Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татастанда "Тәблигый җәмәгать" оешмасының ике әгъзасын тоткарлавын белдерә


20 октябрьдә узган тентү вакытында алынды диелгән әйберләр
20 октябрьдә узган тентү вакытында алынды диелгән әйберләр

Федерал иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе Татарстан эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус чара уздырган вакытта “Тәблигый җәмәгать” халыкара экстермистик оешмасының ике әгъзасы тоткарлануы турында белдерә.

Тоткарланганнарның берсе төркемнең финанс эшләре өчен җаваплы булган, икенчесе таҗик милләтеннән булган кешеләрдән торган бүлгене җитәкләгән диелә. “Төркемнең конституциягә каршы гамәлләр кылганын дәлилләүче документаль материаллар алынды” дип белдерелә ФСБның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге чаралар Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә ("Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру") 13 октябрьдә ачылган эш кысаларында уздырылган.

Күптән түгел махсус хезмәтләр Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәрләрендә, Балык бистәсе, Кукмара, Саба районнарында, барлыгы 39 адреста тентүләр оештырып, төркемнең җиде әгъзасын тоткарладык дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG