Accessibility links

Татарстанда чиркәү "яндыручылар" эше мәхкәмәдә карала башлады


Чистай шәһәр мәхкәмәсе. 30 сентябрь.
Чистай шәһәр мәхкәмәсе. 30 сентябрь.

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышы узды. Мөселманның берсе – Илнур Садтаровка ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды, икенчесе – Рушан Хөснетдинов барлык гаепләүләрне кире кагуы сәбәпле, аның эшен карау кичектерелде һәм сак астында калуы озайтылды.

Узган елның ноябрендә Татарстанда чиркәүләр яндыру һәм ТүбәнКаманефтехимга ракета ату нигезендә ачылган җинаять эшендә Чистайдан 24 мөселман террор гамәлен оештыруда (205нче маддә) гаепләнә. Быелның февралендә тоткарланган Илнур Садтаров белән Рушан Хөснетдиновтан террор гамәлен оештыру гаепләве августта алынган иде.

Алар 30 сентябрь көнне икесе дә корал саклау һәм йөртү (222нче маддә) нигезендә мәхкәмә каршына басты. Шулай ук Хөснетдинов ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнә.

Мәхкәмә Чистай шәһәрендә узды һәм ике мөселманның эше гомуми түгел, ә махсус тәртиптә каралды, чөнки аларның икесе дә үз гаебен таныганы һәм тикшерү белән махсус килешү имзалаганы әйтелде.

Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге егетләрнең икесе дә бер юнәлештә гаепләнә. “Чистай җәмәгате” төркеме башлыгы Сабиров һәм төркемнең әгъзасы Гафуров Хөснетдинов яшәгән өй ишегалдына килеп аны төркемгә керергә үгетләгән һәм саклау өчен корал алырга үтенгән. Хөснетдинов имеш төркемгә керүдән баш тарткан, ә корал булган пакетны алган. Ул әлеге пакетны берничә көн үзендә тоткач саклау өчен Садтаровка биргән. Соңыннан алар аны Чистайда җимерелгән йортта яшергәннәр.

Мәхкәмә барышында Садтаров башта үз гаебен тануын әйтсә, соңгы сүз вакытында “үзенә һәм башкаларга карата яла ягуын” белдергән. Шуңа да карамастан хөкемдар соңгы сүзгә игътибар итмичә, аңа ике ел төрмә хөкеме чыгарган.

Рушан Хөснетдинов исә мәхкәсә утырышында алдан ук бар гаепләүне кире каккан һәм бу эшнең беренче битеннән соңгысына кадәр ялган булуын әйткән. Әлеге белдерүдән соң хөкемдар аның эшен махсус тәртиптә караудан гомумигә күчергән һәм аны 12 декабрьгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарган.

Без бу эш нигезендә, әлеге мәхкәмә утырышында катнашкан Хөснетдиновның хатыны Гүзәл белән сөйләштек.

Рушанга ике маддә нигезендә җинаять эше ачылган. Шуларның берсе корал саклау нигезендә. Бу коралны ул кайда саклаган?

– Бу бит тикшерүчеләр сүзе. Алар шул маддә нигезендәге гаепне Рушанга үз өстенә алырга кушкан. Үзләре сораганны үтәсә аңа шартлы хөкем чыгарачакларын әйткән. Рушан бу гаепне үз өстенә алган булса үзенә дә башка мөселманнарга да зыян салыр иде. Дөрес булса без моңа башкача карар идек. Мин аңа хәтта төрмәгә әйберләр дә ташымас идем. Монда бит булмаган әйберне бар дип әйттерәләр. Тикшерүчеләрнең бернинди дәлилләре юк. Шуңа алар сузалар да сузалар. Булмаган әйберләрне уйлап чыгаралар.

Рушан һәм Гүзәл Хөснетдиновлар
Рушан һәм Гүзәл Хөснетдиновлар

Рушан мәхкәмәдә кеше гаебен үз өстемә алмыйм, диде. Мәхкәмәдә бу эшнең ялган булуын һәм үзенең бернинди корал сакламавын әйтте. Аның эшен элек махсус рәвештә карасалар, хәзер инде гомуми тәртиптә караячаклар. Мәхкәмәне 22 октябрьгә күчерделәр.

