Accessibility links

18-20 май Татарстанда татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" исемле VIII Бөтенрусия форумы узды. Ел саен оештырыла торган җыенга Русия төбәкләреннән меңнән артык дин әһеле җыелды.

Бу чара югары дәрәҗәдә оештырыла, аның пленар утырышында гадәттә Татарстан президенты да катнаша.

Быелгы форумда Русия мөселманнары лидерларының берсе, узган ел Русия мөселманнарының диния мәҗлесен оештырган Әлбир Крганов күренмәде. Кайберәүләр моны мөфтинең Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров белән килешә алмавы белән аңлата. Имеш, Закиров Диния мәҗлесе кебегрәк бер оешмага үзе нигез салмакчы булган, ләкин Крганов елгыррак булып чыккан.

Тагын бер югары дәрәҗәле мөселман дин әһеле – Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә җыенга килмәде. Гайнетдин бу чараны узган елны да игътибарсыз калдырган иде.

Пленар утырышның беренче яртысы шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан башка узды. Утырышны алып барган РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөфти тоткарлана, соңрак була дип утырышта катнашучыларга хәбәр итте. Шулай да Камил Сәмигуллин беренче өлешкә килмәде, икенче өлешенә генә, Рөстәм Миңнеханов һәм башка югары кунаклар белән бергә генә килеп җитте. Үзәк диния назәрәте башлыгы мөфти Тәлгат Таҗетдин дә шулар арасында иде.

Сулдан: Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ринат Закиров, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин
Сулдан: Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ринат Закиров, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин

Пленар утырышның беренче өлешендә форумда катнашучыларны секцияләрдә булган фикерләшү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

“Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” секциясендә катнашучылар Русиядә хөкемгә тартылган мөселманнар өчен борчылуларын белдергән. Секция утырышында катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең Facebook битендә хәбәр итүенчә, ул 23-24 елга хөкем ителгән Чистай мөселманнары турында сөйләп, аларның эшен яңадан карарга кирәклеген әйтеп, бу турыда резолюция тәкъдим иткән. Шулай ук Мәскәү имамы Мәхмүт хәзрәт Вәлитовның эшен яңадан карау турында да резолюция тәкъдим иткән. Әмма бу резолюцияләр шактый йомшартып кабул ителгән.

Азатлык VIII Бөтенрусия форумында катнашучылар арасында "Ни өчен мөселманнарны эзәрлекләгәндә, төрмәгә утыртканда Русия мөселманнары берләшә алмый, дин әһелләре аларны якламый?" дигән сораштыру үткәрде.

Галимә Резедә Сафиуллина “Массакүләм мәгълумат чаралары һәм дин” секциясе эшенә йомгак ясап, форумның төп резолюциясенә бу өлкәгә караган берничә мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Шулар арасында – Батыршаның 300 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп узу, “Мөселманнар” тапшыруын федераль каналга кире кайтару, мөселман телевидение каналы ачу, массакүләм мәгълумат чараларында “ислам террорчылыгы”, “мөселман террорчысы” кебек гыйбарәләрнең кулланылмавына ирешү. Бу тәкъдимнәр форум резолюциясенә кердеме-юкмы, билгесез. Соңрак рус дин әһелләренең ачуын чыгарган Батырша мулла исеме корылтайда тагын бер кат яңгырады – Татарстан президенты Башкортостанда урнашкан Батырша музее директоры, Башкортостанның Балтач районы имам-мөхтәсибе Рафис Шәйхаттаровка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирде.

Пленар утырышның беренче өлешеннән соң дин әһелләренең бер өлеше Казан кирмәнендә Казан ханнарының сөякләрен хөрмәтләп җирләү чарасында катнашты.

Хан сөякләрен җирләү чарасы узганнан соң, форумның икенче өлеше башланды. Утырышка Рөстәм Миңнеханов килеп кушылды. Татарстан президенты форумда катнашучыларны “әссәләмегаләйкем” дип мөселман сәламләве белән сәламләде. “Сез үз төбәкләрегездә татар телен, динебезне, халкыбызны саклау өчен тырышып эшлисез. Ә без, үз ягыбыздан, гарәп дөньясы белән бәйләнешләрне җайлыйбыз”, диде ул үзенең сәламләү сүзендә.

Аннары Камил Сәмигуллин һәм Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясадылар. Икесе дә диндәшләрен бердәмлеккә чакырды. Таҗетдин үзенең элекке урынбасары Әлбир Кргановка төрттерми кала алмады. “Яңа мөфтиятләр төзибез. Үзара да килешеп эшли алмагач, үз мәхәлләбезгә нинди үрнәк булыйк инде“, диде ул һәм мөселманнарны мәчетләренең матурлыгы һәм манараларың биеклегендә түгел, ә кылынган яхшы гамәлләрдә ярышырга өндәде.

Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигуллин (у)
Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигуллин (у)

Русия кануннары Урыс православ чиркәвендә кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә чыгарылган

Пленар утырышта Русия төбәкләреннән килгән имамнарга сүз бирелде. Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Энгельс шәһәре имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Сәйфетдинов мәхәллә эшен рәсми рәвештә алып барганда килеп туган кыенлыклар турында сөйләде. “Русиядә яшәгәч, эшебезне дә шушы ил кануннары нигезендә алып барырга тырышабыз. Әмма шул эчне пошыра: ул кануннар Урыс православ чиркәвендә (РПЦ) кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә чыгарылган. Ә безнең югары белемле, сәләтле мөселман юристларыбыз Мәскәүләрдә, бүтән калаларда дин, милләт өчен аз тырыша. Бер генә мисал – мөселман оешмаларына үз дин кануннарына туры китереп устав кабул итәргә рөхсәт юк. Бу документ РПЦдан килгән типовой устав булмаса, аны теркәмиләр. Аларның сүзләрен генә алмаштырып, иерей урынына мөхтәсиб, настоятель урынына имам, правление урынына мөтавилият дип язсаң, теркәлүне уздыралар. Аннары, безнең ислам динендә карар чыгарганда шура булырга тиешле. Ә РПЦ уставларында шура дигән сүз юк. Шуннан соң бөтен мәхәллә хезмәте мөтәвәлият дигән кешеләр өстенә кала. Шуның өчен безне "чалманосцы" диеп исем кушып сүгәләр. Чөнки шура белән, халык белән аралашу бик аз”, дип сөйләде Рушан хәзрәт.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Милләт саклансын өчен һәр татар хатыны татарча сөйләшә торган өч бала үстерергә тиеш, һәр мөслимә ким дигәндә алтыны үстерергә тиеш

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгышында милләтне саклап калу өчен дүрт әйберне саклап калырга кирәк, диде. Динне, мәчетләрне саклау белән беррәттән халыкның җан санын да сакларга кирәк. “Бала төшерүгә караш татарда да, урыста да бер. Без гарәпләрнең ислам дине урнашканчы яңа туган балаларын җиргә күмеп үтерүләрен ис китеп сөйлибез. Әмма безнең балаларыбыз кая соң? Кайсыбызда ун бала бар? Милләт саклансын өчен һәр татар хатыны татарча сөйләшә торган өч бала үстерергә тиеш, һәр мөслимә ким дигәндә алтыны үстерергә тиеш. Ләкин хәзер кыз баланы кияүгә биргәндә анасы – кайда торыр, ничек бала үстерер дип кызыксынмый, ә кайда эшләр кызым ди. Хатын-кыз ана булырга тиеш, эшче көч түгел”, диде хәзрәт һәм халык саны коточкыч зур тизлек белән кимүен, моның аз санлы милләтләр өчен катастрофа булырга мөмкинлеген искәртте. “Бүген птичий грипп турында сөйлиләр, фәлән җирдә 74 кеше үлгән диләр. Тавык яндыралар. Ә бит эчкечелектән халык кырылып бара. Эчеп ил буенча елына 30-40 мең кеше үлә, бер район кешесе бит инде. Халык эчкечелеккә бирелмәсен өчен, балаларны яшьтән хәләл ризыкка күнектерергә кирәк. Хәрәм ризык кешедәге ихтыяр көчен бетерә, шуның өчен хәрәм ул. Наркоман, эчкече, уйнашчылар барысы да моның начар икәнен белә, әмма форсат чыканда тыелып кала алмый, чөнки анда ихтыяр көче юк. Балалар бакчаларында хәләл ризык кертүдә хөкүмәт булышлыгы кирәк, чөнки бу бик үк җиңел эш түгел”, - диде Җәлил хәзрәт. Баш казый шулай ук милләт саклансын өчен нәселне саклауның зарурлыгын да әйтте. “Бала нәселе, халкы белән горурланып үсәргә тиеш. Яхшы белән яхшыны гына кушалар”, дип искәртте хәзрәт.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Әлбәттә, авыл бик мөһим, әмма хәзер бит яшьләребез зур мегаполисларда яши

Утырыштагы соңгы чыгышны Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам Зариповка ясады. Имам үзеннән алда чыгыш ясаган дин әһелләрен бераз тәнкыйтьләп алды. "Без монда авыл турында күп сөйләдек, авылда динне саклау юлларын эзләдек. Әлбәттә, авыл бик мөһим, әмма хәзер бит яшьләребез зур мегаполисларда яши. Шуңа күрә зур шәһәрләрдә халкыбызга динне ничек сакларга, гореф-гадәтләрне таратырга – шуның юлларын табарга кирәк. Бу безнең бурычыбыз”, дип ассызыклады Ислам хәзрәт.

Пленар утырышта Мордовия мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин чыгышын тыңладылар, Мордовиядән тагын бер мөфти – Илдус Исхаков чыгыш ясарга өлгерми калды. Бүләкләү өлешендә Мордовия мәктәбендә мөселман укытучы ханымнарның яулык бәйләп эшкә йөрү хокукын яклаган адвокат Марат Ашимовка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Аңа татар халкы адында казанышлары, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт әйттеләр. Кайберәүләр бу адымны Ринат Закировның Конгресста яңа мөддәткә сайланыр алдыннан үз файдасына ясаган адым дип тә бәяли. Шулай ук бу гамәл Татарстанның Мордовия татарларына терәк булырга әзер икәнлеген дә аңлатырга мөмкин.

Пленар утырыш ахырында корылтайның резолюциясе кабул ителде. Нигездә ел саен кабатлана торган фикерләрдән торса да, берничә яңа һәм кызыклы әйбер дә күзгә чалынды. Мәсәлән, милли-мәдәни оешмаларга татар эшмәкәрләре белән берлектә хосусый татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын ачу эшен алып барырга һәм бала туу, гаилә төзелү, җеназа очракларын махсус кенәгәләрдә теркәп барырга, мөселманнарның, шул исәптән татарларның да, демографик вазгыяте турында мәгълүмат базасын булдырырга. Болар тормышка ашарлыкмы, яисә сүздә генә калырмы, анысын вакыт күрсәтер.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG