Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай эше" тәмам: "Гаделлеккә ирешеп булмады"


 "Чистай җәмәгате" эшен тикшерү
"Чистай җәмәгате" эшен тикшерү

Пәнҗешәмбе Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсендә "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүчеләргә хөкем карары укылды. Тугыз кешегә, кушып санаганда, барлыгы 170 елга иректән мәхрүм итү карары чыгарылды.

23 март Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе "Чистай җәмәгате" эше нигезендә гаепләнүче Михаил Мартьянов һәм Станислав Трофимчикны 16 елга, Рамил Абитов һәм Айрат Ситдыйковны 19 елга, Алмаз Галиев һәм Җәүдәт Ганиевны 18 елга, Руслан Гафуровны 17 елга, Рафаэль Зариповны 23 елга, ә төркем җитәкчесе дип табылган Марат Сабировны 24 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Хөкем ителүчеләр кырыс шартлы колониягә җибәреләчәк.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ике гаепләнүче – Рафаэль Зарипов белән Марат Сабировка гомерлек, калган җидесенә 22 елдан алып 24 елга кадәр төрмә җәзасы сораган иде.

"Чистай җәмәгате" эше ябык ишекләр артында каралды, журналистлар утырышка кертелмәде.

Гүзәл Хөснетдинова бүгенге утырышка туганы – Руслан Гафуров өчен борчылып килгән. Ире – Рушан Хөснетдиновка нәкъ шушы эш кысаларында өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары элегрәк чыгарылган иде. Гүзәл ханым Азатлыкка ире белән булган хәлләр һәм бүгенге мәхкәмәдән соң гаделлеккә ирешү мөмкин түгел, система, хакимият шундый дип зарланды.

"Чистай эше" нигезендә хөкем ителгәннәрнең туганнары гаделсезлектән зарлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

“Безгә мәхкәмә ачык була дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта Мартьяновның туганын, абыйларын, хәтта бертуган апаларын да кертмәделәр. Аллаһ Тәгалә миңа шундый мөмкинлек бирде, мин кереп эләктем. Башта безне бик каты тикшерделәр, букчаларны, бөтен нәрсәне карадылар. Кертәләр диюе дә күз буяу гына булды. Нәтиҗәдә безне кертмәделәр.

Без икенче катта басып тордык. Адвокаттан ничәшәр елга утыртканнары турында хәбәрләр генә килә иде. 17, 18, 19, 24 ел дигәнне ишеткәч әти-әниләр берәм-берәм аңнарын югалта, акырып-акырып елый башлады.

Барысы да аппеляция мөрәҗәгате язабыз диделәр. Мин үзебезнең анда утырган кардәшләр өчен кайгырам. Аларга хәзер шундый шок. Аларның һәрберсенең хатыннары, кечкенә балалары бар”, диде Гүзәл ханым.

Төрмәгә хөкем ителгән Алмаз Галиевның туганы Самира Монахова "туганымның гаепсез булуына ышанам" дип әйтте.

“Ул көннәрдә ул балаларын карап өйдә утырды. Сез бернинди шикле нәрсә дә күрмәдегезме? Юк, әлбәттә. Күршеләребез - христианнар. Алар белән беркайчан, бернинди низаг булмады. Күршеләрнең балалары да шулай ук чиркәүгә йөри. Бернинди каршылык булмады, беркайчан да сизелмәде.

Безне мәхкәмәгә кертмәскә нинди хокуклары бар аларның? Әнә аның туганы тора, нигә кертмиләр? Димәк, анда утырган кешеләрнең гаепсез булуын беләләр”, диде ул.

Үзен татар милли хәрәкәткә йөрүче дип таныштырган бер абый, әлеге егетләр сүгенмиләр, тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде, ди.

"Батырша заманындагы кебек егетләр иде. Безнең милли хәрәкәттәге кешеләр. Хәтер көнендә катнаштылар, милли мәктәпләр өчен кайгырдылар, Мәскәүгә салым түләү өчен борчылалар иде.

Халыкны коллыкка калдырырга телиләр. Русия патриархы Кирилл әйткән иде бит: бер халык, бер тел, бер империя, бер дин була дип. Оялмыйча шуңа таба баралар", диде ул.

"Чистай җәмәгате" эшен тикшерү
"Чистай җәмәгате" эшен тикшерү

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем эше 2016 елның 26 октябрендә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында башланды.

Тугыз кеше террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террор гамәлләренә өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнде.

Тикшерүчеләр түбәндәге версияне алга сөрде: 2007 елда Чистайда үзен "Татарстанның төп мөҗаһиде" дип санаган Рәис Миңгалиев һәм Марат Сабиров "Чистай җәмәгате" төркемен булдырган. Соңрак Миңгалиев "Татарстан мөҗаһидләре" дигән террор төркемен булдырган. Алар аны "Кавказ Әмирлеге"нең Идел буе филиалы буларак таныткан. Беренче "әмир" Рәис Миңгалиев "Кавказ Әмирлеге" җитәкчесе Доку Умаровка ант китереп Вәлиулла Ягъкубны үтергән һәм Илдус Фәизгә һөҗүм ясаган, шуннан соң интернетта ике видеомөрәҗәгать чыгарган. Бу – тикшерүчеләр белдерүе.

Тикшерүчеләр 2012 елдан 2013 елның августына кадәр Миңгалиев һәм Сабиров төзегән оешмага Татарстаннан 32 яшьлек Рафаил Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов кергән дип саный.

Шулай ук тикшерү 2013 елның ноябрендә алар "Түбән Кама Нефтехим" корылмаларына кулдан ясалган реактив ракеталар очырган, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр дип бара.

2014 елда Чистайда уздырылган махсус чара барышында төркемнең оештыручысы дип аталган Рәис Миңгалиев һәм аның төркемдәше дип аталган бер кеше юк ителән иде.

Берничә ел элек Чистай мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган газаплаулар күпләрне тетрәндерде. Үз гаебен танысын өчен 33 яшьлек Алмаз Галиевның җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, тәртип саклау оешмаларында ул аны үзе эшләгән дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Рәкыйп Зарипов Азатлыкка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде.

"Адвокат күргәндә ул хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка менеп ята алмаган. Тәне һематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган", диде ул.

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышлары 2014 елда узды. Илнур Саттаровны ике елга, Рушан Хөснетдиновны өч елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

XS
SM
MD
LG