Accessibility links

сишәмбе, 30 май 2017, Казан вакыты 01:59

Танылган хокук яклаучы Әлмира Жукова белән "Чистай җәмәгате" эше һәм Татарстанда мөселманнарны тоткарлаулар турында сөйләштек.

Әлмира Жукова – Идел буе федераль бүлгесендә Gulagu.net проекты координаторы, “Кеше һәм ватандаш хокуклары өчен” дип аталган Уфа төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма җитәкчесе, Җәмәгать күзәтүе комиссиясенең Башкортстан вәкиле.

26 октябрьдә ул Казанга “Чистай җәмәгате” эшен карауда катнашырга килде. Гаепләнүчеләрнең берсе Рафаэль Зариповны якларга алынган Жукова "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән әңгәмәдә эш барышы, мәхкәмәдән ни көтүе һәм мөселманнарны тоткарлаулар турында сөйләде.

–​ Ул вакыйгаладан соң инде өч ел узды. 13 кешегә җәза билгеләнде. Әлеге процесстан сез ниләр көтәсез?

Карар кабул ителгән һәм гадел тикшерү алып бару теләге юк дигән сүз

– Бик өметле түгел. Беренчедән, кайбер гаеплеләрдән, үтенечләренә карамастан, билгеләнгән адвокатларны алмаганнар һәм килешү белән эшләүче адвокатларга эш белән танышу вакыты калдырмаганнар – бу бик начар әйбер. Бу мәхкәмә ашыга, карар кабул ителгән һәм гадел тикшерү алып бару теләге юк дигән сүз. Шуңа күрә фаразлар өметле түгел.

Уйлавымча, шаһитләрнең беренчел күрсәтмәләре гаепләүнең нигезен тәкшил итәчәк. Гәрчә, шаһитләр укымый гына имзаладык дип утырышта күрсәтмәләрдән баш тартсалар да.

– Кайбер шаһитләр курыктык диләр, берсе басым булды дип белдерә. Бу эштә 158 шаһит бар, ничек уйлыйсыз, күрсәтмәләрдән баш тартулар булырмы?

Яшерен шаһитләрдән дә дөрес итеп сорау алсаң, аларның ялган икәнен ачыкларга мөмкин

– Әйе, әлбәттә! Ахыр чиктә тоткарланучылар гаепле дип бары тик иминлек хезмәткәрләре, мөселман булмаган шаһитләр һәм яшерен шаһитләр генә әйтәчәк. Ләкин яшерен шаһитләрдән дә дөрес итеп сорау алсаң, аларның ялган икәнен ачыкларга мөмкин.

–​ Ничек итеп?

– Кагыйдә буларак, яшерен шаһитләр – иминлек оешмалары хезмәткәрләре. Алар өчен күрсәтмәләрне уйлап чыгарганнар. Әгәр алдан уйланылган версиядән бераз гына читкә тайпыласың икән, алар югалып кала, ялгышлыклар җибәрә башлый. Бездә бер мәхкәмә булган иде. Яшерен шаһиттән гаепләнүченең кайсы күзе кылый дип сорадым. Ул уйлап торды һәм "уң" дип җавап бирде. Ә гаепләнүченең ике күзе дә әйбәт иде. Шуңа күрә “Чистай җәмәгате” эшендә дә яшерен шаһитләр генә булыр, ә чыннары баш тартыр дип уйлыйм.

–​ Элекке күрсәтмәләреннән баш тарткан шаһитләр белән мәхкәмәдә нишлиләр?

Канунга ярашлы, бөтен шикле нәрсәләр гаепләнүчеләр файдасына исәпләнергә тиеш

– Канунга ярашлы, бөтен шикле нәрсәләр гаепләнүчеләр файдасына исәпләнергә тиеш. Ләкин, кызганыч ки, безнең хөкемдарлар киресенчә уйлый. Хөкемдарлар еш кына намуссыз һәм канунсыз рәвештә теләсә кайсы шикләнүләрне төшереп калдыра. Җинаять процессуаль кодексының 14нче маддәсе нигезендә, теләсә нинди шик гаепләнүче файдасына кулланылырга тиеш. Ләкин канунның бу нормасы бары тик полиция хезмәткәрләрен яки башка “эре балыклар”ны хөкем иткәндә генә эшли. Түрәләр катнашындагы җәнҗаллы эшләрдә бу еш кулланыла. Ләкин ни дә булса эшләп карап була – бу инде гаепләнүчеләрне яклаучылар эше. Яклаучылар, яңа күрсәтмәләр барлыкка килгәч, беренче күрсәтмәләрне төшертеп калдыру турында белдерергә тиеш. Адвокатлар эшләргә тиеш.

– Кичә мәхкәмә утырышында адвокатларның берсе хөкемдардан залдан бер ирне чыгаруны сорады. Эш шунда ки, ул иминлек оешмасы хезмәткәре, шаһитләр белән килгән. Ул “мин бары тик аларны озатып килдем” ди. Хөкемдар үтенечне кире какты, чөнки утырыш ачык рәвештә бара, ә ирнең басым ясарга мөмкинлеген мәхкәмә тикшерми диде.

– Алай булырга тиеш түгел иде! Бу ярамаган гамәл! Иминлек хезмәткәрләренең берсе дә шаһитләрне озатып йөрергә тиеш түгел. Әлеге шаһитләр каршы күрсәтмәләр бирдеме?

Иминлек хезмәткәрләренең берсе дә шаһитләрне озатып йөрергә тиеш түгел

– Икесе беренче тикшерү вакытындагы күрсәтмәләр бөтенләй икенче төрле иде диде, кайберләре гаепләнүчеләргә каршы берни әйтмәдек дип белдерде, ә берсе бүген гаепләнүчеләрдән радикал фикерләр ишеткән булды диде.

