Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераллар Казанда ихтимал террорчылар белән бәрелеште


Казан шәһәренең Химиклар урамындагы 25-нче йорт
Казан шәһәренең Химиклар урамындагы 25-нче йорт

Чәршәмбе төштән соң Казан шәһәренең Химиклар урамындагы 25-нче йортта иминлек көчләре террор әзерләүдә шикләнелгән кораллы төркемне юк итү операциясен үткәрде. Йортта яшәүчеләр башка урынга күчерелде.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы, Казанның Химиклар урамындагы 25-нче йортта террорда шикләнелгән кешеләр ачыклануын, аларның полиция һәм ФСБ көчләре белән атышлар алып баруын хәбәр итә.

Әлегә шул атышлар нәтиҗәсендә ФСБның бер хезмәткәре яраланып, җәрәхәтләрдән үлүе турында әйтелә. Соңрак федераллар ягыннан тагын бер хезмәткәрнең һәлак булуы ачыкланды.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Ирина Нижельская Азатлык радиосына үзләренең бу операциянең баруы турында Казан вакыты белән 15 сәгатьтә белүләрен әйтә. “Кайчан башланганын һәм әлеге минутка төгәлләнгәнме-юкмы икәнен әйтә алмыйм”, диде Нижельская.

Казанда махсус операция
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Министрлык биргән мәгълүматка караганда, террор әзерләүдә шикләнелгән шул төркем коралдан атып каршылык күрсәтә башлаган. Алар ягыннан өч кеше үтерелгән. Шуларның берсендә “шәһид билбавы” табылган. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре аны зарарсызландыру белән мәшгуль.

Бу махсус операциягә ФСБ, эчке эшләр идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре җәлеп ителгәнлеге әйтелә.

Русия тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, махсус операциядә үтерелгән сугышчылар мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләр булган.

Шикләнелүчеләрнең тору урыны табылган һәм ФСБ аларны кулга алырга теләгән. Ләкин сугышчылар кораллы каршылык күрсәткән.

РИА Новости террорчылыкка каршы милли комитеты (НАК) вәкиленә сылтама ясап хәбәр иткәнчә, үтерелгән сугышчыларның икесе – Кашапов һәм Вәлиев – Миңгалиев төркеме әгъзасы булган. НАК аларның исемнәрен китерми.

Мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруны Рәис Миңгалиев үз өстенә алган иде. Үзен “Татарстан мөҗәһитләре әмире” дип атаган Миңгалиев интернет аша белдерү ясады. Соңыннан аның үлеме турында хәбәр ителде. Интернетта аның җәназасыннан видео барлыкка килде. Тикшерү комитеты видеодагы кадрлар махсус оештырылган булырга мөмкин дип белдерде.

Быел июль аенда Казанда нәкъ Ураза бәйрәме алдыннан гына имам Вәлиулла Ягъкуб үтерелеп, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз яраланган иде.


Просмотреть увеличенную карту
XS
SM
MD
LG