Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүчеләр Казандагы террор өчен җаваплылыкны үз өстенә алган "мөҗәһит"не атады


Тикшерүчләр интернетта үзен "Татарстан мөҗәһитләре әмире" дип атаучы кеше - Рәис Мингалиев булырга тиеш, дип хәбәр итте. Ул төшкән видео язма җинаять эше материалларына кушылган.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте. Мингалиев террор гамәлләрен оештыруда шикләнелеп эзләүгә бирелгән. Аның белән бергә Казан кешесе Роберт Вәлиев эзләнә.

Күптән түгел интернетта үзен "Татарстан мөҗәһитләре әмире" дип атаучы бер кешенең Казандагы террор гамәлләрен оештыруы турында видеоязмасы чыкты.

Үткән айда шул ук кеше видеода Доку Умаровка антын яңарту турында белдергән иде.

Видеода бер кеше билгесез урманда гарәпчә язуылы байрак янында утырган килеш, корал тотып төшкән. Ул камера алдында кагәзьдән текст укый.

Үзен Мөхәммәд дип таныткан кеше Диния назарәте башлыгы Илдүс Фәиз һәм уку-укыту башлыгы Валиулла Ягъкуб аның кушуы белән үтерелгән,
дип хәбәр итә.

Шуннан соң мөселманнарны традицион исламнан баш тартырга чакыра.

Татарстан Дәүләт Шурасының 3 августта булган гадәттән тыш утырышында Татарстанның хөкүмәте башлыгы урынбасары, элекке Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров террор гамәлләрен оештыруда сәләфиләрне гаепләде һәм террор гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә бер кеше дә алмады, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG