Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистай мәхкәмәсе Рушан Хөснетдиновка өч ел төрмә җәзасы бирде


Рушан Хөснетдинов җәмәгате Гүзәл белән
Рушан Хөснетдинов җәмәгате Гүзәл белән

Чистай шәһәре мәхкәмәсе Татарстандагы террор гамәлләләргә катнашы бар һәм корал саклаган дип гаепләп Рушан Хөснетдиновны өч елга төрмәгә ябу карары чыгарды.

Мәхкәмә бу карарны, Хөснетдиновның җәмәгате сүзләренчә, 11 ноябрьдә чыгарган, матбугатта 14 ноябрь көнне генә билгеле булды.

Узган елның ноябрендә Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм ТүбәнКаманефтехимга ракета ату нигезендә ачылган җинаять эшендә Чистайдан 24 мөселман террор гамәлен оештыруда (205нче маддә) гаепләнгән иде. Быелның февралендә тоткарланган Рушан Хөснетдиновтан террор гамәлен оештыру гаепләве августта алынган иде.

Хөснетдинов 30 сентябрьдә корал саклау һәм йөртү (222нче маддә) нигезендә мәхкәмә каршына басты. Шулай ук Хөснетдинов ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнде.

Мәхкәмә карары нигезендә ялган мәгълүмат тараткан өчен Хөснетдинов дәүләткә 100 мең сум штраф түләргә тиеш.

Мәхкәмәдә Рушан гаепләүне кире какты. Ул Тополев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Чистай бүлеген тәмамлаган, өйләнгән, өч баласы бар.

XS
SM
MD
LG