Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада чиркәү яндыруда шикләнелгәннәр янына адвокатлар кертелми


Татарстан тикшерү комитеты һәм прокуратурага полициянең канунсыз рәвештә тоткыннар янына адвокатларның кертелмәве турында шикаятьләр җибәрелде.

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә бүгенге көндә чиркәүләргә ут төртүдә шикләнелгән Айрат Галиев һәм Рафаил Зарипов ята. Зарипов хатынына "Ласточка" полиция бүлегендә үзен газаплауларын сөйләгән. Айрат Галиевка бүген операция ясалган, аның диагнозы адвокатка әйтелми.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Ирина Нижельская адвокат Радик Галимовның белдерүен кире какты.

"Зариповка беркем дә тимәгән. Газапладылар дип ул җаваплылыктан качарга тели. Ул аеруча авыр җинаять кылуда шикләнелә. Адвокатның эше – аны ничек тә булса яклау", диде министрлык вәкиле "Интерфакс" агентлыгына.

Полициянең махсус көчләре ОМОН саклаган хастаханә бүлмәсендә мәхкәмәнең күчмә утырышы узган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 14 декабрь уздырган киңәшмәдә Зариповны газаплаулар булмавы хәбәр ителгән.

Тикшерү комитеты адвокатлар тапшырган шикаятьләрне тикшерә, тоткыннарның хәле һәм тикшерү барышы турында мәгълүмат сер итеп саклана.

Зарипов һәм Галиев, шулай ук тоткарланган Марат Сабиров һәм Айрат Ситдиков янына адвокатлары кертелми. Бүген Казан хокук яклау үзәге Татарстанның адвокатлар пулатына тоткыннарга юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлеген сорап хат юллады.

Тоткарланган ике кеше Рушан Хөснетдинов һәм Ринат Арсланов биш көн утырганнан соң иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG