Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мордовия мөселманнары" хәйрия вакыфы эше белән таныштырды


Талип Әбүбәкеров чыгыш ясый
Талип Әбүбәкеров чыгыш ясый

Чарага хакимият вәкилләре дә, журналистлар да килмәде.

29 сентябрьдә “Мордовия мөселманнары” хәйрия фонды кичә уздырып, анда үз эшчәнлеге турында сөйләде. Чарага килүчеләр вакыфның оешу тарихы, аның киләчәккә планнары хакында мәгълумат алдылар.

Бүгенге көндә “Мордовия мөселманнары” фонды киң юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Бу мәчетләргә ярдәм итү, “Айболит” дип аталган програм, мөселманнарга хокукый яктан ярдәм, “5+ укы” исеме астында мәктәп балаларына булышу, волонтерлык хәрәкәте, милли һәм мәдәни проектларга булышлык итү һәм башкалар.

Хәйрия фондын гамәлгә куючылар – Мордовиянең ике мөфтие Зәки Айзатуллин һәм Илдуз Исхаков. Оешмага нигез салучыларның тагын берсе – хәләл продукция җитештерүчеләрнең “Дуслык” дип аталган җәмгыяте директоры Талиб Әбүбәкеров.

Әлеге чарага журналистлар килмәгән. Хакимият вәкилләре дә битарафлык күрсәткән. Билгеле булганча, Мордовия хакимияте белән мөселманнар мәктәптә укучыларга яулык бәйләтү өлкәсендә уртак фикергә килә алмый. Мордовия хөкүмәте мәктәптә яулык бәйләүне тыю турында узган ел карар чыгарды. Мөселманнар ислам динендә кызларга яулыксыз йөрү тыелганын әйтеп, аны үтәүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG