Accessibility links

Татарстанда "чиркәү яндыручылар" мәхкәмә каршына басты


20 октябрь Казанда чиркәү "яндыручылар"га карата мәхкәмә тыңлаулары узачак. Беренче утырыш 10 октябрьдә ябык ишекләр артында үткән иде.

Гаепләнүчеләрнең берсе Рафаил Зариповның әтисе Нәкыйп Зарипов Азатлыка әйтүенчә, соңгы вакытта халыкта да, журналистларда да бу эшкә бәйле бер тынлык хөкем сөрә. “Журналистлар мәгълүматны бертөрле – мөселманнарны гаепләү ягыннан гына бирә”, диде ул.

Чыннан да, соңгы вакытта бу эш нигезендә әлләни яңалыклар ишетелмәде. Билгеле булганча, әлеге хәлләр инде берничә ел элек үк башланды. 2013 ел азагында Чистайда кинәт барлык мөселманнарны тикшерә башладылар. Берничә кеше тоткарланды. Аларны төрле тикшерү изоляторларына, полиция бүлекләренә алып киттеләр, хәтта кайберләрен туганнары да таба алмады. Инде бераз соңрак аларның җәзалануы турында мәгълүматлар килә башлады. Рафаил Зариповның әтисе бу хакта Азатлыкка сөйләде, соңрак Алмаз Галиев дигән икенче егетнең җенес әгъзаларын кискәннәр һәм ул Түбән Камада хастаханәдә ята дигән хәбәр барлыкка килде.

Ноябрьнең ике көне

2013 елның 16 ноябрендә 7 сәгать 40 минутта Түбән Каманың туберкулез белән авыручылар тотылучы колониянең агач эшкәртү җирлегенә тимер әйбер килеп төшә. Берничә минуттан “Түбән Кама Нефтехим” корылмасында кисәтү сигналы яңгырый. Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ белгечләре колония җирлегенә кулдан эшләнгән ракета төшүен әйтә.

17 ноябрь, якшәмбе иртән Татарстанның керәшен авылларында ике чиркәүдә янгын чыга, соңрак Чистай чиркәве яна дигән хәбәр тарала.

Шул ук көнне Татарстан һава ширкәтенең Мәскәү-Казан юлы белән очучы “Боинг 737” очкычы фаҗигагә очрый. Барлыгы 50 кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек һәм ФСБның Татарстандагы идарәсе башлыгы Александр Антонов һәлак була.

Шул ук вакытта Биләр дәүләт тарихи-археология музеендагы таш янында бомбалар табыла.

"Түбән Кама Нефтихим"га очырткан ракета калдыклары
"Түбән Кама Нефтихим"га очырткан ракета калдыклары

28 ноябрьдә билгесез кешеләр Мамадыш районы Албай авылында “Ян крестил” чиркәвен яндыра. 2013 ел башыннан барлыгы җиде православ чиркәү яндырыла.

Очкыч фаҗигасеннән тыш, барлык чиркәү яндырулар, ракета һәм бомба табылулар теракт - 205нче маддә нигезендә бер җинаять эшенә берләштерелде.

2013 елның декабрендә Idel.Реалииның хәзерге хәбәрчесенә православ чиркәүләрне яндыруда шикләнелеп тугыз көн элек тоткарланган Михаил Мартьянов туганнары мөрәҗәгать итә.

“Полиция хезмәткәрләре минем бертуганым Мартьянов Михаилны җәзалыйлар, аңа яныйлар, мыскыллыйлар. Барлык гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр итәләр", диде Михаилның абыйсы Виктор.

Михаил Мартьянов адвокаты Руслан Гарифуллин шунда ук Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең кизү бүлегенә мәгълүмат сорап хат яза.

“Михаилга карата чынан да физик көч кулланылуы турында бездә мәгълүмат бар”, диде ул соңрак.

Адвокат ул вакытта җәзалаулардан тыш, аларга “яшерен шаһит” булырга тәкъдим итәләр һәм азат итүгә ышандырып башкаларга каршы мәгълүмат бирдертмәкчеләр дип сөйләде. Руслан Гарифуллин сүзләренең дөреслеген ул вакытта изоляторда утырып чыккан Рушан Хөснетдинов та раслады. Ул үзен җәзалаучыларның кем булуын да әйтте.

Михаил Мартьянов хатыны һәм баласы белән
Михаил Мартьянов хатыны һәм баласы белән

Бер айдан соң Мартьянов полициягә гаепне үз өстенә алган һәм дусларына каршы шаһитлык иткән мәгълүматны бирә башлый дип әйтелә.

“22 яшьлек гаепләнүчене җәзалап, эшләмәгән гаепне үз өстенә алырга мәҗбүр иткәннәр”, дип сөйли ул вакытта хокук саклаучылар һәм адвокатлар. Моңа кадәр генә Мартьянов ялланган адвокаттан баш тартып, аңа дәүләт яклаучысын билгелиләр.

Мартьяновның аңлатмалар бирә башлавы Алмаз Галиевнең җенси әгъзалары киселүе турында мәгълүматтан соң барлыкка килде. Полициядә Галиев җенси әгъзаларын камерада үзе кискән дип белдерделәр. Икенче тоткарланучы Рафаил Зарипов Түбән Кама изоляторыннан хастаханәгә эләгә. 30 яшьлек Зариповның сидек куыгы шартлавы, умыртка сөягенә зыян килүе, үпкә травмасы булуы әйтелә.

Шулай ук башка тоткарланучылардан да җәзалаулар турында төрле мәгълүматлар килә. Зариповның адвокаты Радик Галимов хәтта ачык хат яза.

“2014 елның 7 гыйнварында кичке тикшерүдән соң ФСБ хезмәткәрләре мине бинадан алып чыгып китте. Алар баш киемен күзгә төшереп кидертте, аннары ФСБ бинасына алып килде, башлыкны һәм кулдагы богауларны салдырды. Анда ФСБ хезмәткәре утыра иде, ул кеше белән минем инде элегрәк Түбән Камада аралашкан булды. Әлеге кеше минем төрмәдән канунсыз алып чыгуларын һәм минем хәзер кайда булуымны белүче юклыгын әйтте. Сорау алырга тотындылар. Әлеге җинаятьне без кылмау турында белүләрен, гаепле кешеләрне тапкач безне җибәрәчәкләрен әйттеләр. Аннары бәлкем ракетаны кем җибәргәнне беләсеңдер диделәр. Полиция безгә карата зур шау-шу чыгарачагын һәм безгә гомерлек төрмә янаячагын өстәде. Минем дусларым һәм танышларымны җәзалауларын һәм аларның гаепләрне үз өстенә алуын әйттеләр. Аннары миңа ниндидер сок тәкъдим иттеләр. Аны эчкәннән соң мин берни хәтерләмим. Уянганда инде кулга богаулар кидерткәннәр иде. Барысын да сөйлә, яисә полициягә тапшырабыз, ә аларның анда алымнары бөтенләй башка дип белдерделәр. Каядыр алып киттеләр. Шуннан мин көн белән төнне бутый башладым. Иртә дип уйлаган идем, ә ул кич булган икән. Кыскасы, изоляторда мин тәүлек буе булмаганмын – 2014 елның 7 гыйнварыннан 8 гыйнварга кадәр”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Түбән Кама полициясендә “шикләнелүчегә бармак белән дә чиертмәүләрен әйтәләр. Татарстан эчке эшләр министрлыгы шулай ук җәзалаулар турындагы мәгълүматны кире какты. Имеш тоткарланучылар шушы юл белән җаваплылыктан качарга телиләр дип аңлатты.

Рушан Хөснетдинов

Бу эш нигезендә гаепләнүче Рушан Хөснетдиновны беренче тапкыр 2013 елның 2 декабрендә тоткарлыйлар, әмма бер атнадан чыгаралар, чөнки аңа каршы бернинди гаеп табылмый, аннары хатыны аны эзләүгә игълан итә, чөнки аның кайда икәнен белми.

Рушан Хөснетдинов
Рушан Хөснетдинов

СИЗОдан чыккач Хөснетдинов Азатлыкка бер атнада нәрсә кичергәннәре турында сөйләде.

Әлеге белдерүләрдән соң Хөснетдиновны яңадан тоткарлыйлар. 2014 елның көзендә аны һәм Ильнур Сатдаров исемле икенче гаепләнүчене иректән мәхрүм итү карары чыгарыла.

2014 елның июлендә Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин “Чистай җәмәгате” тулысынча юк ителде дип белдерде.

“Бүгенге көндә “Чистай җәмәгате” тулысынча юк ителде дияргә була, барлыгы 24 кеше тоткарланган, алар 205нче маддә (террор оешмасы оештыру) нигезендә гаепләнә, барлыгы 50дән артык җинаять очраклары теркәлгән. Аларның җитәкчесе Рәис Миңгалиев террорга каршы чара вакытында – 1 май көнне үтерелде”, диде Хохорин 2014 елның 16 июлендә матбугат очрашуы барышында.

Министр белдерүенә карамастан, “Чистай җәмәгате” эшчәнлеген тикшерү дәвам итте. 24 июльдә “Түбән Кама Нефтехим”га очырту өчен ракеталар ясауда шикләнелгән берничә кеше тоткарланды.

“Бу җинаять эше бик шау-шулы булу сәбәпле, тикшерү әлегә кешеләр турында мәгълүматны җиткерә алмый. Бары тик әлеге җинаять эшенең республикадагы экстремистик эш белән бәйле булуын гына әйтә алам. Барлык тоткарланучылар инде гаепләнгән һәм алар кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү кысаларында берничә экспертиза үткәрелгән. Башка мәгълүматны әлегә җиткерә алмыйбыз”, диде ул чакта Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Щептицкий.

Инде өч атна узгач – 14 августта, көч структуралары Мәскәүдән Казанга психиатр булып эшләүче Марат Моратовны алып килә. Ул май аенда үтерелгән Рәис Миңгалиев белән таныш була. Табиб Татарстанда чиркәү яндыру һәм террорчылыкта катнашы булуда шикләнелә.

2014 елның декабрендә “Чистай җәмәгате”ндә әгъза булуда гаепләнгән тагын дүрт кеше хөкем ителде. Даниил Мөхлисов – биш ел колония, Эмил Гыйзәтуллин – алты ел, Дмитрий Кудрявцев – алты ел ярым, Рәис Шәйдуллин – 11 елга хөкем ителде.

Бу җинаятьләрне тикшерү барышында барлыгы 400 кешедән сорау алынган.

Тарихка күз салсак

2014 елның 1 маенда шул ук Чистайда махсус чара барышында “Альфа” үзәге гаскәрләре ике кеше – Рәис Миңгалиев һәм Беслан Нәҗиповны юк итте. Алар икесе дә 2012 елгы терактларда катнашуда шикләнелде. Әлеге терактта Татарстан мөфтиятенең укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якъгуб атып үтерелде, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясалды.

Тикшерүчеләр түбәндәге версияне алга сөрә: 2007 елда Чистайда үзен “Татарстанның төп мөҗаһиде” дип санаган Рәис Миңгалиев һәм Марат Сабиров “Чистай җәмәгате” төркемен булдырды. Соңрак Миңгалиев “Татарстан мөҗаһидләре” дигән террор төркемен булдырган. Алар аны “Кавказ Әмирлеге”нең Идел буе филиалы буларак таныткан. Беренче “әмир” Рәис Миңгалиев “Кавказ Әмирлеге” җитәкчесе Доку Умаровка ант китереп Вәлиулла Якъгубны үтергән һәм Илдус Фәизгә һөҗүм ясаган, шуннан соң интернетта ике видеомөрәҗәгать чыгарган, дигән фикердә тора тикшерү.

Миңгалиев һәм Вәлиев
Миңгалиев һәм Вәлиев

Шулай ук, алар фикеренчә, соңрак Миңгалиев 2012 елның августында урманда үз-үзен җирләвне “оештырган” һәм бу хакта видео урнаштырган. Чынлыкта ул куәт оешмалары тарафыннан 2014 елның 1 маенда юк ителгән. Әмма 2012 елда ук аңа алмашка икенче “әмир” – Роберт Вәлиев (Абу Муса) килә. Ул Казанда теракт планлаштыра, әмма махсус чара вакытында 2012 елның 24 октябрендә үтерелә. Шул чара вакытында ФСБ майоры да һәлак була.

Тикшерүчеләр 2012 елдан 2013 елның августына кадәр Миңгалиев һәм Марат Сабиров булдырган оешмага Татарстаннан 32 яшьлек Рафаиэл Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов кергән дип саный.

Тикшерү тентү вакытында аларның өйләрендә сигездән артык корал, шартлаткыч матдәләр табылуын әйтте. Алар үзләре гаепләрен танымады. 7 октябрь көнне аларны сак астында тоту вакытын тагын алты айга – 2017 елның 26 мартына кадәр озайттылар.

Коралландыру

2015 елның 16 февралендә ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада уздырган махсус чара вакытында Илдар Вафин тоткарланды. Мартта ул канунсыз корал алу, бирү, саклау, күчерү һәм йөртү (222нче маддә) нигезендә гаепләнде.

Тикшерүчеләр үз карашын болай җиткерә: Вафин заманында “Татаринские” җинаять төркеменә кушыла. Бу хакта 2010 елда Чистайда экстремизмга каршы тору үзәге җитәкчесенә һөҗүмнән соң билгеле була. 2005-2009 елда “Чистай җәмәгате” төркемендә тора.

