Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: "Нурчылар" оешмасының Татарстандагы лидеры сак астына алынган


Татарстанда "Нурчылар" оешмасында катнашучылар дип шикләнелгән кешеләр фатирларныда ФСБ тентүләр уздырган диелә.

Мәхкәмә Русиядә экстремистик дип тыелган "Нурчылар" дини оешмасының Татарстандагы төркеме лидерын ике айга сак астына алган. Бу хакта федераль иминлек хезмтәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә сылтанып ТАСС яза.

18 мартта куәт оешмалары дүрт адрес буенча тентүләр уздырган диелә. ФСБ белдерүенчә, әлеге фатирларда экстремистик материаллар, төркем составы һәм аның эчшәнлеге турында материаллар алынган.

"Нурчылар" - Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. АКШка сыенган мөселман дин әһеле Фәтхулла Гүлән дә баштарак Нурси тарафдары була. 1970нче елларда исә ул үз хәрәкәтен оештырып җибәрә һәм соңрак аны Гүлән җәмгыяте дип йөртә башлыйлар.

2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды.

2014 елларда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш, Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

XS
SM
MD
LG