" ди адвокат. Нәкъ менә шушы маддә нигезендә "Яһвә шаһитлары" оешмасы вәкилләре хөкем ителде дип искәртә Ашимов. Аларны колонияләргә җибәргәннәр. "Шушы маддә нигезендә хөкем ителгән Яһвә шаһитлары мәхкәмәләренең 99 процент очрагында реаль төрмә җәзасы бирелде. Бер генә штраф очрагы булды, ләкин бу хөкемне дә шикаять иттеләр һәм нәтиҗәдә аны өч елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырдылар. Безнең егетләр эше ничек тәмамланыр, әлегә билгесез, тикшерү бара” ди Ашимов.

Белешмә. 2009 елда Русия Югары мәхкәмәсе "Тәблигый Җәмәгать" халыкара дини оешмасын экстремист дип таныды һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды. "Тәблигый Җәмәгать" – 1926 елда Һиндстанда Мәүләнә Мөхәммәд Кәндехләви тарафыннан оештырылган халыкара дини оешма. Дини хәрәкәтнең төп максаты дип киң катлам халык арасында эшләп, кешенең социаль һәм икътисади статусына карамыйча, аларны Мөхәммәд пәйгамбәр күрсәткән ислам практикасына якынайту санала. "Йөрәкләрне чистарту" програмы исламда суфичыл мистик-аскетлык агымы юнәлеше булып тора. Програмның нигезендә – дин кардәшләрне Аллаһка мәхәббәт тоюга чакыру, дөньяви тормышта чикләүләр (дөньяви бәйрәмнәрдән, телевизор караудан, күңел ачуга корылган фильмнар караудан, музыка тыңлаудан баш тарту, хатын-кызларга мотлак никаб кию һәм башкалар) ята.

XS
SM
MD
LG