Ни өчен аның эшен махсус тәртиптә карадылар?

– Чөнки алар тикшерү барганда үз гаепләрен таный һәм тикшерүчеләрне тыңлый иделәр. Мәхкәмәдә Рушан мин гаепле түгел, диде дә шунда аларның барысы да бозылды һәм менә шуңа гомуми шартка күчерделәр.

– Син әйттең тикшерүчеләр үзләре таләп иткәнне эшләсә, Рушанга шартлы хөкем чыгарачакларын әйткән, дидең. Алар нәрсәне таләп иткән?

– Рушаннан террор гамәле кылынган корал саклавы турында әйтүен таләп иткән. Рушан “төрмәгә утыртсагыз-утыртыгыз, әмма бүтән кеше эшләгән әйберне үз өстемә алмыйм”, диде. Шулай итеп аны тоткарлау вакытын 12 декабрьгә кадәр озайттылар.

Чистайда мөселман мөселман белән сөйләшергә курка

– Илнур Садтаров белән Рушанның җинаять эше бер юнәлештә. Ни өчен Рушанга шартлы хөкем бирәчәкләрен әйткәннәр, ә Садтаров гаебен таныса да ирегеннән мәхрүм иттеләр.

– Садтаров та үз гаебен мәхкәмәдә кире какты, әмма моны бик соң эшләде. Аңа соңгы сүз бирелгәч кенә гаепле түгеллеген белдерде. Шуңа хөкемдар аның бу кире кагуын инде тыңламады. Документларда Илнур үз гаебен таныды, дип яздылар.

Ни өчен алайса аңа шартлы хөкем бирмәделәр, ул бит тикшерүчеләр кушканча эшләгән булып чыга.

– Без үзебез дә аңламадык. Тикшерүчеләр әйткәнен үтәми. Менә хәзер Садтаров югары мәхкәмәгә шикаять иткәч бәлкем карарны үзгәртерләр. Аллаһ кына белә. Адвокатлар да берни аңламый. Ирләребез белән күрешә алмагач, алардан да сорый алмыйбыз.

– Чиркәүләрне яндыру һәм ТүбәнКаманефтехим ширкәтенә ракета ату җинаять эше нигезендә тоткарланган калган 24 кеше сак астында Чистайда тотыламы яисә башка шәһәрдәме?

– Рушан белән Илнур Чистайда. Башкалар кайсы кайда: Казанда, Бөгелмәдә, Чаллыда, Минзәләдә...

Рушан бу эшнең беренче битеннән соңгысына кадәр ялган булуын әйтте

– Алар янына якыннарын кертәләрме?

– Белмим. Бөтен кешене куркытып бетерделәр, шуңа беркем беркем белән сөйләшми. ФСБның безне тыңлавын, безнең арттан йөргәнне яхшы беләләр. Шуңа барысы да тынды. 1 майда Чистайда террорчыларны үтерү турындагы мәгълүматтан соң мөселманнар өеннән дә чыгарга куркып утыра. Мөселман мөселман белән сөйләшергә курка.

Рушан янына адвокатларны һәм сезне кертәләрме?

– Әйе, адвокатларны кертәләр. Хәзер мәхкәмәдә Рушан үзенең гаебен кире каккач мине инде кертмиләр. Хөкемдар миңа шулай, диде. Элек айга ике тапкыр аның белән күрешергә рөхсәт иттеләр. Илнурга исә күрешергә мөмкинлек шулай калды.

Рушан белән күрешкәндә ул үзен ничек хис итә иде?

– Сәламәтлеге начар. Бөерләре авырта, төрмәдә кардиологта хисапта тора. Йөрәге начар эшли. Ниндидер диагноз куйганнар. Оныттым исемен. Валерианка эчерәләр, валидол каптыралар, диде. Аяклары кайвакыт эшләми.

Бөерләре авырта дисең, кыйнаганнар мәллә?

– Юк, кыйнау турында берни әйтмәде. Без бит пыяла аша телефоннан гына сөйләшәбез, андый әйбер әйтә башласа телефонны сүндереп куячаклар. Ул шунда гына әйтте инде бөерләре, йөрәге, аяклары авырту турында.

XS
SM
MD
LG