Вафин ике тапкыр хөкемгә тартылган була. Беренче тапкыр тәртип бозу өчен 2002 елны шартлы хөкем ала, 2014 елның ноябрендә инде корал саклаган һәм кеше малын юк иткән өчен төрмәгә хөкем ителә.

Тикшерү 2013 елның көзендә Вафин Чистайда яшәүче Рәис Шәйдулиннан (ә ул Рәис Миңгалиевтан) саклау өчен шартлаткыч матдә алган дип саный. Аннары аны бергә Чаллыда “Металлург” гараж кооперативы янында яшерәләр. 2014 елның гыйнварында бу шартлаткычка трактор эләгә. Транспорт хуҗасы зыянны 744 718 сумлык дип бәяли.

Вафинны тоткарлауга “Татарстан мөҗаһидләре” әгъзасы Марат Алиев биргән мәгълүматлар сәбәп була. Алиев Вафин белән бергә берничә ел дәвамында “Мөҗаһидләр”не корал белән тәэмин итеп торуын, ә 2008 елда канунсыз рәвештә Ульян өлкәсендә кара металл сатуларын әйтә.

Вафин эшен мәхкәмә утырышчылары карады. 2016 елның маенда ул гаепле дип табылды һәм 16 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде.

Барысы да бер күчкә өелгән

Idel.Реалии бу эш турында сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Махсус хезмәтләрнең чираттагы террор төркемен ачыклау һәм зарарсызландыру турындагы мәгълүматка мин инде шикләнеп карыйм. Без махсус хезмәтләрнең барлык белдерүләренә дә ышанырга тиешмени? Моның өчен мәхкәмә бар. Аңлашыла ки куәт оешмаларына ниндидер террор төркемнәрен "фаш итү" бик файдалы. Шуның аркылы алар үзләренә бюджеттан күп акчалар, погоннар, медальлар, дәрәҗәләр ала.

"Чистай җәмәгате" эшенә килгәндә, ничектер бик сәер килеп чыга. Аларга мөмкин булган барлык гаепләүләрне тактылар да куйдылар: террорчылык, Якъгубны үтерү, Фәизовка һөҗүм, полиция вәкиленә һөҗүм, "Түбән Кама Нефтехим" заводына нәрсәдер очырту, ниндидер икътисадка бәйле җинаятьләр. Кыскасы, барысы да бер күчкә өелгән.

Мин үз вакытында Фәизгә һөҗүмнең уйдырмага якынрак булуы турында күп яздым. Түбән Кама заводына ату да ниндидер бик буталчык тарих. Бу нәкъ Миңнеханов һәм ФСБның ул чактагы җитәкчесе Антонов утырган очкычның фаҗигагә очрау төнендә була. Антоновны шул ракета очырту аркасында кинәт кенә Мәскәүдән Казанга утырышка чакырталар. Антонов аэрофобия белән интегү сәбәпле, беркайчан да очкыч белән очмый торган булган.

Баштарак эчке эшләр министрлыгы "Түбән Кама Нефтехим"га террорчылар аткан, ди. Күпмедер вакыттан соң күнегүләр дип әйттеләр, аннары бөтенләй дәшми башладылар. Ахыр чиктә ул шушы җәмәгать башкарган җинаять буларак калкып чыкты.

Чиркәүләр яндыру тарихы тагын да буталчыграк. Башта бөтенесе моның провокация булуын аңлады. Ул җирле архиепископ вазифасына бәйле иде. Ул чактагы Чистай епархиясе башлыгы Татарстан епархиясе җитәкчесе Анастасий урынына килер дип көтелде. Шул кәнәфи өчен көрәш вакытында нәкъ бу сәер янгыннар чыга да инде Чистай православ рухание бу урыннан колак кага.

Һәрберсен анализласаң, сораулар һәм аңлашылмаучанлыклар артачак кына. Әмма моны беркем дә объектив тикшерергә тырышмаячак. Куәт оешмаларына да "Чистай җәмәгатенә" тагып кую файдалы.

Бу эшнең шулай озакка сузылуы да очның-очка ялганмавына бәйле. Гаепләнүчеләр үзләре барысын да кире кага, дәлилләр бик аз. Күрәсең, югары кәнәфидә утыручыларның берсенә аннан да югарырак түрәгә террорчылык белән көрәш бик нәтиҗәле бара дип күрсәтергә кирәктер."

XS
SM
MD
LG