Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" эшендә гаепләнгән егетләрнең әниләре дөреслеккә өмет итә


"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгәннәрнең әниләре җинаятьне инкарь итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:47 0:00

Азатлык "Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгән Рафаэль Зарипов һәм Марат Сабировның әниләре белән очрашты.

Идел буе хәрби мәхкәмәсенең "Чистай җәмәгате" эше нигезендә чыгарылган карары 30 март Русия Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегиясенә шикаять ителгән иде. Хөкем ителгән егетләрнең әниләре "улларыбыз гаепсез", "Югары мәхкәмәнең гадел карар чыгаруына өметләнәбез" дип белдерә.

13 май Азатлык 23 елга хөкем ителгән, хәзер Казанның 2нче төрмәсенә ябылган Рафаэль Зариповның әнисе Роза ханым һәм 24 елга хөкем ителгән Марат Сабировның әнисе Әлфия ханым белән очрашты.

"Чистай җәмәгате" эшен караган мәхкәмә утырышы
"Чистай җәмәгате" эшен караган мәхкәмә утырышы

"Җинаять эше махсу оештырылган"

Роза ханым да, Әлфия ханым да улларыбызны гаепләре булмаган килеш нахакка утырттылар дип белдерә.

"Бу эшкә аларның катнашы юк икәнне беләбез. Аларның бернинди бармак эзләре дә юк, аларны беркем күрмәгән дә", ди Роза ханым.

Әлфия Сабирова сүзләренчә дә, гаепләү материалларындагы дәлилләр гел үзгәреп торган. Улы Марат тимерче булганга, әнисе сүзләренчә, Түбән Камадагы нефтехимия ширкәтенә атарга ул шартлаткыч әзерләгән дип Маратны нахакка гаепләгәннәр.

"Минем улым тимер белән шөгыльләнә иде. Хөкем ителгәннәр арасында иң үткене булып чыкты ул. Аны хәзер бөтенесенең башлыгы булган дип ясап куйдылар.

Тикшерүнең алдан язган кәгазьләре югала барды

Башта 3 метрлы торбаны эретеп ябыштырганнар дип белдерделәр. Аннан ул 2 метрга калды, инде 1 метр 10 сантиметрлык булып калган. Тикшерү барышында башта язган кәгазьләре югала бара. Янәсе, шартлаткычны алып барган машина башта Сембердә (Ульяновски) булган. Сәләмә Газель ике сәгать эчендә Түбән Камага шартлатырга барып җиткән булып чыга", дип аптырый Әлфия ханым.

Ул бу җинаять эше махсус оештырылган ди. Казанда мөселманнарны кулга ала башлагач, Чистайга да җитәрләр дип күңеле сизгән һәм улын да кисәткән булган.

"Ул андый малай түгел дип әйтәләр"

Әниләрнең сүзләренчә, Рафаэль дә, Марат та күрше-тирә арасында хөрмәттә булган. Кечкенәдән үк тырышлыклары белән аерылып торганнар.

"Күршеләребез барсы да безне яклап тора, ул андый малай түгел, ул андый эш эшләмәгән дип әйтеп тора. Әбиләр, кайчан кайта инде, шундый акыллы баланы ябып куйдылар, диеп елый. Күрше-тирә нахакка, гаделсез ябып куйдылар дип әйтә. Туганнан бирле аның нинди кеше икәнен беләләр. Ул кем генә сорамасын бөтен күрше-тирәгә ярдәм итәргә тырыша иде. Явызлыгы да, усаллыгы да юк. Кешеләрне татарга да, урыска да аермады.

Мин үзем дә терроризмны күрә алмыйм

Төрмәдә дә Коля исемле бер малай белән бер бүлмәдә утыра. Ул – ятим ди. 13 елга хөкем ителгән, балалар йортында үскән. Мине үз абыйсы кебек күрә ди. Менә шулай булгач, аны урысларга каршы дип әйтеп булмый бит. Безнең күрше-тирәдә урыслар да, татарлар да бергә дус яшәдек. Мин үзем дә терроризмны күрә алмыйм. Террорда катнашкан кеше – ул кеше түгел. Улым минем андый түгел, мөселман кешесе андый була алмый. Без хәзергә кадәр ни өчен аны алып киткәннәрен аңламыйбыз”, дип сөйли Роза ханым. Татарстанга да үче юк иде дип тә өстәде.

