Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Идел буендагы дүрт төбәктә "Тәблигый җәмәгать" әгъзаларын тоткарлау турында белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүләр вакытында тыелган китаплар, электрон мәгълүмат саклау җиһазлары, элемтә чаралары һәм банк карталары алынган диелә.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре Росгвардия ярдәмендә Русиянең дүрт төбәгендә илдә тыелган "Тәблигый җәмәгать" халыкара экстермистик оешмасы әгъзаларын тоткарлаган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге белдергәнчә, тоткарлаулар Түбән Новгород, Пенза, Сарытау һәм Ульяновски өлкәләрендә узган. Бу оешманың лидерлары һәм актив катнашучылары тоткарланды диелә.

Экстремистик оешмасында торуда шикләнелүчеләрнең өйләрендә һәм яшерен җыелу урыннарында тентүләр узган диелә. ФСБ белдерүенчә, тентү вакытында тыелган китаплар, эчендә экстремист материаллар булган электрон мәгълүмат саклау җиһазлары, элемтә чаралары һәм банк карталары табылган.

Тоткарланган кешеләргә карата "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча алты елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

2016 елның 27 октябрендә Татарстанда ФСБ Татарстан эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус чара уздырган вакытта "Тәблигый җәмәгать" оешмасының ике әгъзасы тоткарлануы турында хәбәр итте.

Шул ук елның 20 октябрендә махсус хезмәтләр Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләрендә, Балык бистәсе, Кукмара, Саба районнарында, барлыгы 39 адреста тентүләр оештырып, төркемнең җиде әгъзасын тоткарладык дип белдергән иде.

"Таблигый Җәмәгать" халыкара оешмасы Русиянең Югары мәхкәмәсе карары нигезендә экстремистик дип табылган һәм Русиядә тыелган.

XS
SM
MD
LG