Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Имамнар бер мөфтияткә берләшүне тели


Имамнар бер мөфтияткә берләшүне телиме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:24 0:00

Русия төбәкләрендәге мөселман дин әһелләре Казанга корылтайга җыелды. Азатлык аларга үзләрендәге мөселманнарның хәле, Русиядә бер мөфтият кору мөмкинлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.

– Сезнең төбәктә дәүләт тарафыннан мөселманнарга басым, хокукларны чикләү бармы?

Нәвил Шәһабетдинов
Нәвил Шәһабетдинов

Нәвил Шәһабетдинов, Новосибирски өлкәсе: Дәүләт булыша, безнең кечкенә татар авылына 2011-2012 елдан 23 миллион сум инвестиция керде.

Зәки Айзатуллин, Мордовия: Хөкүмәт тарафыннан файда булмаса да, иң мөһиме зарарлары булмасын иде. Хәзер без зарарларын күрмибез, авырлыклар, кимчелекләр булса да, үзебезгә карарга, җәмгыять белән күбрәк эшләргә кирәк.

Зөфәр Галиуллин, Киров өлкәсе мөфтие: Киров өлкәсендә яулык мәсьәләсе дә, башка мәсьәлә дә килеп чыкты. Хәтта хәйран гына кискен рәвештә дә килеп чыкты. Ләкин уртак фикергә килә алдык, яулык мәсьәләсен чиштек. Башта бик хискә бирелеп чишә башлаган идек, хәтта кычкырышуга кадәр барып җиттек. Аннан туктап Коръәнне алдык та, Коръәннән карадык та, үз дәлилләребезне китердек һәм шулай итеп бу проблемны чишә алдык.

Мөслим Юнысов
Мөслим Юнысов

Мөслим Юнысов, Әстерхан өлкәсе: Бөтенләй чикләү юк дип әйтсәк, дөрес булмас иде. Кайбер мәктәпләрдә балаларга яулык белән йөрергә рөхсәт итмиләр. Кайбер университетларда да шулай. Мин үзем Әстерхан дәүләт университетында ике юридик фәм фәлсәфә факультетларын тәмамладым. Анда чикләүләр юк, намаз укырга мөмкинлек бирәләр. Мөселман киеменнән йөрергә рөхсәт бар. Ә башка кайбер университетларда рөхсәт итмиләр. Монда дөньяви уку йорты, дини киемнән йөрмәгез диләр. Әмма дөньяви дигән сүз атеистик дигән сүз түгел бит, шуны аңлый алмыйлар алар.

– Мәчеттә вәгазьләр кайсы телдә укыла?

Нәвил Шәһабетдинов, Новосибирски өлкәсе: Безнең Новосибирски өлкәсендә мәчетләргә Үзәк Азия халкы күбрәк, татарлар азрак йөри. Алар белән йортларына барып эшләргә кирәк. Вәгазь татар телендә бара.

Зәки Айзатуллин
Зәки Айзатуллин

Зәки Айзатуллин, Мордовия: Җомга вәгазьләре татар телендә алып барыла, чөнки барысы да татар телен аңлый, без үзебез дә татар телен югалтмаска, онытмаска тырышабыз. Белгәнебезне яшь буынга тапшырырга тырышабыз.

Зөфәр Галиуллин, Киров өлкәсе мөфтие: Төрле халык йөри, үзбәге дә, казагы да, кыргызы да, чечены да. Шуңа күрә башта татарча сөйлибез, аннан урысча сөйлибез. Ләкин Малмыж, Көлмез һәм Нократ аланы районнарында вәгазьләр татарча гына сөйләнә. Анда татарлар күп, мәчетләрне татарлар тота һәм мәчетләрдә бөтен эшне татарлар алып бара дисәң дә була.

Мөслим Юнысов, Әстерхан өлкәсе: Әстерхан өлкәсендә вәгазьләр татарча сөйләнә торган бер-ике мәчет бар. Калган мәчетләрдә вәгазьләр күбесенчә урыс телендә. Хәзер мәчеткә йөрүчеләр төрле милләттән, Кавказ милләтләре, үзбәкләр, таҗиклар, татарлар һәм кыргызлар.

– Русиядә бер генә мөфтият була аламы?

Нәвил Шәһабетдинов, Новосибирски өлкәсе: Мин моны ике кулны күтәреп хуплар идем. Совет вакытында да ике-өч мөфтият булды бит. Хәзер һичьюгы шул вакытка кайту булса иде. Үзәге Уфада булган бер генә мөфтият булса бик яхшы булыр иде. Алайса чит ил кешеләре безгә карап гаҗәпләнә. Һәрбер төбәктә ике өч мөфтият. Аллаһ Тәгалә бер, динебез ислам бер. Мөфтият тә бер булырга тиеш.

Зәки Айзатуллин, Мордовия: Хөкүмәт Русиядә бер мөфтият булмавын тели. Без бүлгәләнсәк башка дин әһелләренә дә, атеистларга да уңай була, ә безгә зарар була.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

Зөфәр Галиуллин, Киров өлкәсе мөфтие: Татарстан суверен дәүләт булгач аның үз мөфтияте булырга тиеш дип без ул мөфтиятне оештырдык. Ләкин бүген бу безнең бәла, мөфтиләр бер-берен кыерсыта, мөфтиләр бер-берсе өстеннән шикаятьләр яза. Бу безнең халкыбызга бер дә кирәкле әйбер түгел. Бу читләргә кирәк, бу дошманнарга кирәк. Дагыстанда 70 төрле халык - бер мөфтият. Бездә бер татар халкы - 70 мөфтият.

Валлаһи дип әйтәм, иртәгә Путин мөфтиләрне җыеп өстәл сугып бер мөфтият төзегез дип әйтсә, бөтенесе ләббәйкә-ләббәйкә дип кулларын күтәреп, артларын сикертеп бер мөфтияткә оешачаклар. Ләкин Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгаләнең җебенә ябышыгыз һәм таркалмагыз дип әйтеп тора. Ишетүче юк. Кемнәр ишетми? Мөфтиләр ишетми. Валлаһи дип әйтәм, әгәр дә Мөхәммәт пәйгамбәребез иртәгә терелсә, беренче дошманнары мөфтиләр булачак.

Мөслим Юнысов, Әстерхан өлкәсе: Иң яхшысысүз берлеге булу һәм шул сүз берлегендә бөтенесе бер мөфтияттә булсалар иде. Ләкин аны ясалма рәвештә булдыру мөмкин түгел. Таркалу, аерылу бит үз-үзеннән генә чыкмады, аңа сәбәпләр бар иде. Хәзер дә берләшү өчен сәбәпләр кирәк.

XS
SM
MD
LG