– Аңлашыла.

– Хөкем ителүчеләрнең берсе Станислав Трофимчик ике мәртәбә үз-үзен үтермәкче булды. Мәхкәмә ул моны бары тик процессны өзәр өчен генә кылды дип белдерде, адвокатлар – башкаларга каршы биргән күрсәтмәләре аркасында, алар белән бер камерада утырмас өчен шулай итте диде. Сезнеңчә, кайсы фикер дөресрәк, бәлки, үзегез бөтенләй икенче төрле уйлыйсыздыр?

– Кемдернеңдер башкалар өстеннән әләкләп күрсәтмә биргәнен ишеткән идем. Фамилиясен атамадылар. Трофимчикмы ул, юкмы – тәгаен генә белмим.

– Икенче бер гаепләнүче Михаил Мартьяновны 2013 елда тоткарладылар, аннан җәзалаулар турында хәбәрләр килә башлады. Ә бераздан ул гаепләрен таныды. Бу шулаймы?

– Әйе. Эштә болар булырга тиеш. Күрсәтмәләреннән ул баш тартты микән, юк микән – әлегә белмим.

– Гаепләнелүчеләр арасында берсе аерылып тора. Ул сораулар бирми, Чистайдан да түгел, терактлар белән бәйле түгел. Ул Җәүдәт Ганиев. Тикшерү аны “Татарстан мөҗәһитләре” оешмасында торган, Рәис Миңгалиевка (2014 елның 1 маенда махсус чара вакытында үтерелгән, тикшерү версиясенә караганда, “Чистай җәмәгате”н, “Татарстан мөҗәһитләре”н оештырган, Вәлиулла Ягъкупны үтерүне һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүне оештырган - "Idel.Реалии”) качарга ярдәм иткән, акчалар биргән, кораллар белән шөгыльләнгән дип гаепли. Һәм дә “Чистай җәмәгате” өчен пропаганда эше алып барган, имеш.

Нәкъ менә ул башка гаепләнүчеләргә каршы күрсәтмә бирүче төп шаһит булачак

– Фаразлавымча, нәкъ менә ул башка гаепләнүчеләргә каршы күрсәтмә бирүче төп шаһит булачак. Минем сүзләрне истә тотыгыз. Кемнедер шулай аералар икән, димәк аны шулай саклыйлар.

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен Рәис Миңгалиевтан тыш, террор яки экстремизм нигезендә хөкем ителүчеләрнең берсе дә үз гаепләрен бер генә тапкыр да танымады. ”ДАИШ” яки “Әл Каидә” әгъзалары таный бит.

– Чөнки алар җинаять кылмаганнар. Ниндидер оешмаларга “кергән” дип саналучы кешеләр беркайчан да шундый җинаятьләр кылмаган. Мәхкәмә карарлары бар, ләкин аларның берсендә ни өчен теге яки бу кешене утыртканнары язылмаган. Аңлата да алмыйлар.

– Татарстанда берничә атна элек дистәлән мөселманны “Хизб ут-Тәһрир” һәм “Тәблигый җәмәгать” белән бәйле дип тоткарладылар. Сез бу хакта ишеттегезме?

– Юк, матбугатта гына укыдым. “Хизб ут-Тәһрир” әгъзалары Русиядә ислам дәүләте оешытырып булмаячагын аңлый. Шуңа күрә алар кешеләрне дөрес яшәүгә – эчмәскә, тартмаска, урлашмаска, хатыннарын кыерсытмаска, балаларны тәрбияләргә өйрәтә. Әлегә беркем дә, һәрхәлдә Башкорстанда, миңа дәлилле эш күрсәтә алмады, ни өчен кешенең төрмәгә утырганын аңлата алмады.

– “Чистай җәмәгате” эшендә, бер шаһит күрсәтмәсендә шундый бер урын бар. Бер ир кеше хөкем ителүчеләр белән чәй эчкәндә Биләр ташлары (хөкем ителүчеләр Биләр музей-тыюлыгындагы терактка бәйләп гаепләнәләр – "Idel.Реалии”) һәм Русиядә җиһад оештыру турында сөйләштеләр дип белдерде.

– Ә сез җиһадның ни икәнен беләсезме? Ул – Аллаһ юлында көрәш. Бу сугыш та, атыш та түгел.

– Әгәр яхшылап күзәтсәк, ярты ел, елга бер тапкыр унлап кешене тоткарлыйлар, бер-ике ел изоляторда тоталар, аннары тавышсыз-тынсыз гына утырышлар уздырып, эшләрне ябып куялар. Ни өчен шулай бу?

Акыл белән фикер йөртүче кешеләр безнең дәүләт өчен куркыныч санала

– Моның ни өчен шулай икәнен ахыргача аңлап бетерә алмыйм. Әле мөселманнарны юк итү бара дип саныйм. Бу берсүзсез шулай. Бүген сөйли башлаган, башын күтәргән теләсә кайсы мөселманны ябып куялар. Акыл белән фикер йөртүче кешеләр безнең дәүләт өчен куркыныч санала дип кабатлап киләм. Иң куркынычы – канунсыз гаепләнгән кешеләр белән эшләп, чын террорчыларны эзләргә оныталар. Алар Русиядә бар, алар меңәрләгән кешенең гомерен өзәргә мөмкин.

Русия хакимияте тиешле рәвештә чын террорчыларга каршы көрәшми икән, тиздән чын эпидемия киләчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG