Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Габдрахман Наумов кебек дин әһелен кулга алу — хурлык. 30нчы еллар исе килә"


Габдрахман (Альберт) Наумов

Казанда кулга алынган элекке имам, Русия голәмә шурасы әгъзасы, дүрт бала атасы Габдрахман Наумовны Татарстанда "Нурчылар" оешмасы бүлекчәсен җитәкләүдә гаеплиләр. Адвокаты сүзләренчә, Наумов гаепләүне кире кага.

Моннан бер ай элек медиа ФСБ идарәсенә сылтанып, Русиядә экстремистик дип тыелган "Нурчылар" дини оешмасының Татарстандагы төркеме лидеры ике айга сак астына алынды дигән хәбәр таратты. Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, дүрт кешедә тентүләр узган һәм тоткарланучылар 2015 елдан бирле сектага яңа әгъзалар җәлеп иткән, яшерен җыелышлар уздырган.

Соңрак билгеле булганча, "Нурчылар" оешмасы җитәкчесе дип кулга алынган кеше татар ислам дине даирәләрендә күренекле белгеч, Русия мөселманннары диния назәрәте голәмә шурасы әгъзасы, Казандагы "Әл-Иман" мәчете имам-хатыйбы Габдрахман (Альберт) Наумов булып чыккан.

Наумов 2003 елда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем алган, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлаган. Аннары шул ук институтта укыткан. Габдрахман хәзрәт ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә була, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда даими катнаша.

Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев сүзләренчә, элекке имамны 282нче маддә нигезендә (нәфрәт яки дошманлык уяту), аерым алганда "Нурчылар" экстремистик берләшмәсен җитәкләүдә" гаеплиләр.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

"Наумов янына баргалап йөрим. Ул гаепләүне кире кага. Бу оешмага бернинди дә катнашы юклыгын әйтә. Киресенчә, ул куәт оешмалары белән аралашып торган, ниндидер канун бозу очраклары булса, хәбәр итүләрне сораган. Шуңа ул кинәт кенә кулга алынуына бик аптырады.

Хәзер тикшерү бара. Без аны гаепләү дәлилләрен таләп итәбез. Тоткарлану әле гаепле дигәнне аңлатмый", ди адвокат.

Нәгыев әйтүенчә, "Нурчылар" оешмасы Русиядә экстремистик дип танылган. "Террорчы түгел, ә экстремистик. Моны бутамаска кирәк. Әлеге маддә нигезендә гаепләнүчегә 6-10 ел төрмә яный", ди ул.

Нәгыев сүзләренчә, Наумовның балигъ булмаган дүрт баласы бар.

Азатлык Габдрахман хәзрәтнең гаиләсе белән дә элемтәгә кереп карады, әмма алар аралашудан баш тартты.

Мөселманнарның күбесе Наумовның тоткарлануын ислам дине әһеле Шамил Әләүтдиновның umma.ru инстаграм битендәге чыгышыннан соң белде. Әләүтдинов туры эфир вакытында Мәскәүдәге репресияләнгән имамнар һәм ислам дине галимнәре сурәтләнгән календарьне күрсәтеп, тарихи шәхесләр белән беррәттән бүгенге көнне дә искә алды. Ул Русиядә ислам дине әһелләрен бүген дә сәяси эзәрлекләүләр бара дип белдерде.

Шамил Әләүтдинов: "Габдрахман Наумов кебек дин әһелен кулга алу — хурлык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

"Бөтен Совет берлеге күләмендә йөздән артык имам үтерелде. Аларны чит планетадан килеп үтермәгәннәр, шушы ук җирдә, кеше арасында яшәүчеләр үтергән. Мин моны нигә искә алдым? Чөнки Казанда Габдрахман Наумов кулга алынды. Ул үзе Татарстаннан, Казаннан. Мөселман буларак кына түгел, ватандаш буларак та бу хәл минем күңелдә көчле ачу уята. Монда кешеләрнең кара эчле булулары ярылып ята. Габдрахман хәзрәт 2003 елга кадәр Казанда мәдрәсәдә укыган, аннары рәсми рәвештә имам булган, Русия ислам институтында укытты.

Бу кеше тирән белемле имам булу өстенә татар телен искиткеч дәрәҗәдә яхшы белә

Габдрахман Наумов элеке cовет киңлегендә иң көчле белгечләрнең берсе. Болай дию бер дә арттыру булмас. Бу кеше тирән белемле имам булу өстенә татар телен искиткеч дәрәҗәдә яхшы белә. Вәгазьләрен, лекцияләрне, тапшыруларда татарча сөйли. Һәм менә шундый кешене кулга алдылар. Динне аның кебек югары дәрәҗәдә белүче, һәм шул ук вакытта татар телендә шул кадәр яхшы сөйләшә торган кешеләр хәзер юк диярлек!

Күп имамнарның диндә шул кадәр белеме юк. Һәм аның кебек үтемле, көчле итеп туган телдә вәгазь укучылар да юк. Ул яшь ир-ат, балигъ булмаган дүрт баласы бар. Мин аны әле 1990нчы еллар ахырыннан ук беләм. Казан, Татарстан өчен, татар телендә дин гыйлеме өчен – бу бик кирәкле, әһәмиятле белгеч! Ә аны ниндидер террорчы кебек тоттылар да кулга алдылар..." дип ярсып сөйләде Шамил хәзрәт.

Ул шулай ук Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмә шурасы рәисе буларак Габдрахман Наумов хакында мәхкәмәгә тапшыру өчен сыйфатлама язганын да сөйләде. Әләүтдинов сүзләренчә, Габдрахман хәзрәткә карата хәзер тикшерү эше бара, аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

"Утыртып та куюлары бар. Ләкин аны төрмәгә утырту кем кушуы белән икән, мин бу кешенең күзенә карар идем. Габдрахман хәзрәткә тузга язмаган гаеп ташлыйлар, имеш ул "Нурчылар"ның ниндидер бүлекчәсендә җитәкче булган.

Бу кешене мин күптәннән беләм. Ул да минем кебек үк Мисырда Әл-Әзһәр университетында укыды, 2003 елда шәригать факультетын тәмамлады. Андый кешеләр бөтен Совет берлегендә бармак белән санарлык", диде Әләүтдинов.

Аның сүзләренчә, Наумовның төрекләр белән аралашуы һәм аның төрек телен белүе әле террорчы яки экстремист дигәнне аңлатмый.

Моны 1920-1930нчы елларда халыкны репрессияләгән кешеләр эшли

"Бу кешедән җәмгыятькә бер тамчы да куркыныч янамый, ә файдасы – санап бетергесез. Мәхкәмә нинди карар чыгарыр, әйтә алмыйм. Әмма бу – хурлык! Моны шул ук 1920-1930нчы елларда халыкны репрессияләгән кешеләр эшли. Погонында йолдызлар арттыру өчен, үзенә ниндидер байлык, уңайлыклар хакына татар дин гыйлеменең иң олы шәхесен 10 елга төрмәгә озатырга әзерләр. Әйе, мәхкәмә үзе карар чыгарыр. Ләкин без бит беләбез – аны кемдер кушканга утырталар. Аңа тыелган әдәбият исемлегеннән 14 китап китереп ташлаганнар. Аның андый китаплары юк иде! Тотканнар да китереп ташлаганнар. Теләсә кемгә шулай ук китереп куя алалар…

Һәрберебезне алырга килергә мөмкиннәр – бары Аллаһ кына белә. Моннан куркырга кирәкми. Мин илемне, ватанымны яратам. Ләкин, татар кешесе буларак, русияле буларак, мин ачык итеп әйтәм, бу – хурлык! Русия ислам галимнәрен, шул исәптән татар дин галимнәрен ун елга төрмәдә черетергә озаталар икән, бу – әйтеп бетермәслек хурлык. Бу совет чорында имамнарны репрессияләгән кебек үк хәл. Бу кешенең эчке череклеге һәм үз мәнфәгатен кайгыртуы. Габдрахман хәзрәт җәмгыятькә бернинди дә куркыныч китерми. Бу – бары сәяси уен гына. Бу кешене кулга алырга фәрман бирүчеләргә хурлык, аны утыртып куячак кешеләргә мең кат хурлык! Мин 30нчы еллар вакыйгалары һәм бүгенге вакыйгалар арасында тигезлек билгесе куям", дип сөйләде Шамил хәзрәт.

Ул Татарстанда татар мөселман дине гыйлемен үстерергә кирәклеген әйтте. "Габдрахман хәзрәт татар ислам белеменең иң күренекле вәкиләренең берсе", диде Шамил Әләүтдинов.

Габдрахман Наумов

Габдрахман (Альберт) Наумов — 1976 елда туган. 1999-2003 елларда Каһирәдә Әл-Әзһәр университетында фикх юнәлешендә белем ала, соңрак Русия ислам институтының теология факультетын тәмамлый. Аннары шул ук институтта укыта. Габдрахман хәзрәт ислам хокукы өлкәсендә иң яхшы белгечләрдән санала. Русия ислам институтында дин фәннәре кафедрасында өлкән мөгаллим дәрәҗәсендә эшли, ислам дине мәсьәләләренә кагылышлы төрле конференция, чараларда даими катнаша. 2013 елда Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең голамә шурасында әгъза булып тора.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма.

2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды.

Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш, Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

фикерләр (21)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG