Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чиркәү яндыручылар"ның мәхкәмә утырышы: гаепләнүчеләрнең берсе лезвие йотарга тырышты


Мәхкәмә утырышы
Мәхкәмә утырышы

20 октябрьдә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында “Чистай җәмәгате” эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары уза. Утырыш башланыр алдыннан гаепләнүчеләрнең берсе лезвие йотырга тырышты.

Бүген Идел буе хәрби мәхкәмәсе “Чистай җәмәгате” эше нигезендә мәхкәмә тыңлауларын дәвам итте. Утырыш алдыннан гаепләнүчеләрнең берсе мәхкәмә утырышында үз-үзенә кул салырга тырышты. 29 яшьлек Станислав Трофимчик лезвие йотмакчы булды. ОМОН хезмәткәрләре тиз арада мәхкәмә залында ул утырган рәшәткә артына йөгереп кереп аннан лезвиены тартып алды. Анң белән бергә рәшәткә артында тагын өч гаепләнүче бар иде.

Трофимчикны мәхкәмә утырышыннан алып чыгып киттеләр. Соңрак аны читләштерү турында карар кабул ителде. Хөкемдар бу инде Трофимчикның “утырышны өзәргә тырышу”ның икенче очрагы дип белдерде. Мөгаен сүз 10 октябрьдә булган утырыш турында барадыр.

32 яшьлек Рафаэль Зарипов, 38 яшьлек Марат Сабиров, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, терактлар ясауда, террорлык гамәлләре кылуга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

2013 елның 16 ноябрендә 7 сәгать 40 минутта Түбән Каманың туберкулез белән авыручылар тотылучы колониянең агач эшкәртү җирлегенә тимер әйбер килеп төшә. Берничә минуттан “Түбән Кама Нефтехим” корылмасында кисәтү сигналы яңгырый. Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ белгечләре колония җирлегенә кулдан эшләнгән ракета төшүен әйтә.

17 ноябрь, якшәмбе иртән Татарстанның керәшен авылларында ике чиркәүдә янгын чыга, соңрак Чистай чиркәве яна дигән хәбәр тарала.

Шул ук вакытта Биләр дәүләт тарихи-археология музеендагы таш янында бомбалар табыла.

28 ноябрьдә билгесез кешеләр Мамадыш районы Албай авылында “Ян крестил” чиркәвен яндыра. 2013 ел башыннан барлыгы җиде православ чиркәү яндырыла.

Яндырулар, ракеталар һәм бомбалар эше барысы да бергә террор дип бәяләнеп Җинаять кодесының 205 маддәсенә берләштерелә.

XS
SM
MD
LG