Әлфия ханым да үзләренең урамнарында яшәүчеләрнең ул җинаять кылырдай егет түгел дип әйтүләрен белдерә. “Авыру әбиләр дә кызганалар улымны”, ди ул

"Үзебезнең урамда 50 ел яшим. Мин дә мәхкәмәгә барыр идем, ул андый малай түгел дип әйтәләр", ди Сабирова.

Чистайдагы мөселманнар куркытылган

Әлфия ханым фикеренчә, Маратның дус-ишләре куркытылган, әнә шул сәбәпле хаклык даулап мәхкәмәгә дә бара алмаганнар.

"Монда хәзер хәзрәтләрне дә куркытып бетерделәр. Бөтен кеше курка. Иптәшләре мәхкәмәгә барырга курыкты. Аларга барсагыз мәхкәмәдән чыгуга ук сезне төйиләр дә китәләр дип әйткәннәр. Иң күбе ике кеше барды. Барсы да курка", ди Әлфия ханым.

Тормышлары җимерелде

"Хатыннары эшкә керә алмый. Террорчы хатыны дип әйтәләр. Балаларга гына бәйләнмәсәләр ярый инде", ди Сабирова.

Аның сүзләренчә, килене Алинә ире хөкем ителгәч, эшкә урнашу өчен талак алырга (аерылырга) мәҗбүр булган.

"Гаиләләре ишелде, ватылды. Өйләнешүләренә 11 ел булды. Олы малайга 11 яшь тула, кечкенәсенә 8 яшь була. Ул балалар сугышсыз ятим үсәләр. "Әтине кайчан чыгаралар?" соң дип гел сорыйлар.

Хатыны Алинә мөселман кибетендә эшли. Бер-берсенә "матурым" дип карап туя алмаган гаилә иде, хатыны талак алып кайтты. 20 ел кем көтә алсын соң? Тормыш җимерелде. Әгәр аерылышмасалар эшкә керә алмыйлар ул хатыннар", дип сыкрый Әлфия ханым.

"Улым төрмәдәге шартлардан зарланмый"

Роза Зарипова җәмәгате Нәкыйп әфәнде белән апрель аенда Казандагы төрмәдә уллары Рафаэль белән очрашуда булганнар. Роза ханым сүзләренчә, Рафаэль төрмә тормышыннан зарланмаган.

"Дөреслек барыбер өскә чыгар, әни, кайгырмагыз, авырлыклардан соң җиңеллек килер", дип әйтә улым. Коръәнемне, намазымны укыйм, уразамны тотам, һавага чыгаралар, спорт белән шөгыльләнәм дип тә сөйләде", ди Роза ханым. Аның сүзләренчә, хөкем ителгән егетләрнең әти-әниле үзара сөйләшеп, күрешеп тора. "Хәзер барыбызда да берүк кайгы һәм проблемнар", ди ул.

Татарстан президентыннан җавап юк

Хөкем ителгәннәрнең әти-әниләре, туган-тумачалары егетләрне яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрен алар президент идарәсендә калдырганнар. Әлегә кадәр җавап килмәгән.

* * * *

23 март Идел буе хәрби мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнгән Михайл Мартьянов һәм Станислав Трофимчикны 16 елга, Рамил Абитов һәм Айрат Ситдыйковны 19 елга, Алмаз Галиев һәм Җәүдәт Ганиевне 18 елга, Руслан Гафуровны 17 елга, Рафаэль Зариповны 23 елга, ә төркем җитәкчесе дип гаепләнгән Марат Сабировны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Хөкем ителүчеләр кырыс шартлы колониягә җибәреләчәк.

Тикшерү 2012 елдан 2013 елның августына кадәр Миңгалиев һәм Сабиров төзегән оешмага Татарстаннан 32 яшьлек Рафаил Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов кергән дип саный.

Шулай ук тикшерү 2013 елның ноябрендә алар "Түбән Кама Нефтехим" ширкәте корылмаларына кулдан ясалган реактив ракеталар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр дип белдерде.

XS
SM
MD
LG