Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Чистайда мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмдә шикләнелгәннәр үтерелде дип хәбәр ителде. Белгеч бу җинаять сылтавы белән тагын үтерүләр булырга мөмкин дигән фикердә.

1 май төнендә Чистайда элекке мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм итүдә һәм Татарстан мөселманнары диния идарәсе мәгариф бүлегенең элекке башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтерүдә шикләнелгәннәр юк ителде дип хәбәр ителде. Бу операциядә өч полиция хезмәткәренең яралануы да белдерелде.

Русиянең террорга каршы көрәш комитеты белдерүенчә, беренчел мәгълүматларга күрә, юк ителгәннәрнең берсе – 1976 елда туган Рәис Миңгалиев, ә икенчесе – 1979 елгы Беслан Назипов. Комитет, Миңгалиев Дагыстандагы яшерен бандитлар белән һәм чит илләрдәге халыкара террор оешмалары белән бәйләнештә булырга, ул 2012 елда "Татарстан мөҗәһидләре" дип аталган террор төркеме оештырып, республикада эшчәнлек тә алып барган булырга мөмкин, дип белдерә.

Комитет фаразларына күрә, Миңгалиев 2013 елда "Нежнекамскнефтехим"ның нефтьтән ясалган сыеклыклар саклау урынында мичкәне шартлатырга тырышкан. Үтерелгәннәр Татарстанда 2013 елда биш чиркәүне яндырган булырга мөмкин, дип тә белдерә комитет.

Рәис Миңгалиевнең исеме беренче тапкыр гына дөньяга чыкмый. Бу 1 май вакыйгасына кадәр дә әлеге фамилия үлем-җитемнәр белән дә бәйле булып алды.
"Татарстан мөҗәһидләре" башлыгын җирләү видеосыннан

"Татарстан мөҗәһидләре" башлыгын җирләү видеосыннан

2012 елның октябрендә Татарстан мөҗәһидләренең юлбашчысын күмү видеосы интернетта таралды. Аңа кадәр үзен мөҗәһидләр әмире дип атаучы бер кешенең Казандагы террор гамәлләрен оештыруы турында видеоязма пәйдә булган иде.

Җеназа видеосына карата, янәсе, ул озак авырудан соң үлгән дигән хәбәрләр дә булды. Хөкүмәт канаты астындагы медиа бу видеога багышланган хәбәрләрдә мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмдә татарстанлы Рәис Миңгалиев (ул мөҗәһидләр башлыгы булырга мөмкин), Рәфис Гәрәев, Роберт Вәлиев һәм Альберт Исмәгыйлев эзләнә, дип тә язып чыкты.

Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүм итүдә катнашкан дип шикләнүчеләр белән бәйле хәлләрнең Чистай вакыйгасы өченчесе булды.

Башта, 2012 елның 20 августына каршы төндә Казан-Яшел Үзән юлында Яңа Чуаш авылыннан ике чакрымда табылган янган машинада дүрт кеше арасында мөфтигә һөҗүмгә катнашканнар булу ихтималы турында хәбәр ителгән иде. Шартлаган ВАЗ-2110 машинасыннан 50 метр тирәлектә машина калдыклары Калашников мылтыгы һәм дини китаплар табылуы әйтелде. Әмма соңрак бу хәбәр кире кагылды.

2012 елның 24 октябрендә Казанның Химиклар урамындагы 25-нче йортта террорда шикләнелгән кешеләргә карата махсус операция үткәрелде. Татарстан эчке эшләр министрлыгы өч кеше үтерелүен, аларның берсендә “шәһид билбавы” табылуын да хәбәр итте. Террорга каршы комитет, үтерелгәннәрнең икесе – Кашапов һәм Вәлиев, Миңгалиев төркеме әгъзасы булган, дип хәбәр итте.

Русиядә иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов фикеренә күрә, бу операцияләрдә кулга алырга тырышу түгел, юк итәргә омтылу ярылып ята.

Шартлатылган Илдус Фәиз машинасы

Шартлатылган Илдус Фәиз машинасы

"Без монда да (Татарстанда) Дагыстандагы кебек үк махсус операцияләр сценариен күрәбез. Кулга алмыйлар, ә юк итәләр. Һәрвакыт бу үтерелгәннәрнең кылынган җинаять белән бәйләнеше булды микән дигән сорау ачык кала. Татарстандагы хәлләрдән соң мин хәзер бу тәҗрибә Төньяк Кавказдан читкә дә тарала дип борчылам", ди Солдатов.

Азатлыкның Чистайдагы бу операциядән соң Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмдә шикләнелгәннәрне эзләү туктар дип уйлыйсызмы, дигән соравына Солдатов: "Туктала дигән сүз түгел әле бу”, диде. Аның фикеренә күрә, илдә шундый приктика барлыкка килгән, бу җинаятьләрнең ничек оештырылганлыгы кара пәрдә артында кала һәм кем планлаштырганы, кем тормышка ашырганы да билгесез.

"Аннан соң да бу җинаять белән бәйләнештәге тагын бер-ике кеше пәйдә булырга мөмкин. Аларның җинаятьтә нинди роль уйнаулары шулай ук хәбәр ителмәячәк һәм алар да юк ителергә мөмкин", ди Солдатов.

Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмгә бәйле дип шикләнелгәннәргә махсус операцияләр оештыруга, үтерелгәннәрнең кем булуына карата шик белдерүчеләр арткач, Татарстан тикшерү комитеты террорчылар белән бәйләнештә булган берәүнең Чистайда тере килеш кулга алынуын хәбәр итте. “Аны бөтенләй башка җирдә тоткарладылар, ул да корал белән каршылык күрсәткән”, диде тикшерү комитеты сүзчесе Андрей Шептицкий.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG